Русиядәге гаиләләрнең кимендә 40 проценты хәтта ташламалы ипотека ала алмый

Иллюстратив фото

Бу хакта Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина белдергән. Аның әйтүенчә, гаиләләрнең моңа мөмкинлекләре юк. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дип белдергән ул.

Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

"Сүз дә юк, ипотека – торак шартларын яхшырту ысулы һәм ул кайбер гаиләләр өчен уңайлы да. Бигрәк тә бездә түбән процентлы, ташламалы ипотекалар бар. Әмма иң оптимист бәяләмәләр белән карасаң да, кимендә 40 процент гаиләнең ипотеканың бернинди төрен дә алырлык мөмкинлеге юк", дигән ул Көнчыгыш икътисади форумында.

Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дип белдергән ул.

2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы хәбәр ителгән иде. Моны исәпләгәндә Росстат 12 916 сумнан чыгып фикер йөрткән, оешма бу акчаларны Русиядә яшәү өчен җитәрдәй иң аз керем дип санный.

Июнь уртасында The Moscow Times басмасы, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә туган икътисади кризиста керемнәрен югалткан меңләгән русияленең ипотекага алынган фатирларын тартып алырга мөмкиннәр дип язган иде.

Шул ук вакытта фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Русиядә Татарстан – 67, Башкортстан – 55нче урында. Икенчел торак базарыннан ике бүлмәле фатир сатып алу өчен татарстаннарга 10 ел, башкортстаннарга якынча сигез ел ярым буе акча җыярга кирәк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!