24 августта Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ярты ел булды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый, сугышның максаты да әледән әле үзгәреп тора. Баштарак, "денацификацияләү", "демилитаризацияләү", Украинаның НАТОга керүенә юл куймау аталды, соңрак моңа Донбасс халкы "геноциды", урыс телле халыкны яклау кебек "сәбәпләр", дөресрәге акланулар өстәлде.
Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты. Сугышка каршы булучылар эзәрлекләнә, бәйсез һәм чит ил медиасы томаланды, күп активистлар, журналистлар чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Русия хакимияте башта Украинадагы сугышта бары тик профессиональ гаскәр, килешү нигезендә хезмәт иткән солдатлар гына сугыша дип белдереп килде. Әмма соңрак мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочник"лар) да барлыгын рәсми таныды. Май-июнь айларында беречеләрдән булып башта Башкортстанда, аннары Татарстанда һәм башка төбәкләрдә ихтыярилар батальоннары төзелә башлады. "Ихтыяри" дип аталсалар да, аларга сугышкан өчен зур акча, пособие һәм төрле ташламалар вәгъдә ителә. Хәзерге вакытта Русия-Украина сугышы нинди ноктага килеп җитте? Русиянең хәрби көче нинди дәрәҗәдә? Милли батальоннарның файдасы бармы, алар нинди максаттан җыела? Әлеге сорауларга белгечләр җавап бирә.
Милли батальоннар гына җитми, Мәскәү дә кушыла
Баштагы вакытларда журналистлар һәм активистлар сугышта күбрәк милли республикалар кешеләре үлүенә игътибар итте. Бер яктан моны этник күпчелекне тәшкил иткән урыслар арасында зур борчулар тудырмасын өчен эшләнә дисәләр, икенче яктан милли республикаларда, бигрәк тә көньякта эшсезлек белән аңлатылды. "Андагы кешеләр хәерчелек дәрәҗәсенә җиткерелгән. Алар 200 меңгә җир читенә барып үтерергә дә риза. Ә урыслар башлыча төньяктарак, зуррак шәһәрләрдә яши, алар цивилизациягә якын. Алар якынрак электорат. Бу кешеләрне сугышка җибәрә башласаң, социаль канәгатьсезлек туарга мөмкин. Хакимиятләр моннан файдалана", диде Idel.Реалиига Украина хәрби эксперты Олег Жданов.
Соңгы вакытта "ихтыриялар батальоннары" милли республикаларда гына түгел, Мәскәүдә, Петербурда, башка төбәкләрдә оеша башлавы турында хәбәр ителде. Жданов моны Кремль, беренче чиратта, сугышырга кеше җитмәгәнлектән эшли дип саный. "Русиянең ун коры җир гаскәренең унысы да Украинада сугыша. Моңарчы бернинди күнегүләргә дә чакырылмаган Сахалин гаскәре дә шунда. Төньяк флотының диңгез пехотасы Украинада. Даими бүлекләрдән нәрсә җыеп була, шул җыелган. Безгә билгеле булганча, хәзер срочникларга басым бара, аларны контракт төзергә мәҗбүр итәләр һәм Украинага җибәрәләр", диде белгеч. Күптән түгел Foreign Affairs журналы да Русия Украинага гаскәрнең 80 процентын, шул исәптән хәрби һава көчләрен, диңгез частьләрен дә җибәргән дип язды.
Жданов Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә дә батальоннар төзү идеяле һәм пассионар кешеләрне әзәйтү өчен дә булырга мөмкин дип фаразлый.
Батальоннар төзү идеяле һәм пассионар кешеләрне әзәйтү өчен дә булырга мөмкин
"Алар чуалышлар булган очракта, протест электоратын киметмәкче. Шуңа күрә алар бөтен Русия буйлап кеше җыя. Ул ихтыяри батальоннарга сугышу идеясе белән янган кешеләр бара, алар шулай идея өчен протестларга да чыгарга мөмкин. Сугышта катнаштырып, аларны юк итү әйбәтрәк", ди хәрби белгеч.
Батальоннарга яшьләрдән бигрәк олы яшьтәге кешеләр языла, алар арасында 50 яшьтән узучылар да бар. "Бу – сугышны яклаучылар. Совет берлеген хәтерләүчеләр. Яшьләр дөньяны интернет һәм гаджетлар аша башка төрле күрә. Алар "контр-страйк"та (Counter-Strike — компьютер өчен атыш уены) сугыша, ә басу буйлап мылтык тотып йөрмәс, сугышка ризалаштыру икеле. Ләкин аларны катнаштыру бурычы да куела. 50 яшьлекләр – пушка ите, чөнки бу яшьтә 30 килограммлы экипировка киеп ул күп сугыша алмый. Ә аңа профессиональ солдат йөкләмәләре бирелә", ди Жданов.
