Татар хатыны ниләр күрми (Судьба татарки) — Галимҗан Ибраһимов

Продолжаем знакомиться с татарской классикой! Сегодня читаем повесть Галимджана Ибрагимова "Татар хатыны ниләр күрми" (дословно: Чего только не видит татарская женщина). В центре произведения – трагический образ татарской женщины, которая не мирится с собственным социальным положением.

Текст сокращен и адаптирован для изучающих язык, к нему прилагается красивое аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Your browser doesn’t support HTML5

Татар хатыны ниләр күрми

1

Гөлбану 17 яшендә иде.

Аның ата-анасы авылныкы, туган җире авыл, тәрбияләнүе авыл кызларыныкы кебек. Үскәнче якын шәһәрләрнең исемнәрен генә ишетте ул. Үзе кебек малайлар, кызлар белән бергә дә, ялгызы да һаман су вә балчык белән генә уйный иде. Шуңа аның киемнәре, куллары, йөзе һәрвакыт буялган була иде. Җиләккә дә яланаяк йөри иде Гөлбану.

Ун яшендә ул йорт эшләрен башкарырга өйрәнде. Җыештыру, бәйләү, чигү җиңел бирелә иде аңа. Соңынан Гөлбану кыр эшләрендә дә осталык күрсәтте. Тырыш, җитез, кыю кыз иде ул.

Әлбәттә, эшләрне тәмамлагач, ял итү дә кирәк. Бәйрәмнәрдә Гөлбануны гел көтеп торалар. Мәҗлеснең яме иде ул. Кышларын аулак өйдә гармунда уйный иде. Аның гармун уйнаганын егетләр дә кызыгып тыңлыйлар иде. Әнисе Фәтхия кызның атасы Нурыйны кызларын мондый кичәләргә җибәрергә үгетли иде. Нурый да каршы килмәде. Тик кызы бераз үскәч, ул кырысланды.

Нурый картның бала тәрбиясендәге бөтен кагыйдәсе "кысып тоту" иде. Атасы Гөлбануны беркая да чыгармый, йөртми... Бикләнгәндәй тота иде.

Имам Фәрит хәзрәтнең абыстаенда дүрт ел укыгач, "остабикә булмас әле", дип, Гөлбануны укудан туктаттылар. Географиядә үзенең торган авылын, һәр ел кунакка барган бер авыл белән өч күрше авылны, барлыгы биш авылны бик яхшы белә иде. Бер-ике шәһәрнең исемен ишеткән иде. Ике бишнең ун булуын тиз белсә дә, ике унөчнең егерме алты булуы, утыз белән унбишнең кырык биш булуын исәпли алмый иде.

Уку тәмамланганнан соң, кызның төп бурычы бирнә әзерләү булды. Аралаша торган бер егете бар иде Гөлбануның. Зыя исемле бу егет тә Гөлбануга бик хөрмәт белән карый иде.

Бер елны Гөлбануга Зыядан яучы җибәрергә уйладылар. Гөлбану моңа бик шат булды. Үзен бәхетле хис итте ул һәм шул көннең тизрәк җитүен теләде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тәрбияләнүе авыл кызларыныкы кебек – воспитание как у деревенских девушек
буялган – окрашенный, покрашенный,
яланаяк – босиком,
Җыештыру
, бәйләү, чигү җиңел бирелә иде аңа. – Уборка, вязание, вышивание давались ей легко.
осталык күрсәтте – показывала мастерство
җитез – шустрая
кызыгып тыңлыйлар – слушают с завистью
кырысланды ужесточился
кысып тоту быть строгим
бикләнгәндәй тота иде – держал, словно взаперти
барлыгы – всего
исәпли алмый – не может посчитать
төп бурычы – бирнә әзерләү главная задача – готовить приданое

2

Гөлбануның атасы Нурый карт, яшь чагында ярлы һәм тәүфыйксыз булды. Урлау-талау кебек эшләрдә генә йөрде ул. Тапкан малын эчеп бетерә барды, әмма олыгайгач баеп һәм тәүфыйкланып китте.

Үз гомерендә җиде тапкыр өйләнгән иде Нурый. Бер карт хатынын аерды. Бер яшьрәге үзе аерылды. Кайсысы үлде. Шулай итеп Гөлбануның анасы Фәтхия карчык кына калды. Фәтхия әби юаш, сабыр, иренә бик итагатьле иде.

Нурыйның балалары, әлбәттә, күп булды, 23 бала дөньяга килде. Ләкин боларның күбесе яшәмәде. Кызлары Гөлбану һәм җиде малай калды.

