Яңа федераль стандартлар: Чуаш, удмурт, мари телләрен өйрәнүчеләр саны кими

Архив фотосы

Идел буе халыклары вәкилләре мәктәпләрдә туган телне уку мөмкинлекләре азая дип зарлана. Тиздән туган телләр факультатив хәленә калачак дип борчыла алар. Активистлар дәүләттән берни көтми, иҗтимагый хәрәкәткә, яңа буынга өметләнә.

Быелның 1 сентябреннән Русиядә яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФДМС) гамәлгә керде. Әлегә ул 1нче һәм 5нче сыйныфлар өчен гамәлдә, алга таба башка сыйныфларга да кертеләчәк.

Азатлык моңарчы инде язганча, яңа стандартларга күрә, мәктәпләрдә туган тел сәгатьләре ике тапкыр диярлек кыскара. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәнү бөтенләй каралмаган. Хәтта милли мәктәпләрдә дә туган тел һәм әдәбият сәгатьләре 3 сәгать белән чикләнә. Казандагы данлыклы 2нче татар гимназиясендә дә татар теле дәресе 5 сәгать урынына 3 сәгатькә калган.

Азатлык милли телләрне укыту өлкәсендә Татарстанда һәм Башкортстанда булган хәлләрне инде өйрәнде. Бу юлы Идел буенда яшәүче күрше милләтләрнең хәле белән таныштык. Безнең сорауларга чуаш, удмурт һәм мари халыклары активистлары җавап бирде.

"2024 елга таба туган телләр факультатив буларак кына кала ала"

Яңа стандартлар Чуашстан мәктәпләрендә дә туган телләргә тәэсир иткән. Чабаксарның бер мәктәбендә эшләүче укытучы (исемен һәм мәктәбен атамаска сорады - ред.) Азатлыкка хәбәр иткәнчә, быел чуаш теле һәм әдәбияты дәресләре 3 сәгатьтән 2 сәгатькә кыскарды, 1 сәгать чуаш теленә, 0,5 сәгать чуаш әдәбиятына бүленгән, тагын 0,5 сәгатьне мәктәп мөдире дәүләт теле буларак кертә алган.

Чуашстанда быел чуаш теле туган тел буларак яки дәүләт теле буларак укытыла ала. Азатлыкка билгеле булганча, 1нче сыйныфта укучыларның 45,3%ы аны туган тел буларак өйрәнә, 31.4%-ы – дәүләт теле буларак.

Чуаш теле укытучысы, тел активисты Александр Блинов та яңа стандартлар уңаеннан җәмгыятьтә борчылу булуын сөйләде. Якын киләчәктә милли телләр мәктәпләрдә дәрестән соңгы факультатив булып кына калырга мөмкин ди ул.

Берничә бала чуаш телен 15шәр минут тәнәфестә генә өйрәнә

— Чуаш телен укыту хәзер тулысынча мәктәп мөдиреннән тора. Мөдир кирәк дип таба икән, чуаш телен укытырга тырыша, милли тел кирәкми дип санаса, аны кертми. Чабаксарда, аеруча мәртәбәле мәктәпләрдә, чуаш теленә игътибар бик түбән. Мәсәлән, 5нче гимназиядә чуаш телен берничә бала гына өйрәнә, алар аны 15шәр минут тәнәфестә генә өйрәнә, күз алдына китерәсезме? — ди ул.

Александр Блинов

Мөдир ата-аналар җыелышында туган телне өйрәнү әһәмиятен аңлаткан очракта, башлангыч сыйныфларда чуаш телен сайлаучылар аз булмый. Урта һәм югары сыйныфларда бу сан кими, ата-аналар урыс теленнән имтихан өчен борчыла, ди Блинов.

Яңа федераль стандартлар кертелгәч, социаль челтәрләрдә ризасызлык булды, алар шул онлайн гына булып алды, ди тел активисты. Чуаш теле учагы булган авыл мәктәпләрендә кыскарту нык сизелде, авыл укытучылары зарланды.

Ахыр чиктә мәктәпләрдән милли телләрне алып атарга тырышачаклар

— Бу вазгыятьне тирәнтен белгән бер танышым миңа шулай әйтте: 2024 елга таба туган телләр мәктәп програмыннан бөтенләй алып атылырга тиеш, алар дәрестән соң факультатив буларак кына калачак. Максатлары шундый. Бу Валерий Тишковның (Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире - ред.) "милли телләр – милләтчелек чыганагы" дигән концепциясен чынга ашыруга туры килә, ягъни ахыр чиктә мәктәпләрдән милли телләрне алып атарга тырышачаклар, — ди чуаш теле укытучысы.

Шул ук вакытта, яшьләрдә, яшь буында чуаш теленә кызыксыну бар, бу өмет уята, дип саный ул. Блинов үзе башлаган чуаш теленнән ихтыяри дәресләргә 180ләп кеше язылган, алар телне онлайн һәм офлайн өйрәнә. Алар арасында яшьләр бик күп, аларга илдәге соңгы вакыйгалар да тәэсир итте, туган телен белү теләгенә тәэсир итте ди ул.

Телне саклау өчен милли тел үзәкләре, хосусый курслар кирәк булачак

— Хәзерге хәл дәвам итсә, чуаш теле мәктәпләрдән куып чыгарылачак дигән борчылуым бар. Дәүләт һәм мәктәп туган телләрдән ваз кичәчәк. Бөтен өмет яшьләргә, ниндидер шәхси инициативаларга. Телне саклау өчен милли тел үзәкләре, хосусый курслар кирәк булачак, мин гади яшьләрдә моңа кызыксынуны күрәм. Мәктәпкә өмет багларга кирәкми дип уйлыйм, — дип сөйләде безгә Александр Блинов.

"Бу – элек башланган тенденциянең дәвамы"

Удмуртия мәктәпләрендә төрле вазгыять күзәтелә. Кайбер мәктәпләр әлегә элекке програмнар нигезендә укыта, кыскарту юк, башка мәктәпләрдә исә туган тел дәресләре инде 2 сәгатьтән 1 сәгатькә кыскарды. Удмурт теле активисты Артем Малых моны вакытлыча дип саный, иртәме-соңмы кыскарту барлык мәктәпләргә барып җитәчәк.

Артем Малых

— Бу урыс булмаган телләрне мәктәптән куып чыгаруның чираттагы адымы, системлы эшнең чираттагы күренеше. Дәүләт милли телләр мәктәпләрдә никадәр азрак була икән, бу ил өчен шулкадәр иминрәк дип саный. Шуңа яңа федераль стандартлар белән туган бу вазгыять мантыйклы күренә, — ди ул.

Аның фикеренчә, Русиядә мәктәп шактый тәэсирле институция булып санала, шуңа аңа игътибар да зур бирелә.

Милли халыклар бу вазгыятькә инде күнгән, сәгать кыскаруын инде табигый дип кабул итә

— Туган тел сәгатьләре кыскаруы – 2000 еллар башында башланган тенденциянең дәвамы. Перспективалар турында әйткәндә, өметле фикерләр юк. Хәзерге "яңалыклар"га да зур каршылык юк бит, милли халыклар инде бу вазгыятькә күнгән, сәгать кыскаруын инде табигый дип кабул итә, — ди Малых.

Удмурт активисты да алга таба туган телләрне тулысынча факультативка чыгару омтылышы булыр дип уйлый. Элек бу мөмкин түгел дип уйласалар, хәзер бу бик тә мөмкин хәл ди ул.

— Идеология юкка гына "тел – ата-аналар җаваплылыгы" дип аңлатмый. Алга таба дәүләт бу җаваплылыкны үз өстеннән тулысынча төшереп, ата-аналарга гына калдырачак дип уйлыйм, — дип сөйләде активист Азатлыкка.

Удмурт телен мәктәпләрдә сайлаучы укучыларның яңа саны әлегә юк. 2020-2021 уку елында аны Удмуртия укучыларының 9,88%-ы гына өйрәнгән.

"Мари телен өйрәнүне сайлаучылар саны кими бара гына"

Мари теле активисты Владимир Козлов Азатлыкка "шатланырга сәбәп юк, барысы да начар якка таба" диде. Министрлык матур хисаплар бирергә оста, чынбарлыкта мари телен укыту елдан елга кими бара, ди ул.

Владимир Козлов

— Элек тә бездә мари теле атнасына 2 сәгатьтән күбрәк укытылмады, хәзер бу сан тагын да кыскарырга мөмкин. Актив мәктәп мөдирләре, милли җанлы укытучылар булган сирәк очракта гына тел өйрәнүгә мөмкинлекләр бирелә. Төгәл саннарны сезгә әйтә алмыйм, ләкин мари телен өйрәнүне сайлаучылар саны кими бара гына, — дип сөйләде ул.

Мари телен өйрәнүгә мотивация бик түбән, интернетта да марича мәгълүмат аз, телевидениедә дә берничә тапшыру гына чыга. Бу яшьләр арасында телгә кызыксыну булмауга тәэсир итә, ата-аналар да балаларына аны сайларга ашыкмый.

Дәүләт хисапларында барысы да яхшы, чынбарлык вазгыять исә бөтенләй башка

— Җитәкчелек күп нәрсә вәгъдә итә, чынлыкта тел өйрәнүгә мөмкинлекләр юк диярлек. Хисапларда барысы да яхшы, барысы да канун нигезендә диләр, чынбарлык вазгыять бөтенләй башка. 1990нчы елларда минем балалар шәһәрдә җитәрлек дәрәҗәдә мари телен өйрәнә алса, хәзерге вакытта балаларда андый мөмкинлек юк.

Яшь гаиләләрдә мари теле белән кызыксыну азмы-күпме бар, ләкин дәүләт моңа шартлар тудырмый, ди Козлов.

— Киләчәкне фаразлау кыен, ләкин ул оптимистик түгел. Без, иҗтимагый активистлар дәүләт эшен эшли алмыйбыз, мәгариф министрлыгын алыштыра алмыйбыз. Без интернет аша, медиа аша проблемны күтәрә алабыз, ләкин вазгыятьне хәл итү дәүләттән генә тора. Милли телләрне укытуны ихтыяри итү мари теленә зур тискәре йогынты ясады, — дип сөйләде тел активисты Азатлыкка.

Белешмә: ФГОС һәм милли телләр

Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.

  • Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.
  • 2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.
  • 2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.
  • 2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.
  • 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.
  • Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!