Русиягә карата кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә килеп туган икътисади кризис Татарстан кебек алга киткән төбәкләрне тигезләде. Бу хакта Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич "Живой гвоздь" каналына биргән әңгәмәсендә сөйләде. Ул Татарстан белән Башкортстанны да чагыштырды.
"Барлык төбәкләр арасында иң кызганычы – Татарстан. Бу кризис тырышып, алга омтылучы, инвесторлар җәлеп итеп, технологияләрне модернизацияләү юнәлешендә эш башкаручыларны тигезләде. 24 февральгә кадәр Татарстан стратегиясендә үзенең глобаль икътисадында катнашуы язылган иде. Республика – үзенең нефть ширкәте булган Русиядәге соңгы төбәк. Бу бюджет кереме дигән сүз. Нефть химиясе тармагында сораулар бар. Санкцияләрнең күләмен күргәнсездер, "Камаз" заводына кувалда белән суктылар. "Алабуга" икътисад зонасында чит ил машина төзелеше ширкәтләре тулысынча китте", диде ул.
Зубаревич Татарстан белән Башкортстанны чагыштырып, икенче республика беренчесен тиз генә куып тота алмаячак дип саный.
"Башкортстан Татарстан үсешенә беркайчан да якынлаша алмады. Бу дистәләрчә еллар начар идарә итүгә бәйле. Икенчедән, "Роснефть" ширкәте Башкортстанга дивидентлар түләргә тиеш, ләкин моны эшләргә ашыкмый. Салават һәм Стәрлетамакта нефть-газ эшкәртү өлкәсендә вазгыятьне төгәл белмим, әмма полимер һәм башка тауарларны экспортка ни рәвешле саталардыр... СИБУРның чит илгә тауарларын чыгаруда проблемы бар икәнен беләм. Башкортстанда нефть чыгаруга килгәндә, елына 12 млн тонна таба алсалар яхшы. Самар, Башкортстан, Пермь крае, Комида нефть чыгару туктала ала, ябачаклар, чөнки анда иске скважиналарда җитештерү түбән, аларны ябачаклар. Шуңа күрә Башкорстан Татарстанны куып тота алмаячак", дигән фикердә ул.
Быел KazanSummit халыкара форумы кысаларында икътисад белгече Наталья Зубаревич махсус лекция белән чыгыш ясап, Татарстан икътисадының проблемнары хакында сөйләгән иде. Ул республикада иске нефть скважиналары ябылачагын, нефть химиясе эшләнмәләрен азрак сата башлавын, "Алабуга" махсус икътисад зонасының мөшкел хәлдә булуын әйтте. Моннан тыш, Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булуына шикләнеп каравын, Мәскәүнең Татарстанга карата саранлануын сөйләгән иде.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Дәүләт шурасы депутатлары бюджет кытлыгын моңарчы күрелмәгән 37,1 млрд сум дәрәҗәсендә кабул итте. Ярты ел эчендә Татарстан бюджетына салым бурычы 23 процентка артты. Күптән түгел Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чикләүләр аркасында республика икътисадының 30 процентына куркыныч яный дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!