Хәзер шул бердәнбер кызын кияүгә бирергә теләде Нурый. Зыяның кызын сорарга килергә теләвен ишетте ул. Авылның бердәнбер сәүдәгәренә кода булу фикере аңа бик ошады. Шуңа ул каршы түгел иде. Бераздан авылга "Гөлбануны Зыяга бирәләр икән" дигән сүз таралды.

Ләкин... ләкин язмыш башкача хәл итте. Гөлбану да, анасы да белмичә калдылар. Нурый карт киңәшсез Гөлбануны Зариф улы Закир дигән бер егеткә бирде, һәм мәһер акчасын да алды. Гөлбануның зарлары да, яшьләре дә ярдәм итмәде.

Закирның йорт-җире, тормышы ярлы иде. Ул үзе бик тә саран һәм тәрбиясез кеше иде. Өйләре коры дивар белән сәке һәм пичтән гыйбарәт, ишеге тупсасыз, тоткасыз иде. Сәгать, көзге, шкаф кебекләр түгел, аш-чәй әсбабы да бик иске һәм ватык иде. Әмма Нурыйны болар туктатмады. Бераздан ул кызына никах укытты.

Авыл халкы Гөлбануны бик кызганды. "Авылда бер кыз иде, әрәм иттеләр", - диде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ярлы – нищий
тәүфыйксыз – невоспитанный
урлау-талау – воровство, кражи
тапкан малын – заработанное имущество
хатынын аерды – развёлся с женой
юаш, сабыр – наивная, терпеливая
итагатьле – покорная
бердәнбер сәүдәгәренә кода булу фикере – мысль о том, что станет сватом единственному купцу
язмыш башкача хәл итте – судьба решила иначе
мәһерв исламском семейном праве имущество, которое муж выделяет жене при заключении брака
зарлары – жалобы
коры дивар белән сәке – пустые стены и лежанка
ишеге тупсасыз, тоткасыз – дверь без петли, без ручки
әсбабы (н.ф. - әсбап) – предмет

3

Гөлбану кунакларга "килен камыры" басты. Аннан соң аш пешерү, чәй кую, сыер саву, мунча ягу кебек эшләр йөкләнде. Ул туй көнне үк күптән шул йортта торган хатын кебек хезмәткә тотынды. Чөнки киленгә шулай тиеш иде.

Йорт эшләреннән тыш, урак, печән, утау һәм ашлык сугу кебек эшләр дә аның өстенә ятты.

Бу эшләрне Гөлбану үз өендә дә башкара иде. Ләкин андагы эшләү белән хәзергесе арасында зур аерма бар: ул анда хуҗа иде. Ә монда исә ят кешеләрне иркәләргә мәҗбүр.

Гөлбануга хуҗа булган, күбрәк газаплаган кеше – ире Закир белән кайнанасы Сабира иде.

Каты күңелле, таш бәгырьле, тәрбиясез иде Сабира.

"Киленне шулай тоталар аны! Үлмәс әле, түзәр!" – дип, ул һәрвакыт Гөлбануны тәнкыйть итеп, урынлы-урынсыз гаепли иде.

Нурый никахтан соң кызы белән киявен кунакка чакырды. Сабира "Булмас... йөрмәс! Эш вакытында кеше кунакка барамы? Түзәр әле, җаны чыкмас", – дип акырды. Төрле сәбәпләр табып җибәрмәде. Ире Зариф та аңа каршы бармады. Беренче бер айда бик каты елады Гөлбану. Унҗиде еллык бәхетле гомере үткән йортка барасы килде аның. Авыр эш, Сабираның усаллыгы өстенә ире Закирның эчүе дә өстәлде.

"Гөнаһларым булды микән әллә", – дип тә уйлады Гөлбану.

4

Өч ел гомер үтте.

Закир Гөлбанудан бирнә булып килгән нәрсәләрне сатып, исерек килеш ватып бетерде.

Өч ел буенча Гөлбану һичбер яңа кием күрмәде. Бер өлеше тузды, бер өлешен, Закир эчеп сатар дип куркып, атасы йортына илтте.

Закирның атасы кайчандыр бай булган. Әмма эчкечелек аны түбәнгә төшергән. Бу хәлне Закир үзгәртә алыр иде, әлбәттә. Тик ул атасыннан да катырак эчте. Хәзер менә анасы да, хатыны да хәерчелектә яшиләр.

