Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә: Русия дошманымы, әллә бандерачы йә урыслар белән берләштерүче ханбикәме?


Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәле
Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәле

Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл кую турында 7 ел элек кабул ителгән карар бүген тормышка аша. Татарофобия белән чирләүчеләр монда да провокация тапты. Галимнәр ниндидер шамакайларның татарга кайда, нинди һәйкәл кую мәсьәләсендә басым ясау хокукы юк дип сөйләде Азатлыкка.

Бүген Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тарихи вакыйга – Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачыла. Ул Касыймның тарихи урынында, Ока елгасы буендагы Хан төрбәсе белән Ханнар мәчете янында урнаштырылган. Шушында ук берничә ел элек Сөембикә исемендәге сквер да барлыкка килде. Сын аның уртасында тора.

Һәйкәлнең авторлары – Петербур сынчычылары Виниамин Сидоренко һәм Андрей Губко. Аның такымы ханбикәне, аягында басып, хан таягын тоткан кыяфәттә ясаган. Аның киеме дә җентекле итеп ясалган. Постаменттагы язу ике телдә: "Казанская царица Сююмбике" һәм шунда ук гарәп имлясе белән "Казан ханбикәсе Сөембикә" диелгән. Һәйкәлнең биеклеге – 2 метр.

Касыймда Ханнар мәчете
Касыймда Ханнар мәчете

Скверга Татарстан, Касыйм шәһәре казналарының акчасы тотылса, һәйкәлне ясау, урнаштыру тулысынча эшмәкәрләр җилкәсенә төшкән дип аңлатты Русия мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Төп өлешен Сафмар сәнәгать һәм финанс төркеме хуҗасы Михаил Гуцериев каплаган, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә үз акчасын керткән.

Бүгенге тантанада мөфти Равил Гайнетдин дә катнаша. Татарстаннан төп кунаклар — Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Татарстан президентының да, Рязан губернаторының да килүе көтелми. Губернатор урынына — аның урынбасары Анна Рослякова.

Һәйкәл ачылу Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 һәм Касыйм (Ханкирмән) шәһәренә нигез салынуга 870 ел тулуга багышланды. Касыймда Сөембикәгә һәйкәл урнаштыру идеясе академик Индус Таһиров һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллинадан булган диләр. Рязан өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдар Бакуев моны күтәреп алып, төрле бусагаларны таптый. Ахыр чиктә бу фикер Равил Гайнедингә дә килеп ирешә. 2015 елда Касыймда узган Русиякүләм фәнни-гамәли конференциядә Сөембикәгә һәйкәл урнаштырырга дигән карар чыгарыла.

Кайбер риваятьләргә күрә, Касыймда урнашкан хан төрбәсендә Шаһгали кабере янында Сөембикә дә җирләнгән. Әмма моңа төгәл дәлил юк. Явыз Иван карары белән Шаһгалигә кияүгә бирелгән, улы Үтәмешгәрәйдән аерып алып кителгән Сөембикә Касыймга китерелә, ул шунда гомер кичерә, әмма кабер урыны төгәл билгеле түгел. Төрбәдә аның исеме язылмаса да, тарихчылар Казан ханлыгының ханбикәсе шунда җирләнгән дип фаразлый.

Касыймда хан төрбәсе
Касыймда хан төрбәсе

Элек татарныкы булган, әмма бүген тәмам урыслашып беткән шәһәрдәге бу яңа сын биредә яшәүчеләрне генә түгел, Русиядә гомер кичерүче төрле милләтләрне, аеруча татар белән урысны уртак тарих белән берләштерер дип көтелде. Әмма туйда тынычлык бозылды.

Сөембикәгә һәйкәл ачу көне билгеле булгач, интернетта Касыймда татар ханбикәсенә сын кую Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудыруы турында хат та барлыкка килде. Ул урыс праваслав иҗтимагый оешмалары төркеме исеменнән имзаланган. Хат Русия президенты Владимир Путинга да, ФСБга да, Русия прокуратурасына да юлланган. Хатта Сөембикә Русия дошманы дип сурәтләнә. Татар ханбикәсенә Мәскәүнең православ татарлар хәрәкәте дә, төрле Telegram каналлары да кушылып Сөембикәне "Татар Бандерасы"дип атый башлыды. Касыйм шәһәр думасы депутаты Валерий Камшилов та һәйкәлгә каршы чыгып, сынны Казанга тапшырырга тәкъдим итте.

