Җомга кич Русия шәһәрләренә "ДНР" һәм "ЛНР" үзбилгеләнгән төбәкләрне Русиягә кушу референдумын яклап митинг-концертлар узды. Алар Казан белән Уфада да оештырылды. Социаль челтәрләрдәге постларга караганда, аларга башлыча бюджет оешмасы хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары китерелгән иде. Һәр оешма диярлек Вконтактеда үзләренең концертка баруы турында пост урнаштырды.
Аларда татар-башкорт артистлары да катнашты. Уфада ул "Шәйморатовлар токымы үзебезнекеләрне ташламый" дип аталды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Башкорт артистларыннан кобаерчы Розалия Солтангәрәева, җырчылар Тимур Рамазанов, Рамил Бадамшин, Карина Низамова, "Дәрвиш-хан" төркеме, опера җырчысы, Башкортстанның опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков бар иде. Алар барысы да диярлек сәхнәдән әлеге "референдумнарга" теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Дәүләт медиасы чараны җентекләп яктыртты, һәрберсенең диярлек чыгышыннан аерым хәбәр ясады.
Гомумән, Башкортстан хакимияте һәм хакимияткә якын артистлар Русиянең Украинадагы сугышын баштан ук яклап, яклауларын кычкырып әйтеп килде. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән концерт беренче тапкыр гына узмады. Элеккеләрендә Элвин Грей, "Аргымак", "Zainetdin" төркемәнәре чыгыш ясады. Шунысы бар, "референдумнарны" да, Украинадагы сугышны, өлешчә мобилизацияне хуплаучы артистларның күпчелеге моңарчы армия хезмәтендә булмаган, һәрхәлдә, аларга беренчеләрдән булып повесткалар килмәячәк. Шуңадырмы, батырланып, "чакырсалар, әлбәттә, барам" диләр.
БУ ТЕМАГА: Алла Пугачева, тоталь контроль, цензура һәм татарларның эчке эмиграциясеӘлеге концертларда даими катнашучы җырчы Тимур Рамазанов та шулай диде. "Чакырсалар барам, үз халкым, үз илем, гаиләм өчен барачакмын. Бәлки, мине шулай тәрбияләгәннәрдер, ләкин моны һәрбер ирнең бурычы дип саныйм. Синең илеңә дошман килә икән, бергә җыелып барырга кирәк", диде ул Азатлыкка. Русия җирендә сугыш бармый дип искәрткәнгә "җил көнбтыштан исә, американнар, британнар, Европа безнең җирләрне, газны, нефтьне алырга тели", дип җавап бирә. Ул шулай ук "Русия дөньяда иң бай ил, Британия белән Нидерланд җиде елдан су астында калачак, шуңа кайгыралар" дип тә сөйләп алды. Сүз кайбер матбугат чараларында Climate Central оешмасының былтыр таралган хәбәре турында барырга мөмкин. Анда 2030 елга 6 шәһәрдә су күтәрелү ихтималы бар диелгән. Европа илләреннән бу фаразда Амстердам һәм Венеция гына бар. Җырчы сүзләренчә, "ни генә булса да, ил президенты белән булырга кирәк".
Татарстандагы митинг-концертын дәүләт матбугат чаралары Башкортстанга караганда тыйнаграк яктыртты. Татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясады дип яздылар, ләкин аларның исемнәре аталмады. Социаль челтәрләрдә таралган видеолардан Сөмбел Билалова һәм Алинә Шәрипҗанованың катнашуы күренде.
Татарстан моңа кадәр Донбасска хәйрия концертлары белән танылды. Аларда катнашучыларның берсе - "Казан егетләре" төркеменең элекке солисты Илнат Фәхруллин. Ул мәҗбүри гаскәр хезмәтендә булмаган. "Филармониядәге Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә дәүләт фольклор ансамблендә биш ел эшләү армия булды", ди ул. Мобилизация өчен борчылмавын белдерә, мин үз илемнең патриоты ди. Русия башка илдә сугыша дигәнгә "мин сәясәткә кысылмыйм, минем эш - сәнгать, сәхнә. Анда да безнең милләтшләр яши", дип кенә әйтте Азатлыкка Фәхруллин.
