Русиянең төшеп утыруы. Ил сивил авиациясез калырга мөмкин

Мәскәүнең Украинага һөҗүменнән соң, Көнбатыш илләре Русиягә очкычлар һәм аларга алмаш детальләр сатуны тыючы санкцияләр кертте. Русия һава ширкәтләре лизингта булган чит ил очкычларын хуҗаларына кайтарудан баш тартты. Нәтиҗәдә, йөзләрчә очкыч легаль сервис хезмәтеннән мәхрүм калды. Русия авиациясенең бүгенге хәле турында американ белгече фикерләрен тәкъдим итәбез.

Русия Транспорт министрлыгы үсеш програмын булдырды, әлеге програм 2030 елга кадәр илнең авиаиндустриясе чит илләргә алмашка мең пассажир очкычы җитештерәчәк дип фараз итә: сүз Superjetтан тыш, MC-21, Ил-114 һәм башка очкычлар турында бара.

Әмма бу планнарның ни дәрәҗәдә үтәлерлек булуы аңлашылмый, һәм, иң мөһиме, русияләрнең якын арада нәрсә белән оча алачагы билгесез. Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарәче мөдире Ричард Абулафиа мартта ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Абулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала. Абулафиа радиобызның урыс хезмәтенә биргән әңгәмәсендә Русиянең сивил авиаиндустриясенең ихтимал киләчәген тасвирлый һәм Русиядәге вазгыятьне күп еллар санкцияләр астында яшәүче һәм көнбатыш очкычларын куллануын дәвам итүче Ирандагы вазгыять белән чагыштыра:

— Берни дә үзгәрмәгән очракта сез ел ахырында Русиядә авиациянең дәрәҗәсе төшүен күрәчәксез – элек булганның күләгәсе генә калачак. Илдә кулланырга яраклы ике йөз очкыч калырга мөмкин. Шулай да бу вазгыять үзгәрә ала: Европада, очышлар иминлеген максат итеп, алмаш детальләр белән тәэмин итү кирәклеге турында бәхәсләр ишетелә. Алар әле моның өчен берни эшләмиләр, шулай да бу бәхәсләрне күзәтеп барырга кирәк. Бу Русия авиация флотына, әгәр ул әлеге "иминлек" белән бәйле алмаш детальләр"не кулланса, күпкә озаграк очарга мөмкинлек бирәчәк. Иран белән нәкъ менә шулай булды, кешеләр ничек анда 40 еллык очкычлар очуын дәвам итә дип сорый – менә шуңа күрә. Русия белән дә шулай булырмы – белмибез, АКШта моны кабатлау турында сүз бармый, әмма потенциаль вазгыятьне үзгәртергә була. Санкцияләрне шул юл белән читләтеп үтәргә була, юкса, ел ахырына Русия коммерция очышлары туктаган эксперименталь зонага әвереләчәк.

Ягъни, мисал өчен, Airbus "һуманитар" алмаш детальләр белән тәэмин итә башласа, ә Boeing – баш тартса, хәзерге һава флотының яртысы диярлек гамәлдә калачак булып чыгамы?

— Шуңа охшаган. Әмма өстәмә кыенлыклар бар: Airbus бортында, Boeing бортында Европа системнары булган кебек, Америка системнары күп. Ягъни бу бик катнаш процесс булачак: бераз "каннибализм", бераз импорт.

Санкцияләрдән шундый чыгармалар ясалса, бу очышларны дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Ләкин без әлегә моны белмибез. Әгәр дә чыгармалар булмаса, очкычлар ел ахырына кадәр генә оча алачак.

Әгәр автобазар белән тиңдәшләсәк, кем дә булса охшаш сыйфатлы алмаш кисәкләр җитештергән очракта, авиасәнәгатьтә дә "соры" алмаш кисәкләр кулланылуы мөмкинме?

— Мөгаен, шуңа охшаш нәрсә булыр. Өске багаж әрҗәләре яки утыргыч терәкләрен алмаштыруы җиңел, хәтта борттагы күңел ачу системнарын да алмаштырырга була, әмма иминлек белән бәйле җитди әйберләргә килгәч, сез, әйтик, турбиналар көрәген ишегалдында үзегез җитештерә алмыйсыз, авионика өчен яңа програм куя алмыйсыз. Очкыч бортында системнар шундый күп, алар, әйтик, "Лада"дагы системнардан бик күп тапкырлар катлаулы, хәтта ялган запас кисәкләр дә проблемны хәл итү өчен таләп ителгәннең кечкенә генә бер өлешен тәшкил итәчәк.

Әгәр алмаш детальләр китерелмәсә, "каннибализм" кулланылган очракта да, Русия авиафлоты бу ел ахырына кадәр генә җан асраячакмы?

— Әйе. Без инде алмаш өлешләрен сүтү өчен эштән чыгарылган очкычларны күрәбез. Җәй ахырына, ни генә булмасын, авиафлотның яртысыннан артыгы очудан туктаячак, ә ел ахырына очкычларның символик саны гына калачак. Шуны истә тоту мөһим, Русиянең коммерцияле файдалануда тулысынча ил эчендә генә төзелгән очкычлары юк. Русиянең үзенеке дигән атамага иң якыны – Superjet, һәм ул да көнбатыш моторларын һәм көнбатыш авионикасын куллана. Ягъни, әгәр запас кисәкләр китерү өзелсә, алар да Airbus һәм Boeing очкычлары кебек хәлдә кала.

Sukhoi Superjet 100 очкычларын Амурдагы Комсомольски заводында җыю

—​ Очкычларга хезмәт күрсәтү, алмаш кисәкләрне алыштыру никадәр еш кирәк?

— Әгәр очкычның кайсыдыр өлешләрен алыштырырга кирәк икән, диагностика вакытында борт системнары моны хәбәр итә, хезмәт күрсәтү өзлексез бара – һәм бу бик яхшы, бу иминлекне тәэмин итә. Әмма бу даими процесс, сүз туктаусыз техник хезмәт күрсәтү хакында.

—​ Ягъни, әгәр дә очкыч хәзер техник яктан тәртиптә, чагыштырмача яңа икән, бу ул бер яки ике ел дәвамында техник хезмәт күрсәтүне таләп итмәячәк дигән сүз түгелме?

— Әйе, еш алышынуны таләп итә торган компонентлар, тормоз колодкалары бар, мәсәлән, тиз искерүчән бөтен нәрсә, фильтрлар һәм башка шундый әйберләр. Һәм уртача авиапаркта яңа очкычлар күп түгел, гадәттә авиапаркның уртача яше – сигез ел яки шул тирәдәрәк. Һәм күпчелек очкычлар еш техник хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ.

—​ Әгәр дә кинәт кайдадыр стоянкаларда иске совет яки 90нчы еллар Русиясенең "Ту" һәм "Ил" очкычлары торса, аларны кулланышка кайтарырга мөмкинме? Ахыр чиктә, Төньяк Корея гражданлык авиациясе әлегә кадәр Русиянең иске очкычларын куллана.

— "Ту" һәм "Ил" очкычларын күпләп җитештерүнең мәшһүр көннәре 1960-80нче елларда булды, 1990нчы елларда бик аз санлы очкычлар җитештерелде, аларның кайберләре әле һаман да кулланыла, ләкин коммерцияле очышлар өчен түгел, дәүләт ихтыяҗлары яки башка берәр нәрсә өчен кулланыла. Советтан соңгы чорда ясалган очкычлар бик аз, аларны торгызу кыен, ул заманда авиасәнәгатьтә коррупция чәчәк атты, һәм күп кенә ширкәтләр акрынлап бизнестан чыкты, булган җитештерү куәтләре сатылды. Нәрсәнедер торгызырга була, әмма бу бик кечкенә саннар. Сүз йөзләгән түгел, дистәләгән очкыч турында. 1990нчы елларга кадәр җитештерелгәннең күбесе металл ватыгына җибәрелгән яки файдаланып булмаслык, аларга 30 елдан артык.

Төньяк Кореяда сүз бик аз санлы очкычлар турында, юлчылар уңайлыгын һәм аларның очыштан канәгатьлеген бөтенләй санга сукмау турында бара. Әмма Русия – бөтенләй башка очрак, бу гадәттә очарга мөмкинлеге булган урта сыйныфлы ил, ә мондый очышлар бүтән мөмкин булмаячак.

Русиянең ПД-14 моторлы MC-21-310 лайнерының беренче очышы

—​ Дәүләтнең хәрби ихтыяҗлары өчен җитештергән кебек, Русия "Ту" очкычларын чит ил компонентларын кулланмыйча гына җитештерә ала. Русия MS-21 һәм Superjetларны да тулысынча диярлек шулай җитештерергә мөмкин. Русия авиасәнәгате моңа совет чорындагы кебек үк сәләтлеме? Сәләтле булса, көнбатыш җитештергән йөзләрчә очкычларны алмаштырыр өчен күпме вакыт кирәк булачак?

— Күрербез. Бу кызыклы процесс булырга тиеш. Теориядә – әйе, Русия элеккечә инженерия һәм авионикада сокланырлык мөмкинлекләргә ия. Әмма проблем шунда ки, бу илдә күп нәрсә Чемезов җитәкләгән "Ростех" контроленә бирелгән, ул да, чып-чын начар олигархлар кебек үк, коррупциягә баткан. Һәм без нәрсәнең кәгазьдә генә калуын, бүлеп бирелгән акчаларның күпмесе яхтага әверелгәнен белмибез, без Русия авиатөзелеш индустриясенең хәзерге чын хәлен белмибез. Теориядә исә сез әйткән әйбер – мөмкин эш.

Тагын бер катлаулы ягы – теләсә нинди электрон системнар кебек үк, очкычлар да ярымүткәргечләргә мохтаҗ. Очкычларны алар белән ни дәрәҗәдә тәэмин итә алачаклар? Русия өчен ярымүткәргечләр чыганагы булып Кытай калырга мөмкин, әмма Кытайның үзенең дә ярымүткәргечләр белән проблемнары бар, аларны Русиягә тапшыруда чикләүләр бар, һәм Кытай бу чикләүләргә буйсына. Русия авиасәнәгатен менә шулар – ярымүткәргечләр мәсьәләсе һәм коррупция күләме чикли, ни дәрәҗәдә чикли – менә анысы зур сорау.

—​ Кытай Русия белән чиксез дуслык игълан итте. Кытайның Русия сатып алырлык очкычлары бармы? Яки Русиягә дустанә башка илнең?

— Юк. Әлегә аз күләмдә булса да граждан авиалайнерларын җитештерә башлаган бердәнбер шундый ил – Кытай, бусы хак, тик ул көнбатыш моторларын, көнбатыш системнарын куллана, һәм ул аларны алыштыра алганчы бик күп вакыт узачак. Русия үзе дә бу эштә ярдәм итә алыр иде, аның технологияләре бар, аның индустриясе бар. Кытайда алар юк. Шулай булгач, Кытай моторлары, Кытай авионикасы булган очкычлар – бәлки, 2030 ларда мөмкин булачак. Ә аңа кадәр алар үз авиалайнерларын Русиягә экспортлый алмыйлар.

—​ Русия-Кытай авиалайнер проекты бар иде.

— Бу идея соңгы елларда йә калкып, йә юкка чыгып торды, ул хәзер дә CR929 рәвешендә яши, ләкин анда да көнбатыш моторларын һәм авиониканы куллану планлаштырылган иде. Минемчә, бу проект әлегә илһамлану өчен генә, ул 2030 елларга, шуннан соңгы чорга әзерлек була ала.

—​ Без кыска вакыт эчендә Русиядәге йөзләгән көнбатыш авиалайнерларын алыштыру турында сөйлибез. Гомумән, елына ничә граждан авиалайнеры җитештерелә?

— Гадәти елда бу сан мең белән ике мең арасында, нигездә болар – Airbus һәм Boeing ширкәтләре, моңа өстәп Bombardier һәм Бразилиянең Embraerы күпмедер җитештерә, ләкин алар да санкцияләргә буйсына. Һәм, дөресен әйткәндә, башка беркем дә бу кадәр авиалайнер ясамый. Кытай ясый башларга омтыла, Русия бу индустриягә кайтырга тели. Ләкин MC-21 – көнбатыш моторлары, көнбатыш авионикасы, Superjet – көнбатыш моторлары, көнбатыш авионикасы. Аларны Русиянекенә алыштырырга телиләр, диләр. Әмма монда тагын теге ике зур сорау: ришвәтчелекнең сәнәгать базасына йогынтысы һәм ярымүткәргечләр мәсьәләсе.

