Петербур депутатлары Русия думасына Путинны дәүләткә хыянәттә гаепләргә тәкъдим итә

Петербур депутатлары фикеренчә, Путинның Украина җирләренә һөҗүм итү турындагы карары Русия һәм аның ватандашлары иминлегенә зыян китерә.

Петербурның Смольнински муниципаль бүлгесе шурасы Русия думасына мөрәҗәгать язган. Депутатлар президент Владимир Путинны вазифасыннан читләштерү өчен дәүләткә хыянәттә гаепләргә тәкъдим иткән. Бу хакта депутат Дмитрий Палюга хәбәр итә.

Петербур депутатлары фикеренчә, Путинның Украина җирләренә һөҗүм итү турындагы карары Русиянең дә, ил ватандашлырының да иминлегенә зыян сала. Палюга әйтүенчә, Русия думасына мөрәҗәгать итү карарын Смольнински депутатларының күпчелеге кабул иткән.

Депутатлар Украинадагы сугышта яшь егетләр һәлак була һәм инвалид кала, сугыш аркасында Русия икътисады зыян күрә ди.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң НАТО актив рәвештә көнчыгышка киңәя, ә Украина тагын да күбрәк корал ала башлады, югыйсә Путин сугыш башлауны аклаганда боларның капма-каршысы булган максатларны атаган иде, дип белдергән алар.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, март аенда Смольнински шурасы Путинга депутатлар мөрәҗәгате җибәргән иде, алар аны канкоешны туктатырга, Украина җирләреннән Русия гаскәрен чыгарырга һәм вазифасыннан китәргә чакырды.
  • Русия хакимиятләре һәм хакимият контролендәге социологлар Русиянең Украинадагы сугышын яклау дәрәҗәсе югары, ул 80 проценттан да артып китә дип белдерә. Ләкин бәйсез социологлар Киев позициясен яклау яки сугышка каршы булу тыелган вакытта да кешеләр барыбер сугышның мәгънәсе турында уйлана һәм канәгатьсезлек белдерә башлый дип саный.
  • Күптән түгел Левада үзәге "Сугыш озакка сузылган саен халык уйлана башлый" дип белдергән иде. Халык Көнбатышның Русиягә керткән санкцияләре нәтиҗәсен дә сизә, инфляция һәм икътисадтагы кризисның үз кесәләренә сугуын да аңлый башлый ди белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!