Кырымдагы кафеда украин җырын уйнаткан диджейны кулга алганнар

Иллюстратив фото

Ул Украин рэпчысы YARMAK-ның “Кыргый басу” җырын уйнаткан булган булган. Ирне кафедагы проекторда “Азов” полкының “наци символикасын” күрсәтүдә гаеплиләр, ул җырга заказ килүен, ә клипның эчтәлеген белмәвен әйткән. Әмма мәхкәмә аны ун тәүлеккә сак астына җибәргән.

Аннексияләнгән Кырымның Щелкино шәһәрендәге кафеда Украин рэпчысы YARMAK-ның "Кыргый басу" җырын уйнаткан диджейны аннексияләнгән Кырымдагы Русия мәхкәмәсе 10 тәүлеккә кулга алган. Бу хакта Кырымның Русия контролендәге Ленин районы мәхкәмәсе хәбәр итә.

Ирне кафедагы проекторда "Азов" полкының "наци символикасын" күрсәтүдә гаеплиләр, украинаның әлеге полкы Русиядә "террорчы" дип табылып тыелган иде.

"Мәхкәмә утырышында канун бозучы гаебен өлешчә таныды, бу кафеда диджей булып эшләвен аңлатты. Украин җырын кафега килүчеләрнең берсе сораган, әмма ул бу җырның эчтәлеген белмәвен, видеоклибын күрмәвен әйтә" диелә мәхкәмә хәбәрендә.

Диджейны 10 тәүлеккә сак астына алганнар, "административ канун бозуда катнашкан җиһазын" тартып алганнар. Мәхкәмә карары шикаять ителергә мөмкин.

Мәгълүмат чаралары диджейның һәм "Кыргый басу" җырын сораган ирнең видеосын чыгарды. Кулга алынган диджейның исеме – Юрий Радионов, җырны сораучы – Дмитрий Гент диелә. Гент украин җырын уйнатуны соравын, моның өчен диджейга акча түләвен әйткән.

Русия пропагандасы Украинада неонацизмны дәүләт дәрәҗәсендә хуплауларына дәлил итеп даими рәвештә "Азов"ны кулланырга тырыша.

Быел 24 февральдә Украинага һөҗүм иткәндә дә Мәскәү Украинаны "денацификацияләү"не үзенең максаты дип белдергән иде. Полк исә нацизм белән бәйле булмавын әйтә.

"Азов" – 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украинаның башка өлешләренә дә хәрбиләрен җибәрә башлагач илне саклау өчен ихтыярилар батальоны буларак оешты. Хәзер "Азов" Украина кораллы көчләренең бер өлеше булып тора. Быел яз аның сугышчылары Мариупольне саклауда катнашты, берничә йөз сугышчы әсир итеп алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!