Польша татарлары оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Азатлыкка әйтүенчә, бүгенге көндә Гданьскидагы татар йортында ким дигәндә 14 кеше яши. Алар барысы да Русия башлаган Украинадагы сугыштан качып килгән украиннар.
"28 февральдә килеп урнаштылар. Күбесе Житомирдан. Кайберләре инде бездән китеп фатирларга урнашты, алар урынына яңалары килде.
Татар йортында яшәүче украин хатын-кызларының күбесенә эш табып бирдем. Алар бит поляк телен белмиләр, шуңа үзләре эш таба алмый. Балалары мәктәптә белем ала башлады. Поляк телен дә әзме-күпме инде аңлыйлар. Мәктәп мөдире ярымтатар апае, морзалар нәселеннән. Шуңа балалар белән проблемнар азрак. Ә менә хатын-кызларның поляк теле белмәве бераз проблемнар чыгара. Ярый әле мин бераз урысча сөйләшәм", ди Шахуневич.
Аның сүзләренчә, утка-суга ул барысын да үзе түли. Аларга фатирлар тапкач татар йортыннан китәчәкләрен әйтә.
"Берсе генә кире Украинага кайтып китте. Башкалар барысы да Польшада калырга җыена. Фатир табып биргәч моннан китәчәкләр. Алар хәзер ярдәмгә мохтаҗ. Сугышны беркемгә дә күрергә язмасын", ди Ежи Шахуневич.
Быел ул Сабантуйда украиннарның да актив катнашуын әйтте. Барлыгы ике Сабантуй булган. Берсе Гданьски шәһәрендә, икенчесе Шимбарк авылында.
"Киевтан да хор җырчыларын чакырдык. Уеннар булды. 150 ат ялладым. Атларда йөрүне оештырам. Акча күп китә инде. Эшмәкәрләр булыша. Дөнья татар конгрессыннан матди ярдәм булганы юк. Элемтәдә торабыз, әмма ярдәм юк", ди Шахуневич.
Польшада хәзерге вакытта биш меңләп Липка (Польша-Литва) татарлары яши. Белостокта алар тупланыбрак утырган, Гданьскида исә диаспора аеруча актив һәм анда барлыгы бер меңләп татар исәпләнә.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпләре күп кенә украиннар сугыштан качып үз өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
Украина баш прокуратурасы офисы белдерүенчә, сугыш башланганнан бирле барлыгы 346 бала һәлак булгган, 645 бала яраланган.
Белешмә: Липка татарлары
Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.
2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!