Сөембикә – татарлар өчен дәүләтчелек символы булса, урыслар аны татар җирләрен басып алу белән бәйли

XVI гасырда билгесез рәссам ясаган Сөембикә сурәте

Касыймда Сөембикәгә һәйкәл кую татарларга каршы төркемнәрне кисәк җанландырып җибәрде. Сөембикәне татарлар һәм урыслар төрлечә күрә булып чыкты. Шул хакта Айрат Арысланов комментарын тәкъдим итәбез.

10 июньдә элекке Касыйм ханлыгы башкаласында, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тантаналы рәвештә Сөембикә һәйкәле ачылды. Татар тарихындагы мөһим кешеләрне зурлауга бүгенге көн карагруһларының саруы кайнап чыгу инде гадәти хәлгә әверелде — төрле православ активистлар төркемнәре, казаклар һәм башкалар шунда ук җанланып китте. Төрле медиа һәм Telegram-каналлар аша Сөембикә һәйкәленә каршы күтәрелделәр, аны "XVI гасыр сепаратисты һәм Бандерасы" дип тә атадылар, хәтта Һитлер һәм Власов белән дә чагыштырдылар.

Бәйсез дәүләтнең кануный ханбикәсен (вакытлы ханбикә булса да) сепаратист дип атарга "баш кирәк" бит әле. Әмма хәзерге заманда мондый хәлләр инде гадәти күренешкә әверелде һәм һичшиксез бу — татар тарихына, милли үзаңына каршы көрәшне нәкъ менә дәүләт пропагандасының хәзерге юнәлешенә бәйләү тырышлыгы.

БУ ТЕМАГА: "Сөембикәгә һәйкәл татар халкының рухын күтәрү өчен кирәк"

Казанда да Сөембикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе күп еллар буе күтәрелеп килде, әмма татар дәүләтчелеге турында хәтерне торгызу омтылышын бастыручы Мәскәү басымы һәм Миңтимер Шәймиевнең (идеология өлкәсендә Татарстанның элекке президентының тәэсире әле дә зур) мондый һәйкәл проекты белән килешмәве сәбәпле Казанда андый һәйкәл куя алмадылар. Нәтиҗәдә Сөембикәгә беренче һәйкәл Касыйм шәһәрендә, ханбикә җирләнгән дип саналган урында куелды. Бу татарлар ризалашырга мәҗбүр булган копромисс дип бәяләнә. (Сөембикә һәйкәлен нәкъ менә Касыймда куюны Русия мөселманнары диния идарәсе һәм аның рәисе Равил Гайнетдин оештырды.) Әмма нәкъ менә шушы "сынап караудан" соң Сөембикә тәгаен "рөхсәт ителгән" фигура булып китәргә мөмкин.

Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәле ачылды

Башта бу тарихи фигура тирәсендәге риваятьләр һәм Сөембикәгә бәйле объектлар, беренче чиратта мәгълүм манара мәсьәләсенә ачыклык кертеп китү кирәк. Беренче риваять — бу манараның Сөембикәгә бер бәйләнеше дә юк. Һәм гомумән без бүген белгән күренешендә ул XVIII гасырда гына төзелеп бетә. Сөембикә манарасы — Казанның иң танылган архитектура бренды (Пизада — авышкан манара булса, Татарстан башкаласында — Сөембикә манарасы). Шул ук вакытта ул татар халкының мөһим визуаль символы да.

Сөембикәнең легендар образы халыкка инде күптәннән танылган һәм монда татарлар гына түгел, урыс мәдәнияте дә зур роль уйнаган. Гәрчә тарихчылар, Сөембикәдән кала да, Казан ханлыгы тарихында үз заманында балкып торган хатын кызлар булуын әйтә: мисал өчен Фатыйма ханбикәне, аның көндәше Нурсолтанны һәм Нурсолтан кызы Гәүһәршадны гына алыйк (татарларда популяр Гөлшат исеме дә шуннан башланган булырга мөмкин). Әмма хикмәт шунда ки, Сөембикә Казан ханлыгын урыс дәүләте басып алган чорда яшәгән һәм шул сәбәпле аның ул чактагы вакыйгаларда катнашуы урыс тарихи чыганакларында чагылган. Ә татарларның үз чыганаклары, билгеле булганча, юк ителгән. Казан яулап алынганнан соң ук башланган юк итү көч белән чукындыру чорында да дәвам иткән.
Урыс чыганакларында Сөембикәнең берничә мәртәбә телгә алынуы, Казан ханлыгы өчен иң дәһшәтле чордагы хәлләрдә катнашуы (яки, теләгәннәр өчен — катнашмавы) урыс тарихында да аңа зур игътибар бирелүгә сәбәп булган.

