Смоленски өлкәсенең "Голоевка" социаль-сәламәтләндерү үзәгенә урнаштырылган Украина ватандашларына коралланган исерек ир-атлар һөҗүм иткән. Алар арасында Украинадагы сугыштан кайткан контрактчы хәрби дә булган. 5 август булган бу хәл турында бүген "Вёрстка" басмасы яздып чыкты.
5 август кичендә Первомайский бистәсендәге кабымлыкханәдә берничә ир очрашкан: сугыштан ялга кайткан 25 яшьлек Михаил Горелов, аның сыйныфташлары Никита Гордеев һәм Роман Ковалев, шулай ук бистәдә яшәүче 40 яшьлек Григорий Умалатов. Умалатов вакытлыча тоту пунктына урнаштырылган украиннарның хезмәткәрләргә начар мөнәсәбәттә булуын сөйләгән: "хохоллар ризыкка төкерә", "пешекчеләрне кыйный" дип зарланган диелә.
Төнлә бу ирләр үзәккә юл тоткан, Украинадан китерелгән бер хатын-кызның ишеген шакыган, соңрак аңа һәм балаларына корал белән янаган, "Киевтан һәм Черниговтан булган" ир-атларны үзләре янына чыгаруны таләп иткән диелә. Бу хәлдән соң әлеге гаилә пансионаттан кабат Украинага күчеп киткән.
Һөҗүм итүчеләргә каршы хулиганлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, әмма җирле халык аларның әле дә иректә булуын сөйләгән. Ә Гореловны "командиры сугышка чакыра" – якында ул кабат Украинага китәчәк, дигәннәр. Шул ук вакытта Горелов үзе янәсе фронтка барырга бик атлыгып тормый һәм "җинаять эшенә дә бик борчылмаган" дип яза басма.
"Вёрстка" журналистларының социаь челтәрдән язган сорауларына Горелов бу вакыйга турында чыккан язмалар "чеп-чи ялган" дигән, кайда һәм ничек сугышуы турында исә әйтүдән баш тарткан. "Сугыш – сугыш инде ул. Мин кешеләрне үтерүем белән горуланмыйм", дигән Горелов.
Шул ук вакытта, "Вёрстка" язуынча, бистәдә яшәүчеләр Гореловны каһарман дип саный, алар аңа медаль бирүләрен телевизордан күргән булган диелә.
- Русиянең Украинага һөҗүм итүенә җиденче ай китте. Путин фәрманы белән башланган сугышта Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре дә катнаша.
- Күптән түгел Азатлык Татарстанның Әгерҗе районы Бубый авылыннан апрельдә ихтыяри булып китеп, ике ай сугышып кайткан 41 яшьлек Фәнис Зарифуллин турында язып чыккан иде.
- Хәрбинең әнисе әйтүенчә, улы сугышта булган өчен түләнгән бөтен акчасын кайткач эчеп бетергән. Балаларын күбрәк мин карыйм, аларга бу акчалардан ун мең сум гына бирде, дип сөйләде ана.
- Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга киңәш иткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!