Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган

Иллюстратив фото

Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" ди, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмаган. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

Башкортстанның Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән, дип яза Mkset басмасы. Аларның мөрәҗәгатен медицина хезмәткәрләренең "Действие" һөнәри берләшмәсе чыгарган диелә.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын йөртүчеләр 2016 елдан "Драйв Логистикс" оешмасына аутсорсингка күчерелүләрен һәм шул вакыттан бирле хезмәт хакларының үзгәрешсез калуынна зарланган.

Сәгатенә 106 сум түләүне машина йөртүчеләр "мыскыллау" дип атый, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмаган. Моннан тыш, зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми, тиешеннән артык эшләгән өчен дә оешма ике тапкыр арттырып түләми.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, ял алганда түләүләр сигез мең сум гына тәшкил итә, шулай ук машина йөртүчеләргә махсус киемнәр бирелми, алар фельдшерлардан калган киемнәрне киергә мәҗбүр.

Хат авторлары үзләренә исәп-хисап кәгазьләре бирелмәвенә зарланган, алар Пенсия фондына тиешле акчалар күчерелеп бармый дип шикләнә.

Быел ел башыннан аванс та түләми башлаганнар, моны "програмдагы төзексезлекләр" белән аңлаталар диелә. Хезмәткәрләр "Драйв логистик"ка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмауларын, бөтен аралашуның өлкән фельдшер аша алып барылкын әйтә, үз чиратында өлкән фельдшерның "Драйв Логистикс" белән рәсми хезмәт мөнәсәбәтләре юк диелә.

"Эш алмашында ял итәргә тиеш булсак та, түбән хезмәт хаклары аркасында, "Драйв Логистикс" безне ял итмичә, башка җирләрдә эшләргә этәрә, бу ашыгыч ярдәм машиналарының юл һәлакәтенә эләгү куркынычын тудыра", дип белдергән машина йөртүчеләр.

Мондый хәл бер ел тирәсе элек Башкортстанда булган иде инде. Иглин район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче һәм фельдшеры юл һәлакәтендә үлде, ә аларның туганнары моны бер ялсыз эшләү нәтиҗәсе дип саный.

Мөрәҗәгатьне язучылар сафтагы дүрт машинаның өчесе бик иске булудан һәм гел ватылып торудан да зарлана. Акчаны янга калдыру өчен машиналарны сервисларда түгел, үзебездән төзәттерәләр дигән алар.

Һөнәри берләшмә дә, машина йөртүчеләр дә хакимияттән җавап көтә, алар бу хәлләрне тикшерүне, аларның ни дәрәҗәдә канунлы булуына бәя бирүне таләп итә диелә.

Башкортстанда медицина хезмәткәрләре хезмәт хакларының аз булуына беренче тапкыр гына зарланмый.

Быел февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.

"Итальянча эш ташлау" хезмәт кануннары нормаларын мөмкин кадәр бозмауны, шул нормаларда күрсәтелгәннән күбрәк эшләмәүне аңлата. Бу чара белән Башкортстан табиблары пандемия башланганнан соң кертелгән өстәмә түләүләрне кире кайтаруны һәм тиешеннән артыгын эшләгән өчен дә түләүне таләп итте.

Узган елның җәендә Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булды. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!