Республикада 2022 елның беренче яртыеллыгында 27 047 җинаять теркәлгән.
Русия баш прокуратурасы мәгълүматынча, теркәлгән җинаятьләр рейтингында Татарстан җиденче урында тора. Республикада 2022 елның беренче яртыеллыгында 27 047 җинаять теркәлгән
Гыйнвар-июнь айларында иң күп җинаятьләрне Мәскәүдә (71 832), Краснодар краенда (39 597) һәм Мәскәү өлкәсендә (38 424) кылганнар.
Иң түбән күрсәткечләр - Ненец (367) һәм Чукотка (478) автоном бүлгеләрендә .
Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр рейтингында да Татарстан җиденче урында. 2022 елның беренче алты аенда шундый 2823 җинаять теркәлгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!