Планлаштырылган Русия-Кытай очкычы CR929

—​ Русия авиаиндустрияне торгызганчы, күпмедер вакытка эчке авиаочышлар базарына башка ил авиаширкәтләрен кертү мөмкинлеге хакында сөйләшүләр күзгә чалынды. Әйтик, кытай яки һинд, яки Үзәк Азия ширкәтләре өчен бу мөмкин эшме?

— Бу каботаж дип атала, бу бик гадәти түгел, мин аның кысаларында чит ил ширкәтләре күпмедер күләмдә булса да кертелгән эре авиабазар турында ишеткәнем юк. Мөмкин хәлме бу? Бәлки, монда да санкцияләр яныйдыр – Кытайга карата, мәсәлән. Кызык хәл килеп чыга – дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләргә карамастан, авиаиндустрия мәсьәләсендә Кытай әлегә санкцияләргә буйсына. Русия флотындагы көнбатыш авиалайнерларының бер өлеше чынлыкта Кытай лизинг ширкәтләренә карый, чөнки Кытай – авиация финансы базарында эре уенчы, һәм алар очкычларны кире кайтарырга кирәклегенә ачык ишарәләделәр.

—​ Киләчәктә вазгыять ничектер җайга салынса да, Русиянең лизингтагы очкычларны "миллиләштерү"е Русия ширкәтләренә кредит алырга яки лизингка яңа очкычлар алырга өметләнәсе юк дигәнне аңлатамы?

— Әйе, Русиядә теләсә кайсы кыйммәтле капиталь җиһазларга кагылу зур проблем булачак. Кемдер Русиядә эре җиһазлар сатып алуны финанслаячак дип уйлыйсы да юк. Бу Кейптаун конвенциясен (Хәрәкәтләнелүче җиһазларга карата халыкара гарантияләр конвенциясе – РС) чын-чынлап бозуның беренче очрагы, конвенци түләнмәгән җиһазлар кайтарырга куша. Әлеге конвенция бөтен дөнья өчен лизинг шартларын яхшыртты, һәм кинәт кенә аның үтәлеше сорау астына куелды. Шуңа да Русия өчен авиалайнер яки башка капиталь җиһазлар сатып алуны финансларга теләүчеләр күп булыр дип уйламыйм, хәтта вазгыять үзгәргәч тә.

—​ Без пассажирлар ташу турында сөйләштек, ә коммерцияле йөк ташулар ни хәлдә? Моның өчен Русиянең флоты бармы яисә ул, әйтик, хәрби очкычларны куллана аламы?

— Монда Русиянең нинди мөмкинлекләре бар икәне тагын аңлашылмый. Ул яңадан зур транспорт очкычын, инде озак вакыт кулланышта булган Ил-76ны колачлап җитештерә алырмы-юкмы? Индустриаль база белән монда да шул ук проблемнар – барысы да "Ростех" контролендә, һәм коррупциянең никадәр җәелгәне билгесез.

—​ Хәрби авиатөзелеш турында сөйләшик. Сез, аерым алганда, Русия хәрби авиациясен Һиндстанга сату авырга килер дип яздыгыз – санкцияләрне үтәү аркасында да, Русия хәрби авиациясенең Украинага каршы сугышта артык ышанычлы күренмәве аркасында да. Русиянең хәрби авиасәнәгате мөстәкыйль җитештерә аламы?

— Бусы да авыр мәсьәлә. Русиянең ракет ватыкларында һәм башка җиһазларында көнбатыш ярымүткәргечләре табылды. Граждан авиалайнерларын җитештерүдәге кебек үк, бу тармакта да ришвәтчелек проблемы бар. Мин 2016 елгы индустрия кешеләре белән сөйләштем, алар "Ростех"ка кушылу перспективаларына бик борчылдылар – Чемезов, акча алырга мөмкин булса, бөтен нәрсәне сатачак. Бу фаразларның күбесе тормышка ашты, ни күләмдә тормышка ашканын гына белмибез. Русиянең хәрби очкычлар чыгаруга сәләтле икәне билгеле, ләкин калганы бик бәхәсле, моның өстенә без Русиянең көнбатыш ярымүткәргечләренә ни дәрәҗәдә бәйле булуын белмибез.