Закир утын ярмады, ә Гөлбануның моңа көче җитмәде. Шуңа ул мичкә тизәкләр яга иде. Кышларын төнлә калтырап чыкканы күп булды аның.

Тамак ач, өс ялангач... өй салкын, туңдыра... шул газаплар эчендә Гөлбануның яшь гомере үтә иде.

Сабира улының эчүендә Гөлбануны гаепләде. "Закирым синең шайтанлыгыңа түзә алмаганга эчә", – диде ул килененә. Бөтен нәселләренең эчкечелеген, Сабираның үз иренең дә эчеп үлгәнен әйтергә теләде Гөлбану. Ләкин бу файдасыз иде.

Он, чәй вә шикәр бетә башласа, Гөлбану фәлән әйбер кирәк дип әйтсә, Сабираның җеннәре котыра иде:

"Онны тиз бетерәсең... саткансыңдыр әле, тәмле ашагансыңдыр", – дип котыра иде...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
"килен камыры" басты – "тесто невесты"; традиция, когда на второй день свадьбы невестка угощала гостей супом из лапши собственного приготовления
Аннан соң аш пешерү, чәй кую, сыер саву, мунча ягу кебек эшләр йөкләнде. – После этого свалили дела такие, как: готовка, приготовления чая, дойка коров, топка бани.
урак, печән, утау һәм ашлык сугу – жатва, уборка сена, прополка и обмолачивание зерна
каты күңелле = таш бәгырьле
бирнә
– приданое
кайчандыр – когда-то
эчкечелек – пьянство
түбәнгә төшергән – опустило
утын ярмады – не кололдрова
тизәк – коровий помёт
тамак ач, өс ялангач – голодно, холодно
шайтанлыгыңа түзә алмаганга – потому что не смог вытерпеть твою бесноватость
килен невестка
бөтен нәселләренең эчкечелеген – о пьянстве всего семейства
котыра – бесится

5

Көзнең бер көнендә Закир ярты төн өйгә кайтмады. Сабира өйдә юк иде. Гөлбану ире кайтуын көтте. Бу төнне тагын елап чыкты ул. Аның башында бу йорттан китү, газаптан качу фикере туды.

Ничек китсен? Ул бит ирекле түгел... кол. Китү өчен Закирның җибәрүе кирәк.

Гөлбануның исенә бер вакыйга төште. Күрше хатыны Нәгыймә ире Зарифның һәм кайнанасының җәберләвенә түзә алмыйча хәзрәткә барып: "Хәзрәт! Минем түзәрлек хәлем калмады. Мине аер", – дип әйтте. Имам күрше ирләрдән күргәннәрен сорады. Алар ни дисен. Зариф белән Нәгыймәнең начар торганнарын алар беләләр. Ләкин дөресен әйтсәләр, үз хатыннары да китәр дип куркалар. Шуңа бу гаиләне тату гаилә дип сөйләделәр. Хатынның сүзе үтмәде. Мондый Нәгыймәләрне бик күп күрде Гөлбану.

Инде нишләргә? Ничек котылырга?

Ул уйланганда Закир кайтты. Аның исерек тавышлары ишетелде. Гөлбану аны алып керде, чишендерде. Исерек Закир берничә савытны ватты, әшәке сүзләр белән сүгенде. Гөлбануның сукрануыннан ул тәмам котырды. Чыбыркы алды да кыйный башлады. Гөлбануның күлмәге киселеп бетте, гәүдәсеннән кан акты.

* * *

Бу төн Гөлбануның сабырлыгын тәмам бетерде. "Шушы төннән калмыйм, китәм", – диде ул. Иртән тәрәзәдән кергән кояш йортның киленен күрмәде.

Гөлбануның югалу хәбәре тиз арада бөтен авылга таралды. Аның кая киткәнен беркем белми иде. Туган йортына да кайтмады ул.

Хатыннар Закирны гаепләделәр. "Исерек килеш гел кыйный иде. Бу юлы үтергәнче кыйнагандыр", – диделәр.

Югалды Гөлбану. Өч елга югалды...

6

Октябрьның яңгырлы салкын көне иде.

Курайлы авылыннан ике ат җиккән бер арба төште. Арбада кучер һәм бер хатын утыра иде. Урманга җиткәч, бу хатын кемгәдер: "Чык инде, күрмәсләр", – диде. Өелгән әйберләр арасыннан бер хатын чыкты. Бу Гөлбану иде. Иреннән качкан Гөлбану шушы ир белән хатында торачак икән.