Татар артистларыннан повестка Рәсим Фәсыйхов, Гайсә Маликов, Айнур Сөләймановка килергә мөмкин дип сөйләде бу өлкәдә хәбәрдәр булган Азатлык чыганагы.
БУ ТЕМАГА: Донбасска ярдәм концертлары: татар җырчылары кем хөрмәтенә җырлый?29 яшьлек музыкант Гайсә Маликовның әнисе Гүзәл Маликова "без кара кайгы эчендә, Гайсәне алырлар дип куркабыз", ди.
— Үзе дә в трансе, әле Уфада гастрольдә иде, уйныйсым килми, җырлыйсым килми, ди. Бүген-иртәгә алып китәрләр дип көтеп яши. Үземне гаеплим, 18 яше тулгач ничек тә армиягә барсын дип теләдем. Сәламәтлеге дә әйбәт түгел иде, ләкин хезмәт итеп кайтса, әйбәтрәк булыр дигән идем. Казандагы хәрби частьтә музыкант булып хезмәт итте. Шул вакытта армиягә бармаган булса, алмаслар иде дип уйлыйм. Былтыр ул Германиягә абыйсы Муса янына укырга дип киткән иде. Сугыш башлангач Русия кешеләрен алманнар яратмаслар, дип кире кайтты. Үз илемдә үз көем диде. Хәзер аны илдән чыгармыйлар инде. Әтисе Рөстәм (Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рөстәм Маликов - ред.) дә борчыла. Гайсәнең рәсми эше юк. Чакырган җиргә барып уйнап кайта. Мәктәптә эшләп карады, 11 мең хезмәт хакы иде, китте аннан.
Маликовларның өлкән уллары Муса Германиядә, Франкфурт шәһәрендә яши һәм эшли. "Татарстан укытты, ләкин аның республикага кирәге булмады. Германиядә мактаулы исемнәре, эше бар. 5 яшеннән Татарстанга хезмәт итсә дә, аны монда бәяли белмәделәр. Республикага кайтып карады, ләкин эш булмады. Быел дөнья татар конгрессына да чакыру булмады. Бүгенге хәлләрдән чыгып караганда, аның Германиядә яшәве хәерлерәк тә", дип сөйләде Гүзәл Маликова Азатлыкка.
Быел Казанда шигърият бәйрәмендә Рөстәм Маликов түшенә Z билгесе ябыштырып чыккан иде. Ул курайда уйнап, "Тәфтиләү" җырын көйләде.
Татар җырчысы Фирдүс Тямаев Донбасста Русиядән сугышучыларга ярдәм итеп йөрде. Үзе мобилизациягә эләгәме, яшь татар ирләренең сугышка алынуына ул ничек карый - фикерен белә алмадык, Азатлык сорауларына җавап бирмәде.
БУ ТЕМАГА: Төбәкләрдә үткән "Za Россию" концертлары хөкүмәткә якынча 100 миллион сумга төшкән
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Башта анда бары тик профессиональ хәрбиләр генә катнашачак диелгән иде. Җәйгә төбәкләрдә ихтыярилар батальоннары туплана башлады.
- 21 сентябрьбә Русиядә өлешчә мобилизация башланды. Әлегә сугышка хәрби запаста булучыларны алалар.
- Урыс эстрадасы артистлары арасында сугышка каршы чыгучылар күп булды, кайберләре җинаять эзәрлекләвеннән качып илдән китәргә мәҗбүр булды. Татар сәнгате өлкәсендә исә тынычлык хөкем сөрә. Җырчылар, актерлар, язучылар сугышка каршы сүз әйтми. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлата. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!