Русия мөселманнары диния нәзарәте хезмәткәре бу низаг артында кем торуын чамалыйбыз диде. "Бу — идарә ителгән кампания, аның артында исламофоб көчләре тора. Кем икәнен беләбез. Вакытында Батыршага багышланган конференцияләр алдыннан да нәкъ шундый шау-шу купты. Аңа кадәр Үзбәкхан мәчете тирәсендә гауга чыгардылар. Бу — өченче серия" диде ул. Русия мөселманнар диния нәзарәте һәм озак еллар буена үзен ислам галиме дип атаган Роман Силантьев белән низаг дәвам итә.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Сөембикәгә каршы чыгучылар артында кем торганын әйтә алмыйм, әмма шәһәр сантыйлары дип ышанасы килә дип сөйләде Азатлыкка.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Русия хакимиятендә бу кешеләр дәүләтне какшатыр өчен нинди бомба әзерләп ятуларын аңлыйлардыр дип өметләнәм. Русия халыклары бердәмлеген юкка чыгаручы шартлакыч ул. Бигрәк тә хәзерге заманда, Русия хакимияте халыкны ничек берләштерергә белми, ә монда халыклар арасында дивар төзеп куярга телиләр. Менә шушы кешеләр ул иноагентлар, нигезне какшатучылар, — ди ул.

Галим фикеренчә, Сөембикә һәйкәле тирәсендә калкып чыккан низаг Русия җәмгыятенең деградациягә таба баруының ачык мисалы.

Мондый хатның барлыкка килүе Русия җәмгыятенең таркалуы турында сөйли, эчке каршылыклар белән яшәвен күрсәтә

— Мондый хатның барлыкка килүе Русия җәмгыятенең таркалуы турында сөйли, эчке каршылыклар белән яшәвен күрсәтә. Бу бәхәс Сөембикәнең өстенлекләре яки җитешсезлекләре турында сөйләшү түгел, бу — аерым кешеләрнең рухи халәтенең нинди деградация кичерүен күрсәтүче диагноз. Урыска, аның дәүләтенә каршы булмаган шундый тарихи шәхесләр дә нәфрәтле реакция тудыра икән, Чыңгызхан, Токтамыш кебек шәхесләргә һәйкәл кую турында сүз кузгатылса, гомумән бомба шартлар иде булса кирәк, — дип дәвам итә тарихчы. — Ни өчен карнавал киемнәренә киенгән аерым кешеләр, шамакай казаклар татарлар кайсы шәхескә һәйкәл куя ала, кемгә юк дип сөйли ала әле, басым ясый? Начар яки яхшы тарихи шәхесләрнең аерым исемлекләрен дә булдырылачакмы хәзер? Йә, кайсылары, начар икәнен санап китсеннәр!

Измайлов фикеренчә, Сөембикәне Русия дәүләтенә каршы итеп кую — ахмаклар эше һәм Русиядәге урыс булмаган халыкларның да тарихын кабул итә алмау бар дип аңлата ул.

— Сөембикә — Ногай Урдасын җитәкләгән иткән Йосыф бий кызы. Ул Явыз Иванның беректәше була. Аңа каршы бернинди гамәл кылмаган шәхес. Йосыфның балалары Мәскәү кенәзлегенә күчә. Урыс тарихында зур эз калдырган Йосыпов кенәзләр — Сөембикәнең атасы Йосыф бийгә барып тоташа торган нәсел кешеләре. Димәк Сөембикәнең туганнары. Алар да хат авторларының мантыйгы белән Русия дошманы яки бендеровчылар булып чыгамы? Буыннан буынга Русия дәүләтенә хезмәт иткән нәсел бу.

Сөембикәгә төрле ханнарның хатыны булырга туры килә. Дөрес, алар үз чиратында Мәскәү кенәзлегенә карата төрле карашта була, әмма бу — аның хатын-кыз буларак язмышы. Ул аны сайламаган. Сөембикә Шаһгалигә кияүгә бирелеп, Касыйм шәһәрендә ханбикә була. Димәк Русия аксөяклеләр рәтенә керә. Шаһгалидә кияүдә булганда аның ире Мәскәү кенәзлегенә хезмәт итә. Гомумән Касыйм ханлыгы урыс дәүләте белән тыгыз бәйләнештә була. Левон сугышында да Касыйм ханлыгы гаскәре урыс ягында сугыша. Шаһгали анда үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтә, — дип аңлата Измайлов. — Шаһгалигә куярга телиләрдер һәйкәлне, әмма аның шәхесе каршылыклы. Татарлар өчен ул — сатлыкҗан. Бу очракта Казанны, Касыймны, Мәскәүне берләштерә ала торган шәхес сайланса да, барыбер Сөембикә Русия җәмгыятенең бер өлешендә аллергия тудыра. Гәрчә татар ханбикәсе бүгенге көнгә бик тә компромислы шәхес, барысын да килештерә ала.

Русиядә татарлар — асаба халык, алар сан ягыннан урыслардан кала икенче милләт һәм аларның тарихы, шәхесләре Русия дошманнары итеп игълан ителә. Кайсы кысаларга сыя бу? Татарлар үз шәхесләренә һәйкәлләр куярга хокуклы.

Русиядәге халыклар башыннан узган хәлләрне кешеләрчә кабул итү юк

Проблем шунда — Русиядә бердәм үткән тарих юк. Татарстан галимнәре Куликово сугышын бәйрәм итү, Уграда тору кебек даталарны казып чыгару каршылык та, нәфрәт тә тудырачак, җәмгыятьне икегә бүлә дип аңлатып килде. Менә шуны татыйбыз бүген. Русия җәмгыятендә тулы бер тарихи үткәнне аңлау, Русиядәге халыклар башыннан узган хәлләрне кешеләрчә кабул итү юк. Ә уртак тарих булмый икән, аның уртак киләчәге дә юк.