Галиулла белән Шәрифә Гөлбануның газаплы тормышы турында беләләр. Аның үзе белән дә таныш иделәр. Шуңа Гөлбану алар йортына качты.

Шулай ул туган авылы Курайлыдан 3-4 йөз чакрым ераклыктагы Сөләйман авылына китте.

7

Дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә бәхеттер. Гөлбануның да бәхете озакка бармады. Гөлбануга бер башкорттан яучы килде. Шәрифә каршы торса да, Галиулла үгетләде. Авыр чакта якын иткән кешеләргә каршы бара аламы Гөлбану? Һич!.. Гөлбану һичбер теләмәсә дә, ихтыярсыз башкортка барды. Бу илле биш яшьлек урта буйлы, таза, кызыл йөзле бер кеше иде.

Гөлбану тагын бер кешегә хатын булды. Ләкин мондагы тормыш башка иде. Кием җитәрлек, ачлык юк, авыр хезмәт кушмыйлар. Әмма яшьлеген шушы таза ямьсез ир белән үткәрүе Гөлбануга бәхет китермәде.

Көннәрнең берсендә Солтан югалды. Гөлбану өчен бу аннан котылу юлы иде. "Табылмаса гына ярар иде", – дип теләде ул. Солтанны караклар үтергәннәр иде. Гөлбану азат булуына шатланды. Әмма бу шатлык та гомерле булмады.

Солтанның анасы Гөлбануны бик яраткан иде. Аны җибәрәсе килмәде. Үзенең унбер яшьлек улына хатынлыкка бирергә, үзендә калдырырга теләде. Гөлбануны мәҗбүр иттеләр. Ул шулай ихтыярсыз унбер яшьлек сабыйга хатын булды. Ул риза булмады, ләкин Галиулла аны үгетләде.

Никах булмады. Солтанга да, унбер яшьлек малайга да никахсыз чыкты Гөлбану.

Түзмәде Гөлбану, моннан да качты.

Бу вакыт аңа 22 яшь иде. Исерек Закир, юан корсак Солтан һәм 11 яшьлек сабые белән өч иргә хатын булса да, баласы булмады аны.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кол – раб​
кайнанасының җәберләвенә түзә алмыйча – не вытерпев
издевательства свекрови
чишендерде раздел
сүгенде – матерился, ругался
сукрану – ворчать, сетовать
күлмәге киселеп бетте – платье разорвалось
3-4 йөз чакрым ераклык – расстояние в 3-4 километра
яучы – сват
үгетләде
– уговорил
ихтыярсыз башкортка барды – без желания вышла замуж за башкира
кием җитәрлек – достаточно одежды
хатынлыкка бирергә выдать замуж
юан корсак толстобрюхий

Төнге караңгыда урманда яшергән әйберләрен алды да качты Гөлбану. Монда аны кеше күрә алмый иде. Ул кесәсеннән кайчы чыгарды да чәчен кисә башлады.

Ни өчен чәчен кисә? Әллә дивана булганмы? Юк, ул хатынлыктан туйган... табигатьнең аны хатын итеп ясавына риза түгел... Хатын булып түзә алмый... ир буласы килә.

Гөлбану үзе белән ир-ат киемнәрен алган иде. Үзенекен ташлады да шуларны киде. Якын урыс авылында ат яллап, Югары Урал шәһәренә юл тотты. Артыннан гел кемдер куа сыман иде тоелды аңа. Әмма бераздан курку басылды. Шулай Гөлбану Габдуллага әйләнде.

* * *

Югары Уралда үзенә эш тапты Габдулла. Аның өчен тыныч тормыш башланды.

Көнозын багор белән бүрәнә тарта иде ул. Бу бик авыр хезмәт, әлбәттә. Әмма ирек кадерле иде. Июньдә ул җиңелрәк эш, мойкаларда эшләргә кереште.

Тиздән Гөлбану 10 сум акча җыйды да яхшы гармун алды. Яшь егетләрне рәхәтләнеп биетте ул. Мондый чакларда ул бәхетле көннәрен, Зарифны исенә төшерде.

Гөлбану кем иде? Назлы бер кыз иде. Назлана, иркәләнә, тирә-ягы да шундый кызлар белән тулы була иде.

Ә хәзер кем? Исереп йөри торган Габдулла... Бөтен тирә-ягы фахиш вә фахишәләр белән тулы. Әйе, ул да тирәдәге кешеләр сыман булды. Аның көннәрен дә хәзер эчкечелек бизи иде.

Ул нишләр? Ничек гомер итәр?

Ул хәзер ни ир түгел... ни хатын түгел... Иргә бара алмый... чәче юк... һәм үзе теләми. Хатын ала алмый... чөнки табигать бирмәгән... димәк, аңарга гаилә тормышы язмаган. Ул кабергәчә ялгыз булыр.

Ян! Көй! Сызлан! Газап чик! Бет!

Менә шулвакыт аңа Сакмарда бергә хезмәт иткән бер татар егете очрады. Уфа ягына барырга киңәш итте ул. "Боярга ялланып булса да эшләрбез", - диде. Габдуллага бу фикер бик уңышлы булып тоелды.

Гөлбану бу егетны тыңлады. Карылман исемле авылга керде ул. Исмәгыйль исемле бер кешегә бер елга кучерлыкка керде.

8

Карылман - Габдулланың туган-үскән иле Кулбашы авылыннан утыз чакрым ераклыкта зур бер авыл иде. Исмәгыйль шушы авылның бер бае иде. Аның ике кызы кияүгә чыккан. Үзе белән уналты яшьлек кызы Нәфисә генә тора иде.

Габдулланы авыл халкы тырышлыгы, осталыгы өчен яратты. Кичләрен ул егетләр белән гармун уйнап йөри иде. Авылда аны, янәсе, Исмәгыйльнең кече кызы белән йөри дип сөйләделәр.

Габдулла үз авыллары яныннан еш йөри иде. Закирны күрсә, нәфрәте кузгала иде аның. Атасын күрсә, аны бик кызгана иде. Зыяны күрсә, тормышы башкача була алганлыгы турында уйлый иде.

Тыштан Габдулла шаян булса да, эчендә аның тәмуг иде.

9

Исмәгыйльгә яллануына ел ярым булгач, Исмәгыйль авырып вафат булды. Аның хатыны Габдулланы үз кызларына кияү итәргә теләделәр. Габдуллага үзенең кем икәнен белгертергә ярамый иде. Шуңа ул риза булды. Ләкин Нәфисәгә дөреслекне ачарга туры киләчәк. Инде нишләргә? Ул тагын качарга уйлады.

Габдулла үзенең туган авылы Күлбашыннан ерак китә алмады. Берәүдән фатир сорады. Ул ярлы һәм кечкенә йортлы бер кеше иде. "Без кертмибез... сезнең кебек юлчылар әнә Нурый картка керәләр, шунда бар!" - диде. Нурый карт кем? Атасы түгелме? Димәк, атасына һәм үзенең туган-үскән йортына керергә киңәш бирәләр.

Габдулла аталарында кунды. Фәтхия дә, Нурый да егетне бик ошаттылар. Авыл халкы да аны ошатты. Егет аларга берничә ел элек югалган авылдашы Гөлбануны хәтерләтә иде. Хатыннар: "Әллә бу Гөлбану микән? Бигрәк охшаган бит..." - дип сөйләштеләр һәм үзләренчә моны тикшерергә уйладылар. Хатыннарның хәйләсе шундый иде: Габдулланы мунчага кертү.

* * *

Берничә минут үтте.

Баягы җиңел хатыннарның икесе аяк очы белән генә басып килделәр дә мунчага керделәр. Ни күрсеннәр? Каршыларында хатын-кыз гәүдәсе иде.

Дөреслек ачылды.

Кара бүрек, чикмән һәм итек кигән Габдулла исемле кеше эченнән Фәтхия әбинең күз яше, назлы вә кадерле кызы Гөлбану килеп чыкты һәм авылны, бөтен тирә-якны хәйранга калдырды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кесәсеннән кайчы чыгарды – вытащила из кармана нож​
дивана – умалишённая
хатынлыктан туйган – устала быть замужней
кемдер куа сыман – будто кто-то гонится
фахишә – проститутка
Газап чик! Бет! – Страдай! Исчезни!
тырышлыгы (н.ф. - тырышлык) трудолюбие
нәфрәте кузгала – просыпается ненависть
тәмуг – ад
юлчы – путник
авылдаш – односельчанин
хәтерләтә – напоминает
үзләренчә – по-своему
тикшерергә уйладылар – решили проверить
баягы – прежний
Каршыларында хатын-кыз гәүдәсе иде. – Напротив них была женская фигура.
бүрек – шапка-ушанка
итек – сапоги
хәйранга калдырды – удивила

*****

Как вам, понравился рассказ? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

БУ ТЕМАГА: Хәят (Фатыйх Әмирхан)