Бу атна ахырында Казанда Дөнья татар конгрессы корылтае башлана. Бу - сигезенче җыен. Быел аның юбилей елы, конгресс оешып, беренче тапкыр корылтай җыелуга 30 ел тула. Бу юлы ул Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы вакытында уза. Сугышның бишенче ае барганда, көн саен Татарстан һәм Башкортстанга табутлар кайтарылганда, көнбатыш илләренең Русиягә бер-бер артлы санкцияләр, аерым кешеләрне "кара" исемлеккә кертүе дәвам иткәндә татарларның милли проблемнар турында сөйләшергә җыелуы да күп проблемнар тудыра.
Каршылыклар һава юлларының ябык булуыннан башлап татарларның җыенын зур сәясәттә катнаштырырга мөмкин булуына кадәр бәйле. Сугыш башлану белән Русиядән дә, Русиягә дә очкычлар очуы тукталды. Бер генә халыкара юл калды - Истанбул аша очу. Шул сәбәпле юл чыгымнары кыйммәтләнде. Моннан тыш Русиянең Көнбатыш дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре бозылды. Төрле илләрдә яшәүче татарлар йә ул илләрнең ватандашы, йә резидентлары. Аларның күбесе ике ут арасында калды. Татарстаннан читтә яшәүчеләр арасында Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын кискен тәнкыйтьләүчеләр бар, шуңа да алар Русиягә кайту хәзер имин түгел, куркыныч дип саный. Бу сугыш төп проблем булганда, зур җыенда аның турында сүз кузгатмау бер яктан оят, икенче яктан конгресс тулысынча хакимият кулында, шуңа да ул Русиянең адымнарын хуплаган документлар кабул итәр дигән шик бар. Чит илдә яшәүчеләрнең бер өлеше әнә шуннан курка.
БУ ТЕМАГА: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Татар конгрессын Украинадагы сугышка каршы чыгарга чакыра
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев фетнәчел Донбасска барып кайтты, киләсе елда Донбасста "Шахтерлар Сабантуен" уздыру ниятен белдерде. Моңа өстәп татарлар җитәкләгән мөфтиятләр кулы белән Донбасста Русиядәге мөфтиятләргә буйсынган дини оешмалар төзелде. Шуңа күрә конгресс резолюцияләренә фетнәчел "ЛНР", "ДНР"га бәйле карарлар да керә ала.
Конгресста быел 1500 кеше катнаша. Алар 37 илдән булачак, дип сөйләде Шәйхразиев. Араларында Урта Азия илләре, Германия, Франция, Әфганстан, Балтыйк буе илләреннән вәкилләр бар. Корылтайга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Ә менә фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк. Милли шура рәисе АКШ белән Канададан гына делегатлар килмәячәк диде һәм моны сәясәткә дә, чикләүләргә дә бәйләмәде. Юл чыгымнарын делегатлар үзләре түләгәнгә күрә сәбәп логистикага төртелә диде ул. Барысына да чакыру җибәрелде, теләүчеләр конгресс эшендә онлайн катнаша алачак.
Азатлык аралашкан барлык кешеләр дә Конгресстан чакыру хатлары килде дип раслады. Алар гадәттә эш адресына җибәрелгән. Бару, бармауны һәр мәхәллә үзе хәл итә.
Канадада татарларның иң көчле һәм актив диаспорасы Монреаль шәһәрендә яши. Алар даими очрашулар оештыра, АКШ белән Канада арасында Татарстан байрагы астында хоккей уеннары уза, балалар өчен аланнар, Корбан һәм Ураза гаетләре, Сабантуйлары оештыралар. Бу атна азагында Монреаль татарлары җәйге җыенга җыела. Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Казанга бармаячакларын әйтте. Ул татар корылтаенда катнашмауның берничә сәбәбе бар, диде. Берсе – Русиянең Украинага каршы сугышы, икенчесе – ерак һәм кыйммәтле юл.
— Казаннан хат килде, мин, кем барырга тели, шул бара ала, дидем, әмма конгресска кайтучы кеше табылмады. Гариза язылмады, безнең оешмадан берсе дә бармый булып чыкты. Казан чакырды, кире кагу булмады, бу – бары тик Монреаль татарларының карары, — дип аңлата ул. — Үземнең вакыт та юк, теләк тә юк. Казанны күрү, кешеләр белән аралашу теләге әллә ни юк. Әмма Русиядә соңгы вакытта репрессив кануннар күп кабул ителде. Сугышка каршы булган кешегә Русиядә булу имин түгел. Үземдә татыйсым килмәде ул кануннарны. Аннары сугыш аркасында юллар да ябылды. Бердәнбер юл Истанбул аша, билетлар коточкыч кыйммәт хәзер.
Сугыш барган вакытта конгресс оештыру да гомумән сораулар тудыра. Яхшы ниятләр белән башланды ул конгресс, әмма аны Русия хакимияте үз канаты астында алды. Аның иҗтимагыйлыгы калмады. Хөкүмәт нәрсә әйтәчәк, шуны башкарачак. "ЛНР", "ДНР" да көн тәртибендә барлыкка килде. Сугышны хуплагыз дисәләр, нишләр алар? Каршы булучылар булыр ул, әмма аларны кем тыңлар? Күпчелек белән кабул итәргә дә мөмкиннәр. Сугышка каршы булып та анда катнашсаң, бу гамәлләрне хуплау булып та чыгачак.
БУ ТЕМАГА: Татар конгрессы корылтаена чит илләрдән килүчеләр кимегән, Донбасстан – артканКешеләр бүген ике урындыкта утырып калырга тырыша, әмма бу оятсызлык. Йә син хуплыйсың, йә каршысың.
АКШта берничә шәһәрдә актив оешма бар. Аларның икесе элекке мөһаҗирләргә бәйле. Берсе – Нью-Йорктагы Америка татарлары ассоциациясе, икенчесе – Сан-Франциско шәһәрендәге татарлар ассоциациясе. Өченче актив татарлар тупланган шәһәр – Питтсбург. Өч шәһәрдән дә Казанга кайтучылар юк.
Сан-Францискода яшәүче, татар оешмасы активисты Илхан Садри Азатлыкка Конгресстан чакыру килгән очракта да кайтучы табылмас иде дип сөйләде. Вакыты уңай түгел, Русия белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр кискенләште дип аңлатты. Татарларның АКШ ватандашлары буларак проблемнары чыгарга мөмкин булуын әйтте. Садри 2017 елдагы Конгресс корылтаенда чит ил оешмалары белән элемтәләрне Россотрудничество аша оештырырга теләүне дә АКШ татарларының хупламавын искә төшерде, безгә уңай булмаган мөрәҗәгатьләр, хатлар имзалануы да була ала, дип сөйләде ул.
— Килгән ул чакыру, әмма безнең оешмадан баручылар юк. Кирәк дип тапмадык. Дөнья тынычланырга тиеш. Сугыш вакытында юллар ябык. Бөтен дөньяда сугыш турында гына сөйлиләр, әмма конгресста ул күтәрелмәс, — ди ул. — Татарлар аралашуын дәвам итәргә тиеш, сөйләшсеннәр. Сәясәтне яратмыйм, татарлар төрле урыннан киләчәк һәм аларны зур сәясәткә катнаштыра алалар. Яхшы нияттә файдаланмаслар. Путинны яклап чыгыш ясау безгә уңайсызлык тудырачак. Америка санкцияләр булдырды Русиягә каршы. Русиягә кайтып анда да татарлар исеменнән АКШка җавап кайтарса һәм без анда катнашсак, нәрсә булачак? Куркабыз, проблем була алачак. Гомумән Русиядә дә туганнарыбыз бар. Кискен сүзләр әйтсәк, аларга да начар була ала. Дуслык булуын телим, тынычлык кирәк.
Польшада гасырлар дәвамында яшәгән татарларның башлыгы Ежи Шахуневич та Казанга кайтмый. Теләге зур, әмма мөмкинлеге юк. Аның да конгресста катнашмауның сәбәпләре Русиянең Украинага һөҗүменә бәйле. Русиягә килер өчен виза кирәк, ә Русия илчелеге ябылды. Ежи әфәндегә Zoom аша катнашып була дигәннәр, әмма ул сораулар бирергә мөмкинлек булмас дип шикләнә. Кискен сораулар күтәрелүенә шикләнә ул.
— Русиянең илчелеге Варшауда, Гданьскида консуллыгы бар иде. Сугыш башлану белән алар ябылды. Виза бирергә кеше юк. Ярар, хәерлесе дидем! Әмма кайтасым килгән иде Казанга. Президент институтын яклап чыгасым килгән иде, Татарстан бәйсезлеге мәсьәләсен күтәрәсем килде. Татарның азатлыгы турында сорауларны күтәрмәсләр шул, куркырлар, әмма азатлык булмаса, бүгенге кебек Мәскәү авызына карап утырырга туры киләчәк, — ди ул.
Ежи дөньядан җыелган татарларны Мәскәү үз сәясәтендә кулланырга мөмкин дип борчыла. Путин башлаган сугышны хуплап мөрәҗәгать була ала, чыгыш та ясарга мөмкиннәр ди ул. Әмма берсе дә аңа каршы чыкмас, кешеләр курка. Бүген ул Украинадан 27 качакны үзендә яшәтә һәм Путиннан килгән золымда татарларның катнашмавын тели.
— Русиянең сәясәте пычрак һәм мәкерле. Без кабул иткән украиннарның күз яшьләренә түзәрлек түгел. Русия кылган золымда татарларның катнашуын күзәтәм. Татар солдатлары үлә. Нәрсә хакына? Путин өченме? Татарстанга көн саен яшь егетләрнең мәетләре кайта, — ди ул. — Конгресста болар берсе дә әйтелмәс. Кешеләр күңеле белән каршыдыр да бәлки, әмма берсенең дә төрмәгә утырасы килми. Мин әйтер идем, әмма сүз бирмәсләр шул.
Татарлар исеменнән төрле мөрәҗәгатьләр дә була ала, татарлар сугышны хуплый дигән сүз чыкса, бу хурлыклы тамга мәңге калырга мөмкин.
Финляндия татарлары – читтәге иң көчле һәм мәртәбәле мәхәллә. Аларның Татарстан белән элемтәләре тыгыз, рәсми Казан да аларны даими үрнәк итеп куя. Читкә китсәләр дә, үзара оешып телләрен, диннәрен, мәдәниятләрен югалтмаган дип телгә алалар аларны. Әмма Русиянең Украинага каршы сугышы бу очракта да араларны боза ала. Фин татарлары Конгресс эшендә даими катнашып килсә дә бу юлы алар Казанга килмәячәк. Бу – татар мәхәлләсенең уртак карары дип әйтте Азатлыкка "Исламия" җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин.
Корылтайга бармау туры очышлар булмау белән генә түгел, бу иң элек Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы белән бәйле.
— Казанга барыр өчен Төркия аша очарга кирәк. Финляндиядән туры поезд юлы юк. Аннан төрле кәгазьләр ясарга кирәк, мәшәкатьләр күп, моңа өстәп имин түгел юллар да. Без телефоннан сөйләшеп торабыз, аралашу бар, элемтә бар. Шулай да корылтайга кайтмаска булдык. Иртәгә нәрсә булачагын белмибез. Өченче дөнья сугышы да башлана ала, Аллаһ сакласын. Русиягә каршы сугыш аркасында санкцияләр кертелүе дәвам итә, Көнбатыш белән аралар кискенләште. Без иминлек өчен дә борчылабыз.
Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе, Милли шура әгьзасы Лилия Вәлиева да Конгресс корылтаена кайтырга җыенмый. Анда делегатлардан Украинадагы сугышны хупларга сорарга мөмкиннәр диде ул Азатлыкка.
— Сәясәттә катнашасыбыз килми, сугыш вакытында хәлләр кайсы якка борылачагы билгеле түгел. Мин сугышка каршы, Украинадан качакларны үземдә өч ай тоттым, алар барысы да татарлар. Аларның хәлләрен белгән килеш Казанда йөрүне дөрес түгел дип саныйм. Русиянең бу сәясәтен хупларга дип сорарга мөмкиннәр конгресста. Ә бу татар халкының сугышы түгел, Русия Украинага корал белән керде. Безнең сугыш 2017 елда иде, татар телен мәктәптән куып чыгаруга каршы сугыштык, әмма көчебез җитмәде.
Алай да Бельгиядән корылтайда катнашучы бар, ди Лилия ханым. "Тик аның ни оешмасы юк, ни безнең чараларда катнашмый. Үзлегеннән чыгып китте" диде ул.
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова сугышны хуплаучы резолюциягә кискен каршы булуын белдерде.
— Васил Шәйхразиев Мәскәүнең Украинадагы гамәлләрен хуплыйбыз һәм ул Конгресс резолюциясендә дә чагылыш табачак дип белдергән. Мин шунда ук Данис Шакировка (конгресс вәкиле - ред.), "моны эшли күрмәгез, резолюциягә андый нәрсә кертергә ярамый. Бу татар халкын авыр хәлгә калдыра, халкыбызның битенә корым сөртеп кую булачак. Дөньяның кайсы якка борылачагын әле белеп булмый, — дип яздым ди Бәйрәмова.
Бәйрәмова әйтүенчә, Дөнья татар конгрессының татар халкы исеменнән ниндидер сүз әйтергә бернинди дә вәкаләте юк. Юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән шул оешма исеменнән, һәм Конгресска кергән, урыннарда теркәлгән оешмалар исеменнән генә ниндидер белдерү белән чыга ала, ди язучы.
Мәскәүнең Украинага карата гамәлләрен яклап белдерү чыгарсалар, безгә татар халкының моңа катнашы юк дип әйтергә мөмкинлек кала
— Кызганыч, Дөнья татар конгрессы татар халкының конгрессы була алмады. Ул аерым татарларның конгрессы. Мин аны инде елларча әйтеп киләм. Ул югарыда гына утыра, аска, милләт тормышына төшеп җитмәде. Конресс — аерым татарларның аерым теркәгән оешмаларының бергәләп теркәгән оешмасы. Һәм аның бары шул оешмалар исеменнән генә белдерү белән чыгу вәкаләте бар. Бер яктан ул яхшыдыр да. Менә Мәскәүнең Украинага карата гамәлләрен яклап белдерү чыгарсалар, безгә татар халкының моңа катнашы юк дип әйтергә мөмкинлек кала.
БУ ТЕМАГА: Татар конгрессының 30 еллык деградациясеФәүзия Бәйрәмова Конгресс сугышны яклап белдерү чыгарган очракта чит илдән килгән, сугышка каршы булган татарларның да бик авыр хәлдә калачагын әйтә. Чөнки андый резолюция корылтайга Европадан яки башка илләрдән килгән татарларның да сугышны яклаучы рәсми резолюция кабул итүдә катнашуын тарихи документ буларак теркәп куячак. Сугышны яклаучы андый резолюция өчен киләчәктә татарларга әле җавап бирергә кирәк булачак дип кисәтә язучы.
Белешмә: Дөнья татар конгрессы
1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче корылтае җыела. Анда Татарстан, Русия һәм чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге җыенда Дөнья татар конгрессын, аның башкарма комитетын оештыру карары кабул ителә.
1998 елның апрелендә оешма Русия Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.
Татар конгрессының барлыгы җиде корылтае үтте: 1992, 1997, 2002, 2007, 2012, 2017 һәм 2018 елда (соңгысы чираттан тыш корылтай). 2022 елның 1-2 августында сигезенче корылтай уза.
Оешманың җитәкчеләре: Индус Таһиров (1992-2002), Ринат Закиров (2002-2020), Васил Шәйхразиев (2017 елдан Милли шура рәисе), Данис Шакиров (2020 елдан башкарма комитет җитәкчесе).
Дөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!