"Азат Идел-Урал" хәрәкәте конгресс делегатларын Путин сугышын яклаган резолюцияне хупламаска чакырды

"Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утырган өчен оят булачак", диелгән мөрәҗәгатьтә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае делегатларын Украинадагы сугышны якалаган резолюцияне кабул итмәскә чакырып мөрәҗәгать чыгарды. Элегрәк Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.

"Татар халкы исемен урыс сугышы һәм Мәскәү империализмы мәнфәгатьләрендә куллануга юл куймагыз. Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утыруыгыз өчен оят булачак, балаларыгыз һәм оныкларыгызга ни өчен Путинның һәм Русиянең хәрби җинаятьләрен хуплавыгыз турында кыенсынып кына сөйләргә туры киләчәк", диелгән хәрәкәт мөрәҗәгатендә.

Аны язучылар шулай ук, һәр кыю татарның сугышка каршы ачыктан-ачык каршы чыгуы теркәләчәк, ә сугышны яклаучыларның исемнәре ачыкланачак һәм алар тиешле чаралар күрелер өчен халыкара оешмаларга, шул исәптән делегатлар килгән илләрнең тышкы эшләр министрлыкларына да таршырылачак, дип кисәтә.

Хатны чит илләрдә яшәче татар милли хәрәкәте активистлары, аерым алганда АКШтан Вил Мирзаянов, Илшат Хаби, Камил Сукаев, Британиядән Рафис Кашапов, Төркиядән Фәрит Зәкиев һәм Роза Корбан, Польшадан Нәфис Кашапов, Швециядән Динар Миңкәев һәм Динар Сәгъдиев, Черногориядән Нәфисә Гобәйдуллина, Украинадан Зөлфирә Бойко имзалаган. Әлеге исемлек тулыланып тора диелә.

БУ ТЕМАГА: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Татар конгрессын Украинадагы сугышка каршы чыгарга чакыра

Дөнья татар конгрессының оешуына быел утыз ел тула. 30 июль–3 август Казанда конгрессның VIII корылтае узачак. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында узачак. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели.

Күпчелек делегатлар моның белән килешми һәм Конгрессның чираттагы корылтае татар мәсьәләрен генә тикшерергә һәм карарларын да шул өлкәдә генә кабул итәргә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, Русия агрессиясен ачыктан-ачык хуплау Конгрессның бигрәк тә чит илләрдәге татар оешмалары белән элемтәләрен өзәчәк, зур таркаулыкка китерәчәк. Моңардан тыш андый милитаристик белдерүләр Татар конгрессының халыкара мәйдандагы йөзенә тап төшерәчәк һәм аның Русия силовиклары контролендә булуын күрсәтәчәк.

Васил Шәйхразиевның Милли шура рәислегеннән китүне таләп итеп "Азатлык" яшьләр берлеге пикет та уздырды.

Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!