Измайлов Сөембикәгә Казанда урын юк, чөнки Татарстан хакимияте нәкъ шундый низаглардан уттан курыккан кебек ерак тора.

— Казан кирмәнендә утыручылар салкын суга да өрергә өйрәнде, низаг чыкмасын дип дер калтырып торалар. Мондый хатлар Татарстанда да чыга ала, Татарстанны да карага буярлар иде. Касыймда шундый реакция тудырган икән, Татарстанны шунда ук сепартизмда гаепли башлаячаклар. Шуннан да куркалар. Гомумән Казанда Урта гасыр тарихына караган бердәнбер шәхескә һәйкәле бар, ул – Кол Гали. Шиһабетдин Мәрҗәни бар. Бетте. Әмма Казан ханлыгына нигез салучыларга һәйкәл кую, урам яки мәйданга исемен бирү дәрәҗәсенә җитмәдек әле. Толерантлык өстенлек итә, — ди ул.

Казанда да Сөембикә һәйкәле куелырга тиеш иде. Һәрхәлдә аның турында сөйләшүләр барды. Казанда куелырга тиешле ханбикә һәйкәленең авторы — Казакъстанда яшәп иҗат итүче сынчы Камил Муллашев. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты, аңа төрле эскизлар күрсәтелде. Сынчы сүзләренчә, президент күңеленә басып торган түгел, ә тәхеттә утырган Сөембикә хуш килгән. Рөстәм Миңнеханов фатиха бирде, ди сынчы, эш Татарстан мәдәният министрлыгы белән дәвам иткән, әмма мәсьәлә аны кайда урнаштырабыз дигәнгә килеп төртелгән һәм онытылган.

— 2019 елда машинам белән Астанадан Казанга килдем, бронзадан коелган эскизларымны да алып бардым. Министр Ирада Әюпова белән очраштым. Башта барысы да уңай барды кебек, аннары әле тегесе, әле монысы калкып чыга башлады, — дип сөйли сынчы. — Башта артык биек диелде. Мин аны Казан Кирмәне буенда 24 метр биеклектә булыр дип күзалладым, аннары анда куярга рөхсәт юк диделәр. Ярар, Кабан күле тирәсен карый башладык. Аны да кире кактылар. Казанга кергәндәге боҗрада да куеп була дип әйтелгәч, аңа да риза булдым. Куйсыннар гына. Мин хәтта аны ясау өчен акча да алмыйм дип әйттем. Шәһәр читендә булуына да риза булдым. Әмма ахыр чиктә минем хатларга җавап бирми башладылар, качып йөрделәр миннән.

Һаман да Совет берлегенә бәйле символлар күп, урам исемнәрендә дә шул ук

Рөстәм Миңнеханов сүзеннән дә өстен булучылар бар, күрәсең. Куйдырмас өчен мең сәбәп таптылар. Сөембикә вакытында Казанга сыймаган кебек, әле дә үз урынын таба алмый Казанда. Гаҗәп, әмма Татарстан "совок"тан арына алмады. Һаман да Совет берлегенә бәйле символлар күп, урам исемнәрендә дә шул ук. Ул яктан Казакъстан үз тарихын күтәрә алды.

Татар ханбикәсе, ичмасам, Касыйм шәһәрендә торыр. Мөфти Равил Гайнетдин бу эшне башкаруы белән мактауга лаек, — ди сынчы Камил Муллашев.

Азатлык Сөембикә шәхесен мәңгеләштерү ниятеннән Казан мэриясеннән шәһәрнең төп урамнарының берсенә ханбикә исемен бирү мәсьәләсенең күтәрелүе турында даими язды. Бу проблемны тарихчылар да, Татар иҗтимагый үзәге дә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә даими күтәреп килде. "Азатлык" исеменнән Бауман урамын Сөембикә дип атау турында сорап юлланган рәсми хатка Казан мэриясе моның мөмкин булмавын, әмма яңа төзелгән бистәнең яңа урамына ханбикә исемен бирү мөмкинлеге карала диелде. Ул да булмады.

Камил Муллашев

Камил Муллашев — сынлы сәнгатьтә иҗат итүче рәссам, педагог, профессор, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Франция сәнгать академиясенең көмеш медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 27 октябрендә Кытайның Өремче шәһәрендә туган. 1967 елда Алма-Атада сәнгать училищесын тәмамлый, 1978 елда Мәскәүдә Суриков исемендәге сәнгать институтында укып чыга.

Камил Муллашевның эшләре Парижда Гран-Пале салонында, Мәскәүнең Третьяков галереясында, Астананың мәдәният үзәгендә, Алма-Атада Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда күргәзмәгә куелды. 2014 елның августында Казанда "Хәзинә" сәнгать галереясында Камил Муллашевның "Ефәк юлы буяулары" исемле күргәзмәсе узды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG