Казан өчен генә махсус премьера: татарларны чукындыручы Гермоген турында фильм чыкты

Казанда "Гермоген" фильмы премьерасы

Казанда Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң татарларны көчләп чукындыруда катнашкан рухани Гермоген турында фильм күрсәтелде. Русия Көнбатышка каршы торган бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль диделәр премьера алдыннан. Тарихчы исә әлеге фильмның максаты – православиене җәелдерергә омтылу дип саный.

19 июльдә Казанда "Святитель" фильмы премьерасы узды. Авторлары "документаль" дип игълан иткән бу фильмның Русия күләмендәге премьерасы 4 ноябрьдә генә булачак. Бу премьера исә Казан изге ана иконасы табылуга 443 ел тулуга багышланды. 21 июльдә Казанда шул хөрмәттән тәре йөреше дә үткәреләчәк.

"Святитель" фильмы Казан һәм Әстерхан митрополиты, соңрак Мәскәү патриархы булган Гермоген язмышы турында. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соңгы елларда ул руханилык эшен Казан чиркәүләренең берсендә поп буларак башлаган, яхшы хезмәте өчен патриархка кадәр үскән.

Гермоген Идел буенда яшәүче халыкларны православиегә чакырган, Казан епархиясен оештырган кешеләрне изгеләр итеп күтәргән кеше. Казанга, татарларны мәҗбүри чукындырырга килгән руханиларның биографияләрен язып калдырган. Бу эштә аеруча кансызлык күрсәткән Гурий белән Варсонофийны изгеләштергән. Ул хезмәт иткән чорда миссионерлык эшчәнлеге активлаша, татарларны күпләп көчләп чукындыру бара. 1593 елда Казанның Татар бистәсендә төзелгән мәчетләр җимерелә. Ул 1579 елда йортлар янган урыннан Казан изге ана иконасын табуда катнашкан, аның белән тәре йөреше оештырган. Шул вакыйгадан соң танылып киткән. Ул тәре йөрешләре бүген дә уза. 1592 елдан башлап, Гермоген Казанны яулап алганда һәлак булган урыс хәрбиләрен искә алу көнен булдыра, алар турында хатирәләрне мәңгеләштерергә тели.

"Святитель" фильмы "KazanМall" сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан кинотеатрда бушлай күрсәтелде. Башланырга ярты сәгать кала, 300 кешелек зал шыплап тулган иде. Кеше һаман килә торды, ишек төбендә басып, баскычларда, экран төбендәге идәндә утырып, ятып караучылар да булды. "Җәй көне, атна уртасында, фильмга ничек шулкадәр кеше җыелды?", дигән сорауга, тамашачыларның берсе җавап бирде. "Һәр чиркәүнең "WhatsApp"та һәм социаль челтәрләрдә уртак төркемнәре бар. Чиркәүгә актив йөрүчеләр шул төркемнәрдә исәпләнә. Алар безгә булачак чаралар турында шулар аша хәбәр итә һәм җыелышып киләбез", диде бер ханым.

Тамашачылар

"Святитель" премьерасына күзәтү

Фильм башланганчы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл экран аша халыкка мөрәҗәгать итә. Ул фильмны карарга куша һәм анда сурәтләнгән вакыйгаларны хәзерге вазгыять белән чагыштыра.

— Хәзер дә, Гермоген кебек, үз каны белән ватанына мәхәббәтен дәлилләүче, аны тышкы, эчке дошманнардан саклаучы кешеләр бар. Патриарх Гермоген образы үз тирәсендә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыручы чын, нык рухлы шәхесне чагылдыра, — ди ул.

Фильм мондый сүзләр белән башланып китә:

"Ил дөрләп янды һәм канга батты. Туган туганга каршы сугышты. Хатын-кызларга, картларга, балаларга да мәрхәмәт булмады. Европаның иң көчле дәүләтләре Русиягә каршы берләште. Дошманнар аны читтән дә камап алды, эчтән дә җимерде. Беркайчан да Русия җимерелүгә моның кадәр якын булмады. Ул җиңсен, яңарсын өчен, халыкка какшамас терәк, ил символы булырлык авыр миссияне үзенә алырдай кемдер булырга тиеш иде. Яшь, нык кешеләр өчен дә авыр бу вазифаны 80 яшьлек Мәскәү патриархы Гермоген үзенә алды. Руханисыз авыл да тормый, диләр. Ә бөек дәүләт җиңсен өчен, бөек рухани яклавы кирәк."

Алга таба Русия актерлары Екатерина Гусева, Александр Балуев, Дмитрий Певцов, төрле чиркәүләр яки декорацияләр фонында, Гермогенның язмышын, шул еллар тарихын сөйли.

Фильмда католиклар белән православларны чагыштырганда Русия белән Көнбатыш цивилизациясен кискен капма-каршы куялар. Көнбатыш илләрендә яшәүче кеше, урыстан аермалы буларак, гел байлык, карьера, хакимият турында гына уйлый икән. Урыс кешесенең Көнбатыш кешесеннән нигә көчлерәк булуын да аңлаталар: барсына сәбәпче – православ менталитеты. Икенче дөнья сугышында да Совет гаскәре шуның аркасында җиңгән икән.

