Халык мобилизация турында борчыла, Татарстан медиасына башка нәрсә кызык

Иллюстратив фото

"Өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң, элек Украина сугышын яклаучылар да фикерләрен үзгәртә башлады. Боларның барысы да социаль челтәрләрдәге язмаларда чагыла. Шул ук вакытта Татарстан медиасы берни булмагандай ул теманы читләтеп уза.

21 сентябрь көнне Русия президенты Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте. Ул аны "өлешчә" дип атаса да, белгечләр, чынбарлыкта ул барысына да кагыла ала дип әйтә, хакимият мобилизациянең конкрет кагыйдәләре һәм тәртибен аңлатмый.

Бу вазгыятьтә халыкта зур борчылу күзәтелә. Социаль челтәрләр сораулар белән тулган, сугышны тәнкыйтьләүчеләр дә күбәйде, бу сугыш нигә кирәк дип сораучылар да, фронтка түрәләр һәм аларның балаларына барырга "киңәш итүчеләр" дә бар.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров рәсми аккаунтында мобилизация һәм сугышка бәйле барлык язмалар тиз рәвештә сөртелә, алар арасында мобилизациягә кемнәр эләгәчәк, бу кемнәргә кагыла дигән сораулар да бар. Без эләктереп өлгергән комментларның берсе:

Ә менә "Радий Хабиров | Новости Башкирии" төркемендә иреклерәк, монда күпчелек фикерләр саклана. Мәсәлән, Хәбировның мобилизация уңаеннан мөрәҗәгате язмасы астында күп кенә кеше аның үзен фронтка барырга өнди, шулай ук түрәләр балаларын да сугышка җибәрергә кирәк дип язалар.

Иреклек Татарстан төркемнәрендә дә күзәтелә. Районнар төркемнәрендә дә төп сораулар – сугышка кемнәрне алалар, сугыш нигә кирәк һәм бу вакыйгалар ни белән тәмамланыр. "Подслушано в Актаныше" төркемендә Татмедианың "Мобилизация кемгә кагыла" язуына да ризасызлык зур:

Балтач төркемнәрнең берсендә дә "хәзер патриотлар әллә ни күренми" диелә:

Мөслимнән Төркиягә яшәргә киткән кешене борчыган сорау: чит илдә яшәүчеләргә мобилизация ничек кагылачак?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәхифәсе астында да комментларны бик тырышып сөртеп торалар, анда да мобилизация турында сораучылар күп. Фикерләрен бетермәс өчен халык сугышка каршылыкны "тынычлык" теләү кебек кинаяле юллар белән белдерергә тырыша:

Башкортстанга кайтыйк. Мобилизация турында хәбәрләр астында сугышка Дума, Корылтай депутатларын һәм хәтта футболчыларны да җибәрү тәкъдимнәре яңгырый:

Чит илгә ашыгыч рәвештә китәргә өндәүчеләр дә бар:

Билгеле кешеләр арасында мобилизация темасына фикер белдерүчеләр әлегә күп түгел. Хореограф Нурбәк Батулла танылган "Make love, not war" (сугыш түгел, мәхәббәт) шигарен татарча үзенчәлекле итеп тәкъдим итте (сүгенү өлешен капладык):

Шагыйрә Луиза Янсуарова да, күрәсең, хәзерге вакыйгаларга бәйле "Сыктау" шигырен чыгарган:

Журналист Рәмис Латыйпов халыкның хәрби тормышка теләге зур иде, миллионланган халыкның теләге тормышка ашмый кала алмый, дип саный.

Аның белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар.

Журналист Радик Сабировның Путинның өлешчә мобилизация игълан итүе турындагы хәбәре дә күпләрне битараф калдырмаган.

ТАТАРСТАН МЕДИАСЫ УЛ ВАКЫТТА НӘРСӘ ТУРЫНДА ЯЗА?

Журналистлар үз шәхси битләрендә мобилизация турында фикерләрен белдерсә дә, рәсми гәзитләрдә вак-төяк хәбәрләрдән кала бу хакта берни юк диярлек.

"Шәһри Казан" сайтына килсәк, төп яңалык - фатир алу. Басма аны хәзер алыргамы яки сабыр итәргәме дигән сорау куя.

Шулай да гәзиттә сугыш һәм яшьләрнең аңа карашын чагылдырган бер кечкенә генә булса да язма бар.

"Ватаным Татарстан" гәзите сайтында төп яңалык - цифрлаштыру сәясәтенең авыл хуҗалыгы тармагына алып килгән һәм алып киләчәк үзгәрешләре.

"Сәхнә" журналы да үз дөньясында яши. Җырчылар, сәхнә әһелләренең мобилизация турындагы фикерләре укучыларны кызыксындыра да бит...

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!