Русиянең Украинага каршы алып барган сугышыннан Татарстанга бүгенге көнгә кимендә 115 кешенең җәсәде кайтарылды. Төгәл саннар беркайда да юк, бу – Азатлык төрле рәсми чыганаклардан туплаган сан. Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" белән "Тимер" милли батальоннарга кешеләрне җыю эшен дәвам итә. Бу эш киң җәялә, сугышка барырга кыстаган реклам төрле җирдә: медиа, урам элмә такталары, банерларда да чыга. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ихтыяриларга өстәмә акча түлим дип вәгъдә итә, төрле дәүләт програмнарыннан кулланырга мөмкинлек булачак дип әйтелә. Үгетләү төрлечә бара. Кемдер бу кармакка эләгә, кемдер сагаеп кабул итә.
Ярты ел эчендә саф татар Актаныш районына Украинадан ике мәет кайтарылып җирләнде. Беренчесе — Мари Суыксу авылыннан булды. Килешү нигезендә хезмәт итүче хәрби, 33 яшьлек Сергей Мосолов 5 майда туган авылы зиратында җирләнде. Икенчесе — тумышы белән Әҗәкүл авылыннан, озак еллар районның эчке эшләр бүлегендә юл патруль хезмәте инспекторы булып эшләгән, аннан пенсиягә киткәч эшмәкәрлек, ерак юлларда йөк машинасы йөртүче булып эшләгән 54 яшьлек Артур Камалов. Дүрт бала атасы Артур Камалов сугышка ихтыяри булып киткән, 4 август туган авылында җирләнде.
2022 елның июнь азагында Актаныштан Украинадагы сугышка дип барлыгы өч кеше чыгып киткән. Шуларның берсе "200 йөге" белән кайтарылып җирләнде, берсе яраланган, берсе ике айлык хезмәтенең тәмамлануын көтә, килешүе 1 сентябрь тәмамлана. Ихтыярилар 2 ай хезмәт итә. Шуның өчен Русия, Татарстан хакимияте аларга 410 мең сум вәгъдә итә.
Азатлык 50 яшен узган, кемнеңдер инвалидлыгы да булган кешеләрнең ни өчен сугышка баруларын, бу адымга аларны кем яки нәрсә этәргәнен, сугышны күргәннән соң ниләр уйлаганнарын аңларга тырышты. Акчага алданалармы, әллә телевизорга ышаналармы? Хакимият вәгъдә иткән акча аларга, туганнарына түләнәме?
Артур Камалов (54 яшь), Равил Камалиев (52 яшь), Флүр Миннәхмәтов (52 яшь) өчесе дә Актаныштан 30 июньдә чыгып киткән. Казанда алар 20 кеше җыелган, шул составта Ростов шәһәренә озатылганнар. Новочеркасски шәһәрендә йөртергә тиешле машиналарны кабул иткәннәр, берничә тапкыр атып караганнар, аннары инде Украинага кергәннәр. Әзерлек вакыты бик кыска булган дип сөйли аларның туганнары да, үзләре дә. Татарстанның 20 кешесе бер батальонга кергән, әмма аннары алар аерым роталарга бүленгән.
Исән калган хезмәттәшләре сөйләвенчә, Артур Камаловның һәлак булу тарихы мондыйрак булган. 19 июльдә Русиянең сугышчылары урнашкан казармага снаряд килеп төшә, бина тәмам җимерелә. Шушы мизгелдә Артур бинага кереп киткән була һәм шартлатылган бина җимерекләре астында кала. Аны ике көннән генә табып чыгаралар һәм "200 йөге" белән Актанышка кайтаралар. Бу вакытта Артур белән бергә аның якташы Флүр Миннәхмәтов була. Аның сүзләренә караганда, ул тышта калган, шартлау аркасында контузияләнә, уң аягына кыйпылчык эләгә. Артурның бинага тиз генә кереп чыгам дип кереп китүен генә хәтерлим, аңымны югалттым" дип сөйләде ул Азатлыкка.
— Мине яраланган килеш Новая Хохловка (бу авылның төгәл кайда урнашканын әйтә алмады - ред.) авылына алып киттеләр. Анда санчасть, аннары кайтарып җибәрделәр. 7 көн Актанышка кайттым, Артурны җирләүгә өлгердем. Аннары Актаныш хәрби комиссарына яраланганымны әйттем дә ул мине Ульяновски хәрби һоспиталенә җибәрде, дип сөйли ул.