"Кем җиңәчәк" түгел, "җиңү нинди булачак" соравы мөһим
"Алдагы алты айда сугыш, ихтимал, "кайнап тору" фазасына керәчәк. Ике якның да хәрби һәм икътисади көчләре бетүгә таба бара. Компромисс эзләү турында сөйләшүләр ачыграк яңгыраячак", дип саный Берлиндагы Халыкара стратегик тикшерүләр институтының икътисади санкцияләр, стандартлар һәм стратегия буенча фәнни хезмәткәре Мария Шагина.
Кем җиңәчәк соравы, әлбәттә бик актуаль. Соңгы ике атнада фронт сызыгында бер яктан да әллә ни алга китеш юк. Донбасс көнчыгышында Русия көчләре бөтен Луһански өлкәсен контрольгә алды һәм Донецки өлкәсенең төп шәһәрләренә, шул исәптән Бахмутка һөҗүмнәр ясады.
Херсонда украин көчләре АКШ биргән HIMARS югары төгәллекле ракет ярдәмендә күперләргә, корал сакланучы складларга һәм башка төп объектларга һөҗүм итте. Русия аннексияләнгән Кырымда да берничә шартлау булды, ләкин Украина болар өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.
Әмма, аналитиклар "кем җиңә?" дигән сорау түгел, "җиңү нинди булачак?" дигән сорау куярга кирәк дип саный.
Украина өчен җиңү — бөтен Донбасска, шул исәптән 2014 елдан Русия фетнәчеләр контролендә булган өлешләренә контрольне кайтару, хәтта Кырымны да кире кайтару.
Русия өчен җавап авыррак, чөнки Кремль үзенең сугыштагы максатларын үзгәртеп тора. Башта ул "демилитаризация һәм денацияфикация" иде. Мәскәү сүзләренчә, Украина НАТОга керсә яки альянсның коралын, гаскәрләрен үзендә урнаштырса, бу Русия иминлегенә куркыныч тудыра дип тәкрарлады. Ә денацификациягә килгәндә, Кремль Украинада хакимияттә неонацилар утыра дип саный, 2013-2014 еллардагы Мәйданнан соң Русия тарафлы президент бәреп төшерелгәннән соң бу сүзләрне Мәскәү еш кабатлый.
Русия шулай ук Украинага басып керүне Украина көнчыгышында урыс телле халыкка карата "геноцид" белән дә аклый. "Операциянең максаты ачык һәм төгәл билгеләнгән: Русия һәм безнең ватандашларның иминлеген тәэмин итү, Донбасс халкын геноцидтан яклау", диде Путин узган атнада Мәскәүдә булган иминлек шурасы утырышында.
Шул ук чыгышында Путин низагны Русия һәм Украина арасында түгел, ә Русия һәм Көнбатыш арасында дип атады.
Лондонның Патша көллияте хәрби тикшеренүләр профессоры Лоуренс Фридман үзенең блогында моны хәлсезләндерү сугышы дип атады, ләкин шул ук вакытта импульс Украина ягында булачак диде.
"Русиянең хәрби халәте начарая, ә Көнбатыш Украинага ярдәм итүне әле йомшартмады. Шуңа күрә тенденция Украина файдасына", диде ул. Кремльгә хәл итәргә туры киләчәк, җиңүгә ышанычлы юл барлыгын күрсәтү кыяфәте чыгарып күпме тора алачакларын," диде ул.
Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләр саны арта
Рәсмиләр әлегә кадәр Русия гаскәрендә ничә кеше һәлак булганын әйтми, яшерә. Һәлак булучы сугышчыларның үлемнәре турында алар кайтарылып җирләнгән район җитәкчеләре генә хәбәр итә. Татарстан президенты да, Башкорстан башлыгы да бу хакта язмый, сөйләми. Алар сугышка барырга кыстый гына.
Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе сугыш башланганнан бирле Татарстан белән Башкортстанга Украинадан кайтарылган мәетләрне, рәсми чыганакларга таянып, җентекләп туплап бара. Һәр үлем махсус проектта теркәлә. Бу сан һәрдаим үзгәрә. Әлеге вакытка Татарстаннан анда 116, Башкортстаннан 171 исем бар. Кайбер районнарга Әфган сугышына караганда күбрәк табут кайта.
BBC белән Медиазона ачык мәгълүматларга таянып, Укрианада сугыш башланганнан бирле Русиянең 5700 сугышчысының һәлак булуын ачыклаган.
Күптән түгел Америка күзләвенә сылтама белән The New York Times Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана, дип язган иде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
- Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум