Метшин Казан бистәләрен төзекләндерүгә акча җитмәүгә зарланды

Илсур Метшин

Су мәсьәләсен хәл итәр өчен генә дә 3,1 млрд сум кирәк.

Казан түрәләре бистәләрне төзекләрендерү өчен шәһәр һәм республика казнасында акча җитмәүгә зарланды. Бүген, 15 августта, башкала мэры Илсур Метшин шәһәр хакимияте киңәшмәсендә федераль ярдәмгә мохтаҗ булуын белдерде. Метшин районнардан Казан карамагына күчкән бистәләрдә зур проблемнар булуы турында әйтте. 2010 елда "Бистә" республика програмы туктатылуын искәртеп, шәһәрнең мәсьәләләрне үз көче белән генә хәл итә алмавын сөйләде.

— Бүген акча җитми. Алар күпкә күбрәк чыгымнар таләп итә. Без бистәләрдә эшләүне дәвам итәрбез. Әмма проблемнарны хәл итәр өчен, шул исәптән коммуналь мәсьәләләрне чишү, социаль корылмалар төзү, җәмәгать транспорты йөрүне оештыру өчен федераль програм һәм күп кертемнәр кирәк, — диде ул.

Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бүген 24 бистәдә йортлар "Водоканал" челтәренә кушылмаган. Үзәкләштерелгән челтәргә тоташкан җирлекләрдә дә "су җитмәү" проблемы дәвам итә.

— Моның сәбәбе – челтәрләрнең торышы начар булуы, бер тәртиптә төзелмәве, проектның булмавы, киләчәккә исәпләнгән куәттә эшли алмавы. Бу проблемны хәл итәр өчен 3,1 млрд сум акча кирәк. Ул "Водоканал" оешмасының еллык төзекләндерү фондыннан 12 тапкырга күбрәк, — диде ул.

Гыйниятуллин белдерүенчә, Татарстан бюджетыннан җитәрлек ярдәм күрсәтелми. Соңгы 10 елда Татарстан һәм "Водоканал" бюджетыннан челтәрләрне төзекләндерү өчен 544 млн сум бүленгән. "Бу акчалар гына җитми" диде ул. Бүген Казан шәһәре карамагында 97 бистә бар. Анда 215 мең кеше яши.

Гыйниятуллин сүзләренчә, әлеге җирлекләрдә башка проблемнар да шактый. Хәзерге вакытта үзәкләштерелгән канализация 29 бистәгә генә кертелгән. Быел барлыгы 100 урамга яктырткыч ут баганалары куелачак. Мондый тизлек белән эшләгән вакытта, Казан бистәләренең барлык урамнары 4-5 елдан соң гына яктыртылачак, диде ул.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы Татарстан һәм Казан бюджетына да йогынты ясады. Республика казнасы чыгымнары керемнәрдән моңа кадәр күрелмәгән 37 млрд сумга артып китте. Казан бюджеты кытлыгы 55 процентка артты. Шундый шартларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага каршы сугышка күбрәк кеше җәлеп итү үчен, Татарстаннан ялланып сугышка китүчеләргә республика бюджетыннан түләнүче акча күләмен тагын 100 мең сумга арттыру турында фәрман имзалады.

Узган ел Метшин башкалада җылылык челтәре 60 процентка таушалган дип белдергән иде. Шәһәр казнасында моның өчен акча булмавы әйтелде. Аларны яңарту өчен ул Мәскәүдән ярдәм сорады. Ахыр чиктә федераль үзәктән ярдәм күрсәтелмәде. Шуның нәтиҗәсендә, Казанда суга бәяне 13 процентка арттырып, чыгымнарны халык җилкәсенә төшерделәр. Яңа тарифлар таушалган торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны күзаллый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!