Украинаның Дәүләт милке фонды башлыгы итеп кырымтатар Рөстәм Умеров билгеләнде

Рөстәм Умеров

Умеров яңа вазифасында Украинаны торгызу һәм аңа инвестицияләр җәлеп итүне, Украина икътисадын ныгытуны төп максатлары дип атый. Аның әйтүенә, бүген Украинага гаскәре, төзекләндерү эшләре һәм социаль ихтыяҗлары өчен  акча кирәк.

Бүген, 7 сентябрьдә Украинаның Югары Радасы кырымтатар халкы корылтае делегаты, Мустафа Җәмилевның киңәшчесе Рөстәм Умеровны Украина Дәүләт милке фонды башлыгы итеп билгеләде. Бу хакта Униан аентлыгы хәбәр итә. Аның намзәте өчен 282-депутат тавыш биргән.

Умеров яңа вазифасында Украинаны торгызу һәм аңа инвестицияләр җәлеп итүне, Украина икътисадын ныгытуны төп максатлары дип атый. Аның әйтүенә, бүген Украинага гаскәре, төзекләндерү эшләре һәм социаль ихтыяҗлары өчен акча кирәк.

Рөстәм Умеровны әлеге вазифага президентның "Халык хезмәтчесе" фракциясе утырышында намзәт итеп тәкъдим иткәннәр.

Соңгы вакытта Украинада җитәкче вазифаларга берничә кырымтатар билгеләнде. Алар арасында Президентның Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева, Украинаның тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар бар.

23 августта Киевта халыкара "Кырым платформасы" саммиты үтте. Анда Украина Югары Радасы депутаты Рөстәм Умеров та катнашты.

"Украинаның табигый партнерлары булган Европа шурасы һәм НАТО белән безнең инде тыгыз хезмәттәшлек бар. Әмма аны Африка, Латин Америкасы һәм Азия, мөселман илләре белән киңәйтергә кирәк. Безнең ил өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән актив аралашу мөһим. Ул оешмада 57 ил әгъза булып тора. Мин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзаларына Русия җиде ел элек безнең Кырымны оккупацияләде, анда кеше хокукларын даими рәвештә бозуын аңлатам һәм халыкара оешмаларда Украинаның резолюциясен хуплауларыны сорыйм. "Кырым платформасы"ның мондый системалы эше оешма илләренең күбесенә объектив хәлне аңларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам", дигән иде ул Азатлыкка.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!