Флүр әлеге вакытта Сембернең 428нче һоспиталендә дәвалана, яралану аркасында түләнергә тиеш акчаны әлегә алмаган. Моны ул гади аңлата – аны алыр өчен яраланганны дәлилләп хәрби табиблар комиссиясен үтәргә кирәк. "Акчаның бер өлешен алдым, вәгъдә ителгән 205 мең сум банк картасына күчте", ди ул. Әмма өстәмә акчалар да булуына өметләнә, тик төгәл суммасын белми булып чыкты.
Флүр сугышка акча өчен китмәдем ди, үзен "идейный" дип аңлата. "Мин бармасам, кем бара сугышка? Бәй, кырып бетергәнне көтеп ятаргамы?" дип сорауга сорау белән җавап кайтара ул ни өчен сугышка киткәнен аңлатып. Аның сүзләренә караганда, авылдашлары, дуслары, туганнары аның белән фикердәш түгел, сугышка бармаска киңәш иткәннәр. Хатынына исә китәргә тиешле көн алдыннан гына әйткән, ул да каршы булган. "Хатын аптырап калды, каршы булса да, барыбер китә идем", ди ул. Флүр сугышка китү тарихын җиңел аңлата, "Кыш буе телевизор карадым, Донбасстагы балаларны үтергәннәрен күреп ачуым чыкты. Үч алам дип үземә сүз бирдем. Кыш буе шунда барасым килде", дип сөйли. "Фашистлар" турында мәгълүматны телевизор карап белүен әйтә.
БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан хәрбиенең әнисе: "Улымны күрмәмме дип гел яңалыклар карадым"
Миннәхмәтовның төгәл эш урыны юк, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, училищеда белем алган, аннары армиягә киткән. Таулы Карабахта хезмәт итеп кайткач, төрле җирдә эшләгән. Йөк ташыган, Себергә "вахта"га барып акча эшләгән. Ике балалы хатынга өйләнгән. Инвалидлыгы бар дип әйтә үзе турында.
Миннәхмәтов сүзләренә ышансаң, сугышта барысы да әйбәт, ашау мулдан, корал да кием дә шәп, рух күтәренке. Шуңа ул Русиянең җиңәчәгенә ышана. Хәрби әзерлек уздырылмаганга аның исе китми, барысы да ата белә, малай-шалай түгелбез, ди ул. Сугышта аның кушаматы "Малыш" булган, буйга иң бәләкәе булганга шулай дип йөрттеләр, дип аңлата ул. Үзен уртача яшьтә дип әйтә, сугышта 65 яшьне узучылар да шактый, әфганчылар күп, ди ул.
— Ростовка килдек, аннары Новочеркасски шәһәрендә автоматлар бирделәр, машиналарны кабул иттек. Бер көндә иде. Аннары Мариупольне, Запорожьены үттек, Азак диңгезе аша Херсон ягында урнаштык. Николаев өлкәсе чигендә сугыштык. Мин машина йөрттем, "передовой"га солдатларны, кораллар ташыдым. Кая килгәнебезне барыбыз да беләбез. Мин курыкмадым, шулай да кулдан автомат төшермәдек. Кемдер курыккандыр, алар арасында тизрәк кайтырга дип уйлаучылар да бар. Алар өчен җавап бирә алмый. Аллаһ боерса, терелсәм, хатыным рөхсәт итсә, тагын барам, — ди ул.
Украина ягында сугышчыларны ул фашист дип атый. "Сез аларны күрдегезме? Алар нинди?" дигәнгә "Әйе" ди, әмма аларның сивил кешеләрдән ничек аерылганын аңлата алмый. "Барысы да бер төсле", ди. Аның сүзләренчә, гади халык белән ул аралашмаган, без алардан, алар бездән читләшә, ди ул.
— Алар безнең белән, без алар белән аралашмыйбыз. Аларның ризыкларын да ашамыйбыз. Шүрләтә. Аларның безнең турында нәрсә уйлаганын белмим. Куаналармы, басып алган диләрме – белмим. Атышырга туры килде, күп тапкырлар. Сугыш бит ул. Әмма кешеләрне үтермәдем. Кораллар әйбәт. Мин армиядә булганда андыйлар юк иде. Рух күтәренке булуы кирәк, кәеф шәп булганда җиңәбез,— дип сөйли ул.
Әлеге вакытта Украинаның Херсон төбәге оккупациядә. Актаныштан киткән өч сугышчының берсе әле дә шунда калган дип фаразлана. Август башында ВКонтактеның "Подслушано в Актаныше" төркемендә сүгенү сүзләре катыш сөйләгән кеше "Привет из Актаныша", "За Ко-ко" дип язылган снарядларны Украинага бәрәчәкләре турында әйтә. "Ко-ко" – мәрхүм Артур Камаловның кушаматы булган. Ул видеода Равил Камалиев булырга мөмкин. Видео астында комментарларда аның сыйныфташлары аны таныган, аның Равил Камалиев икәнен энесе дә раслады. Камалиевның ихтыяри булып Украина сугышында катнашу килешүе 1 сентябрь тәмамлана.
Равил Камалиевка – 52 яшь. Хатыннан аерылган, төгәл эш урыны юк, "шабашка"да йөргән, таксист булып эшләгән, кредитка машина алган, әмма эчеп рульгә утырган килеш тотылган. Машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. Ә кредитның бурычы юкка чыкмаган, түләргә кирәк. Машинасы булмагач, таксист булып эшләп булмый, ә башка эш юк. Шуңа акча юнәтер өчен чыгып китте бугай абый, дип сөйли аның энесе. Банкка кредит акчасын күчерү эше белән ул шөгыльләнә.
Аның әйтүенчә, Равилнең кредит бурычы арта."Ай саен 15 мең сум түләргә кирәк. Абый банк картасын фотога төшереп салды да, мин кушымтаны йөкләдем, аның сугышта катнашкан өчен килгән акчаларыннан түләп барам", дип аңлата ул. Таксист булып акча юнәтү бик авыр, ди ул. Абыйсы килешү төзеп армиягә эләгүен теләгән, әмма аңа карт, яшең зур дип кире какканнар дип сөйли. Ни өчен белә торып сугышка чыгып китүен гади иттереп тасвирлый. "Бурычларга батты, аларны кайтарырга кирәк. Кредитка машина сатып алды, аны түләмәсә, тартып алалар, анысы да булмаса, ач кала бит ул. Шуңа күп түләгәнгә чыгып китте. Кая барсын?! Бүтән мөмкинлеге юк", ди ул абыйсы турында.
Ул абыйсының кайда икәнен төгәл әйтә алмый, сугыш барган җирдә, ди. Актаныштан китүгә ике атнадан соң абыйсы аңа ватсаптан шалтыратып: "Энем, без утка керәбез, чыксам, хәбәр итәрмен" дигән. Алар ватсап аша аралаша, абыйсы үзе элемтәгә чыкса, бу мөмкин. Кайчак озак кына шалтыратмый тора, кайчак атнага бер булса да кыска гына хәбәр бирә, ди. Ашауга зарланмый, әмма тыныч түгел, гел атыш дигән ул. Кыска гына тасвирлап андагы хәлләрне, "Бәрәләр генә безне" дигән ул энесенә. Сугышта абыйсы төгәл нәрсә өчен өчен җавап бирә – ул әйтә алмый.
Аның мәгълүматына күрә, абыйсы Равил Камалиев башта 15 июльдә 40 мең сум алган, аннары августның беренче атнасында 152 мең сум күчерелгән.
Үзе армиядә хезмәт иткәннән соң килешү нигезендә Чечняда хезмәт иткән. Актаныш хәрби комиссары аңа да Украинага барырга тәкъдим иткән, әмма ул кыстауга алданмадым, сугышка барасы килми, ди.
Мәрхүм Артур Камаловның улы исә әтисен ул да, барлык туганнары да бармаска кыстаганнарын сөйләде, әмма "ул берсен дә тыңламады, аны кире уйларга күндерә алмадык", дип сөйләде Азатлыкка. "Нинди уйлар белән киткәнен, нинди сәбәпләр этәргәнен дә әйтә алмыйм. Әмма ике яктан да корбаннар тукталырга тиеш", ди ул.
Сугыш вакытында редакция хәрби чараларда катнашканнарның әйткәннәрен бәйсез чыганаклардан раслый алмый.
БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм Башкортстан- Азатлык сугыш башланганнан бирле Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен махсус проектта туплап бара. Саннар даими артып бара. Кайбер районнарга Әфган сугышына караганда күбрәк табут кайта.
- Русия җитәкчелеге Украинада һәлак булучыларның рәсми санын әйтми. BBC белән Медиазона ачык мәгълүматларга таянып, сугышның беренче 6 аенда Русиянең 5700 сугышчысының һәлак булуын ачыклады.
- Америка күзләвенә сылтама белән The New York Times Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана, дип язган иде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!