БУ ТЕМАГА: Сөембикә: Русия дошманымы, әллә бандерачы йә урыслар белән берләштерүче ханбикәме?

Татарларда хан чорындагы Казанның иң танылган образы да — шул ук Сөембикә. Аның турындагы "Сөембикә зары" бәете татарларны Русия тарихында һәм мәдәниятендә аның образы популярлашканчы ук рухландырып килгән. Сөембикә иң нык танытылган символга әверелү сәбәпле, Хан манарасы белән Сөембикә арасында бәйләнеш булган дигән уй да халык аңына ныграк үтеп керә башлаган. Һәм бу матур риваять опера, театрларга, рәсем сәнгатенә, әдәбиятка да күчкән.

Манарага "Сөембикә" исемен яулап алынган шәһәрдәге урыс халкы биргән. Татарлар өчен ул һәрвакыт Ханнар мәчете булган.

Хәзерге манара урынында элек нәрсә булуы турында бәхәсләр әле дә дәвам итә. Кабул ителгән консенсус фикергә караганда, хәзерге манара урыс чорында төзелгән, әмма Казан ханлыгындагы манара яки Ханнар мәчете манарасы булган урында. Ул урында зур манара булуы турында мәгълүматны урыс гаскәрләре башлыгы, кенәз Андрей Курбский язып калдырган. Ул манара сугыш барышында җимерелгән һәм соңрак яңадан төзелгән булырга мөмкин. Ә Ханнар мәчете ул чакта инде җимерелгән булгандыр. Сөембикә манарасы янындагы чиркәү шул мәчет ташлары өстенә салынган.

БУ ТЕМАГА: Казанны яулап алу: җиде тарихи факт

Сөембикә Нугай Урдасы бәге Йосыфның кызы булган. Нугай тамырлары хәзерге татарларда һәм Татарстанда да бар. Тарихи яктан нугай татарлары — татар милләте этногенезы компонентларының берсе, ә XVI гасырда алар татар халкының бер өлеше булган.

Татарларга Сөембикә образы ясалма рәвештә тагылган, алай гына да түгел, бу — татар халкының бетүе, өметсезлеге һәм көчсезлеге орбазы дигән фикер дә бар. Әмма моңа ничек карыйсың бит. Көчле һәм гүзәл хатын, әни, корбан образы һәрвакыт популяр. Милләтне формалаштыру төрле яклап була ала, һәм горурлык хисе уятучы каһарман образлары белән беррәттән, кызгану хисе уятучы трагик образдлар да булырга тиеш. Ә Сөембикә образы моңа бик тә туры килә.

Урыслар өчен Сөембикә, бәлкем, бу җирләрне буйсындыру һәм басып алу символыдыр. Татарлар исә аны дәүләтчелек, милли азатлык көрәше һәм золымга каршы көрәш символы итеп күрә.

БУ ТЕМАГА: "Сөембикә" операсы: "Җәлил театры Мәскәүгә реверанс ясады"

Алай гына да түгел, Сөембикә язмышында ул чорда яшәгән татарлар язмышы чагыла. Сәяси процесслар корбаны булган трагик хатын-кыз образы шундый ук хәлдәге ир образыннан күбрәк теләктәшлек һәм кызгану хисе уята. Элек (хәзер дә дә күпләр шулай уйлый) ирләр көрәш һәм, кирәк булса, батырларча һәлак булу өчен яратылган дип санаганнар. Ә менә улы тартып алынып, башка дингә күчерелгән, үзе мәҗбүри рәвештә башка иргә бирелгән, шул ук вакытта үз халкының күпләп кырылуын күргән ана хәсрәте — мондый "катнаш нәрсәләр" кызгану хисләре уята алмыймени?!

Монда Һолокост тарихына охшашлык та күренә. Анда гаиләләрнең мәҗбүри җимерелүе һәм күпләп һәлак булуы яһүд халкының милләт буларак оешуының мөһим факторына әверелгән. Бу ахыр чиктә милләтнең күмәк хәтерен дә формалаштыра.

Тарих татарларга бу рольдә нәкъ менә Сөембикәне биргән икән, аннан файдаланмау, читтән тагылган тарткалашка чуму ахмаклык булыр иде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!