"Инде мең ел буе Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизация үз кыйммәтләрен төрлечә күрә һәм мең ел буе Көнбатыш үз кыйммәтләрен иң хаклысы дип саный. Кем ул урыс кешесе дигән сорауга җавап та шундадыр: синең нинди милләттән булуың, Аллага ышану-ышанмавың да мөһим түгел, иң мөһиме гаделлек һәм бурыч төшенчәсен аңлау бар, ә аның тамырлары православиедә яшерелгән. Икенче дөнья сугышын гына искә алыйк. Көнбатыш илләрнең күпчелеге, Австрия, Һолландия, Бельгия, Дания хәтта Франция, көрәшмичә дә диярлек, Һитлерга бирелде. Көнбатыш менталитеты карашыннан бу, күңелсез булса да, зирәк адым, шулай итеп алар гомерләрен һәм күпмедер милекләрен саклап кала. Ә cовет солдаты үзен башкача тота. Брест кальгасы, Сталинград, Мәскәү өчен ул соңгы тамчы канына кадәр сугыша. Югыйсә, әсирлеккә бирелеп, гомерен саклап кала алыр иде. Көнбатыш кешесе моны аңлый алмый. Ә совет сугышчыларының, бәлки, күбесе Аллага ышанмагандыр да, әмма алар православие мантыйгында фикерләгән, шул үзенчәлекле урыс менталитетында уйлаган", диелә фильмда.

Икенче дөнья сугышында Совет берлеге яклап урыслар гына түгел, башка дин һәм милләт вәкилләре дә катнаша. Татарстаннан сугышка 700 мең кеше киткән, аларның яртысы һәлак булган. Моннан тыш, ул вакытта Совет берлегендә яшәүче казакълар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар да сугыштан читтә калмаган һәм шулай ук зур югалтулар кичергән.

Полякларга каршы сугыш, Гермогенның үз мөрәҗәгатьләре белән халыкны сугышка күтәрүе, Минин белән Пожарскийны илһамландыруы турында да күп сөйләнде.

БУ ТЕМАГА: Алгы сафта асабалар. Украинада "урыс дөньясы" өчен кемнәр сугыша

Көзен фильмны Русия кинотеатрларында күрсәтә башларга җыеналар

Фильмнан соң аның режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, "Ника" һәм "Золотой Орел" кинопремияләре номинанты Алексей Барыкинны тамашачы басып алкышлады, "афәрин" дип кычкырды. Ул премьера өчен мөмкин кадәр зур кинозал сайлауларын, әмма барыбер кешенең сыеп бетмәвен әйтеп, гафу үтенде. Бу фильмның Русиядә премьерасы бары тик ноябрьдә генә буласын әйтте.

Алексей Барыкин

-— Бу бары тик Казан өчен генә махсус премьера. 21 июльдә Казан Изге ана иконасы табылуга 443 ел тула, сездә тәре йөреше була. Премьера шуңа багышланган. "Святитель" фильмы – Казан Изге ана иконасы трилогиясенең өченче өлеше. Моңа кадәр "Заступница" һәм "Осанна" фильмнары дөнья күргән иде. Бу өч фильм элек кинотеатрларга прокатка чыга алмаса, хәзер алар бар Русия буенча тулаем прокатка чыгачак. Күпләрнең соравы белән 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәүдә зур премьерасы булачак та, шуннан соң аны илнең барлык урыннарында зур экраннардан карый алачаклар. Шуңа бу сезнең өчен генә күрсәтелгән фильм, — диде Барыкин.

Алексей Барыкин - Казан режиссеры һәм продюсеры. Татарстан президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы әгъзасы. 1980 елда Казанда туган. Татарстан тамашачысына "Айсылу" һәм "Су анасы" фильмнары режиссеры буларак та таныш.

Трилогияне төшерү ун елга сузылган, ә "Святитель" фильмы ике ел элек төшерелгән. Монтажлауга бер ел киткән. Барыкин сүзләренчә ул нәкъ кирәкле вакытта чыгарыла.

— Бу фильм ике ел элек төшерелде. Ул вакытта вазгыять бөтенләй башка иде. Актуаль булмаган, заман таләпләренә җавап бирмәгән бу фильмны нәрсәгә төшерәбез инде, дип уйладык. Кирәк булмас дип тә курыктык. Бәлки, Гермоген турында башка вакытта сөйләргә кирәктер, дидек. Фильм әзер булды һәм, ни гаҗәп, бу искиткеч тарих бүгенге вакыйгаларга җавап бирә булып чыкты. Без әле бер ел элек, фильмны монтажлаганда, болай булыр дип көтмәдек тә һәм, Аллаһ ихтыяры белән, ул нәкъ шушы вакытта чыкты, — диде Алексей Барыкин.

