Башкортстанның Учалы тегү фабрикасында Русия гаскәре өчен кышкы хәрби киемнәр тегәчәкләр

Тиздән кышкы хәрби кием үрнәкләрен Русия саклану министрлыгы комиссиясе тикшерергә тиеш диелә.

Бүген, 9 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Учалы районына килгән һәм Учалы тегү фабрикасында да булган.

Фабрика мөдире Хәбировка Русия гаскәре өчен кышкы кием үрнәкләре күрсәткән, аның сүзләренчә тиздән бу үрнәкләрне Русия саклану министрлыгы комиссиясе тикшерергә тиеш.

Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Учалы тегү фабрикасы 1971 елда төзелгән, монда Русия тимер юллары (РЖД), Евросибэнерге кебек оешмалар өчен җәйге һәм кышкы эш киемнәре тегәләр. Фабрикада 602 кеше эшли.

Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә. Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.

Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәмнәр генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде.

Республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.

Шул ук вакытта Украинаның басып алынган Луһански төбәгендә мәктәпне биш атнада ялт иттергән Башкортстан хакимияте республиканың үзендә балаларны елларча мәктәпсез тилмертә.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!