6 июльдә Татарстан Дәүләт шурасының җирле үзидарәләр комитетында республиканың авыл атамалары исемнәренең татар һәм урыс телләрен язылышы мәсьәләсе күтәрелде. Депутатлар федераль канун татар телендәге атамаларны исәпкә алмый дип зарланса, Татарстан юстиция министрлыгы вәкиле авыл исеменә карата галимнәр әзерләгән хезмәтләрдә дә уртак фикер булмавын әйтә.
Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә, бүген республикада 3119 торак пункт уртак реестрга кертелгән. 2018 елда министрлык Росреестр оешмасы белән берлектә авыл атамаларына анализ ясаган. Нәтиҗәдә, барлыгы 308 авыл исемнәре ике телдә тәңгәл туры килмәве һәм хаталы булуы ачыкланган. Бу проблем инде хәл ителгән диелде. Атамаларны дөрес язу өчен Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җәлеп ителгән.
Элегрәк тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин Татарстанда ике телдә язылган элмә такталар, юл күрсәткечләрен эшләүдә систем юк дип белдергән иде. "Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрдә берничә кешедән торган тәрҗемәчеләр үз мәсьәләсен үзләре хәл итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә инде академик фән белән шөгыльләнүче институтка урам исеменең дөрес язылышына кадәр мөрәҗәгать итү – бу шәһәрдә систем булмавын күрсәтә. Әгәр тәрҗемәчеләр системы булдырмыйбыз икән, алга китеше булмаячак", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Ким Миңнуллин Татарстанда элмә такталарны ике телдә ясау системының эшләмәвен таныдыДепутатларда авылларның атамаларын татар теленнән урысчага тәрҗемә итү сораулар уятты. Парламентта КПРФ фаркциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хаталы атамалар бүген дә бар ди.
"Кайбер авыл җирлекләре атамаларының тәрҗемәләре асылына туры килми. Күн авылын (Питрәч районы) "Конь" дип тәрҗемә иткәннәр. Бу юл буенда урнашкан авыл исеменә кешеләр дә игътибар итә. Монда тәртип урнаштырырга кирәк. Депутатлар, түрәләр моңа игътибар итәргә һәм күз йоммаска тиеш. Кайбер район җитәкчеләрен моңа өйрәтергә кирәк", диде ул.
Мөхәррәм Ибәтов юстиция министрлыгы тәрҗемә белән шөгыльләнмәвен әйтте. Хәзерге авыл атамаларын тәрҗемә итү мәсьәләсе муниципаль берәмлекләр шурасында, президент хакимиятендә, дәүләт шурасында берничә тапкыр күтәрелгән. Ибәтов яңа торак пунктларга игътибарны арттырырга чакырды.
Татар энциклопедиясе институты мөдире Искәндәр Гыйләҗевның да сораулары туды. Ул тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән генә түгел, энциклопедия институты белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Хәзерге вакытта алар Татарстанның барлык торак пунктлары турында өч томлык хезмәтен әзерли. Тарихи белешмәне ул энциклопедия институтыннан кулланырга тәкъдим итте.
Шул ук вакытта Татарстан фәннәр академиясенең Энциклопедия институты "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татар телендә бастыруга акча таба алмавы билгеле.
Юстиция министрлыгы вәкиле галимнәр хезмәтеннән дә риза булмавын сөйләде. Аның сүзләренчә, белешмәләрдә дә хаталар күп китә. Шул ук вакытта Мәскәүдә татар атамаларын кабул итмиләр ди ул.
"Без уннан артык белешмәлек, документларны өйрәндек. Кызганычка, бер белешмәлектә авыл исемен төрле хаталар белән язалар. Русиядә бер уртак атама булырга тиеш. Хәтта без Кафил Әмиров (Татарстанның элекке прокуроры) әзерләгән белешмәлекне дә куллана алмадык, чөнки ул теркәлү узмады. Атамаларны бәяләү өчен аерым процедура үтәргә кирәк. Мәскәү безнең кайбер каталогларны кабул итми, хәтта дәлилләрне дә карап тормый", диде Ибәтов.
Очрашу азагында проблемны Мәскәүгә таба бордылар. Дәүләт шурасының җирле үзидарәләр комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин федераль кануннар ике телле атамаларны исәпкә алмауда зарланды.
"Федераль канун атамаларны төбәкләрнең дәүләт телләренә тәрҗемә итү мәсьәләләрен бөтенләй исәпкә алмый. Киләчәктә моңа тирәнтен керергә кирәк. Инде зур эш эшләнгән. Яңа торак пунктларга игътибар арттырылырга тиеш. Федераль канун нигезендә алар тәрҗемә ителми. Бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнергә кирәк", диде ул.
"Татар теле – икенче дәүләт теле. Алар (Росреестр) бар эшне дә урыс телендә алып бара. Татарстан фәннәр академиясе, тел институты да бу мәсьәләгә бер төрле генә карамый. Росресстр оешмасы исәпкә алсын өчен аны бөтен нечкәлекләре белән тикшерәләр", дип өстәде Мөхәррәм Ибәтов.
БУ ТЕМАГА: Депутатлар Сиктермә-Хузангай авылын Сиктермә дип үзгәртүне хупладыӘлеге мәсьәлә ике ел элек Башкортстанда да күтәрелде. Ул вакытта Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов республикадагы авыл атамалары һәм башка топонимнарны туплаган каталог булмау сәбәпле, юк күрсәткечләре, элмә такталарда атамалар бозып языла дип сөйләде. Хөкүмәт киңәшмәсендә "Башкорт энциклопедиясе" оешмасында махсус топонимия лабораториясе булдырырга тәкъдим ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!