"Әйе, әйе", дип кул чапты халык. "Бик вакытлы чыккан!", дип кычкырдылар залдан.

Фильмнан күренеш

"Беренче канал"дан күрсәтергә планлаштырасызмы?", дигәнгә, ул Казан тамашачысының фильмга реакциясен күрсәтергә кирәк, дип белдерде.

— Күрсәтәләрме, юкмы – бу алардан тора. "Осанна"ны тәкъдим иткән идек, алар каршы килде. "Үзебез Елизаветта Федоровна турында фильм төшердек, үз эксклюзив материалыбыз бар", диделәр. Сезнең шундый реакцияне "Беренче канал" җитәкчеләренә, Эрнстка, Добродеевага күрсәтергә кирәк. Ул очракта алырга да мөмкиннәр, — диде Барыкин.

Ул бу фильмнарны төшерергә Казан меценаты Андрей Кылмаковның акча бирүен дә билгеләп үтте. Фильм Казан һәм Мәскәүнең тарихи урыннарында төшерелгән. Бу эшләрдә Казан кирмәне, Казан федераль университеты, Казан сәнгать институты, аның студентлары, укытучылары да ярдәм күрсәткән.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдә Көнбатыштан "дошман" ясау сәясәте тагын да көчәйде. Бу бигрәк тә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә ачык чагыла. Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучылар эзәрлекләнә, илдә Көнбатыш медиасы томаланды.


"Чукындыру сәясәтенең дәвамы"

Явыз Иваннан башлап мәҗбүри чукындыру сәясәтен өйрәнгән тарихчы, галим әлеге фильмны төшерү һәм премьерасын башта Казанда уздыруны чукындыру сәясәтенең әле дә дәвам итүе дип саный. Ул, эшен югалтырга куркуы сәбәпле, исемен язмау шарты белән генә бу хакта сөйләргә риза булды.

— Максатлары -— православиене җәелдерү. Күреп торасыз, бу эш хәзер дә актив төстә дәвам итә. Армиядә дә поплар бар, алар барлык солдатларны бергә чукындыра, яңа корабларны суга җибәргәндә, яңа объектлар ачылганда да шулар килеп чукындыра. Күптән түгел, Соль-Илецк суында коенучыларны поп килеп чукындырып китте. Православие дәүләт дине дәрәҗәсендә бит. Тик бу хакта хәзер кычкырып әйтергә ярамый, шунда ук авызыңны ябалар, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: Изге ана иконасының миссиясе дәвам итә

Тарихчы әйтүенчә, Гермоген мәҗбүри чукындыру эшләрендә турыдан-туры катнашкан, аны җәелдерү максатыннан, үз эзләнүләрен үткәргән, чукындыру турында фәрманнар чыгаруга йогынты ясаган.

— 1593 елда Гермоген инициативасы белән фәрман чыга. Әле аңарчы, ул 1552 елдан башлап Казанда чукындыру эшләре юнәлешендә эзләнүләр үткәреп, бу эшкә нәтиҗә ясый. Шул эзләнүләрдә, татар алпавытларына ялланып эшләгән урыс крепостнойларның ислам диненә күчүенә игътибар итә. Шушы фактлар аша, алпавытларның да формаль яктан гына христиан динен кабул итүен, чынлыкта, ислам дине тотуын ачыклый. Алар балаларына да татар исемнәре куша, татар зиратына җирләнәләр. Шуны күргәч, ул беренче эш итеп, Казан тирәсендә үз христиан каһарманнарын уйлап чыгара. Яңа чукынган керәшеннәрне, урысларны, татарлар һөҗүменнән үлгән итеп күрсәтеп, изгеләр рәтенә күтәрә, алар исеменә бәйрәмнәр оештыра башлый. Казан Изге ана иконасы килеп чыгуның максаты да каһарманнар уйлап чыгару, халыкны могҗизаларга ышандыру, шуның аша православиегә китерү була. Шулай ук Казанның бер өлеше Явыз Иван килүгә кадәр үк христианлашкан булган итеп күрсәтергә тырыша, шул хакта тарихын яза. Ул язганнар нәтиҗәсендә, яңа чукынган татарларны җыеп, православиегә укытулар оештырыла. Алар догалар ятлый, чиркәүдәге гыйбадәтләрдә катнаша. Казанда Яңа керәшен бистәсе оештырыла һәм төрле төбәкләрдәге керәшеннәрне шунда җыярга телиләр. Авылларда чиркәүләр бик юк, ә Казанда бар, шунлыктан аларны башкалада җыеп, дини тәрбия оештыралар. Татар авылларындагы мәчетләрне җимерү зарурлыгы мәсьәләсен дә Гермоген кабат күтәрә. Шактый эш башкара ул, — ди тарихчы.

"Гермоген турындагы фильмның премьерасын иң беренче итеп Казанда уздыруның максаты нидә дип уйлыйсыз", дигән сорауга ул әле дә чукындыру сәясәтенең дәвам итүен әйтте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!