Юстиция министрлыгы Русия гаскәре турындагы "фейклар"ны "дискредитацияләү"дән ничек аерырга икәнен аңлаткан

Министрлык тикшерүчеләр, хөкемдарлар һәм белгечләр өчен ике кулланма әзерләгән. Документларда аңлатылганча, "факт турында белдерү" – "белә торып ялган мәгълүмат тарату" (фейклар) маддәсенә карый, ә гаскәрне тискәре фикер "дискредитацияли".

Русия юстиция министрлыгы тикшерүчеләр, хөкемдарлар һәм белгечләр өчен ике кулланма әзерләгән, анда "фейклар" һәм гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы яңа маддәләр булганда мәхкәмә экспертизасын ничек уздыру кирәклеге аңлатылган.

Бу хакта "Сетевые свободы" хокук яклау проектының өлкән партнеры, адвокат Станислав Селезневка сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Министрлык документларда аңлатканча, "факт турында белдерү" – "белә торып ялган мәгълүмат тарату" (фейклар) маддәсенә карый, ә гаскәрне тискәре фикер "дискредитацияли".

"Фейклар" турындагы кулланмада әйтелгәнчә, хәбәрне экспертизада караганда "аның контексты" исәпкә алынырга тиеш. Шул ук вакытта белгечләр үзләре фактларны дөрес яки ялган дип белдерә алмый, алар "материалдагы мәгълүматны тапшыру ысулын" тасвирларга тиеш.

Юстиция министрлыгы Русиядә COVID-19 турында ялган мәгүлүмат тараткан өчен җаваплылыкка тарту тәҗрибәсе булуын искәрткән.

Гаскәрне "дискредитацияләү"не белгечләр өч төргә бүлгән: "Русия кораллы көчләрен куллануны дсикредитацияләү", "Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен хакимият оешмаларының үз вәкаләтләрен үтәвен дискредитацияләү" һәм "Русия кораллы көчләрен куллануларына комачаулау теләге уяту (шул исәптән моңа чакыру)".

Фейклар һәм гаскәрне дискредитацияләү турындагы кануннар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кабул ителгән иде. Ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Гаскәрне "дискредитацияләгән" гамәлләрне беренче тапкыр кылганда бу административ канун бозу дип санала, икенче тапкыр кабатлаганда җинаять җаваплылыгына тартып, биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

"Сетевые свободы" проекты исәпләп чыгарганча, Русиядә гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуга бәйле 70 җинаять эше ачылган.

Аерым алганда бу эшләр Русия һөҗүмнәре аркасында Украинада сивил кешеләр һәлак булды дип белдерүчеләргә каршы ачылган.

Русиядә "фейклар" маддәсе нигезендә кимендә өч хөкем карары чыккан. Беренчесе – Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Гориновка чыгарылды, аны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Депутатлар шурасы утырышында ул "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен кулланган иде. Русия хакимияте Украинадагы гамәлләрен сугыш дип атауны тыя һәм аны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!