—​ Сез авиаиндустрия өлкәсендәге вазгыять Путин режимын сугышны туктатырга мәҗбүр итәчәк яки Русиянең икътисади коллапсын тизләтүдә зур роль уйнаячак, дип яздыгыз. Нидән нәкъ менә авиаиндустриягә шундый зур әһәмият бирәсез?

— Минем уйлавымча, күп әйбер гади кешеләрнең, урта сыйныфның ил никадәр изоляцияләнгән булуын тоюына бәйле. Алар Русия автомобилен сатып алырга мөмкин – бәлки, бу алар теләгән автомобиль дә түгелдер, ләкин бу автомобиль. Алар "Макдоналдс" гамбургерына охшаган гамбургер сатып алырга мөмкин, ник алмасыннар. Әмма авиация – бөтенләй башка әйбер. Кешеләр кинәт ил буйлап ирекле хәрәкәт итә алмаячакларын аңлап, моны зур проблемга санармы? Алар көнбатыш илләренә көч-хәл белән генә эләгәчәк, ләкин Дубай тибындагы урыннарга Emirates очкычларында барырга була, бу начар түгел. Ләкин әгәр алар кинәт кенә туганнары янына бара алмасалар яки Русия эчендә үз эше буенча оча алмасалар? Бу вазгыятьнең геосәяси яктан бик үк яхшы булмавын аңлауга китерәчәкме? Мин җавабын белмим, вакыт күрсәтер.

—​ Сезнең бер ай элекке фаразда: "10 елдан соң Русия, мөгаен, чикләре ябылган, икътисады таланган, тагын да коррупциялерәк фашистик ил булыр. Путин китсә дә, аның урынына сугыш яклы милләтче килүе бик ихтимал. Бердәнбер уңай ягы – Украинада сугыш тәмамлангач, дөньякүләм энергетика һәм финанс секторларына кушылу ихтималы булачак. Русия шулай ук дөньяга чимал сатуын дәвам итәчәк. Бу аның бар булган байлыгы. Инвесторлар да, финансистлар да илдән радиоактив чокырдан качкандай качачак", диелә. Сез шулай ук дөньяда икътисади үсешнең һәм сәүдәнең акрынаюы көтелә, аның каравы саклану сәнәгате һәм хәрбиләр өчен яхшы вакыт җитәчәк, дип саныйсыз. Бу фаразлар бер ай эчендә үзгәрдеме?

— Мин аны бик шатланып үзгәртер идем. Ләкин дөреслек шунда ки, илгә үзгәрешләр китерергә тиешле кешеләр билгеле сәбәпләр аркасында аны ташлап китә – кайчандыр минем әби-бабайлар Русия һәм Украинаны ташлап киткән кебек. Технологик тармак хезмәткәрләре китә. Нигә дә булса омтылырга булса яки каршы әйтергә сәләтле мондый кешеләрдән башка аңлы үзгәрешләрне күз алдына да китереп булмый. Һәм алар югында, Путинның нинди юл яки нинди нинди сәбәп аркасында китүенә карамастан, илдән күпләп китүче технократик югары сыйныф урынына иң оешкан көч булып ачыктан ачык милләтчел һәм милитаристик карашлы кешеләр тупланачак. Монда оптимистик булу кыен. Шуннан чыгып, калган дөньяга карата да оптимист булуы кыен.

Русиядә ел башында, кече һәм төбәк очкычларын да кертеп, меңнән артык гражданлык авиациясе очкычлары очкан, һәм пассажир агымының 90 проценттан артыгы чит илдә җитештерелгән авиалайнерларга (нигездә Airbus һәм Boeingка), һәм Русиядә җитештерелгән, чит ил моторларын һәм чит илнең башка детальләре белән җиһазланган Superjet очкычларына туры килгән. Сүз якынча 800 лайнер турында бара, шуларның якынча 300е – Airbus һәм аннан азрагы – Boeing.

Язманың оригиналы: Радио Свобода

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!