Шундый концертларның берсе 23 апрельдә Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йортында оештырылды. Русия Украинадан тартып алырга теләүче Донбасс кешеләренә ярдәм итү өчен "Мәрхәмәтле йөрәк" дигән бу чараны оештыруны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев тәкъдим иткән. Халыктан җыелган акчалар һәм әйберләр Украинаның фетнәчел төбәкләреннән китерелеп, "Чаллыдагы "Жемчужина" шифаханәсендә урнаштырылган качакларга биреләчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Мариуполь, Харьков шәһәрләрен күрсәттеләр. Өйләр җимерелгән, балалар идән асларында
— Бер көн телевизордан Мариуполь, Харьков шәһәрләрен күрсәттеләр. Өйләр җимерелгән, балалар идән асларында. Шуны карадым да, балконга чыгып бастым. Кичке тынычлык, бөтен җирдә утлар яна, бөтенләй башка атмосфера. Без рәхәт тормышта яшибез бит, дим. Күңелгә шунда ук мондый һуманитар ярдәм җыю уе килгән иде. Бу чараны үткәрегез дип, беркем дә кушмады, мәдәният йортында җыелып сөйләштек тә, уздырырга булдык, Өстәлләребез тулы, яхшы яшибез. Бер генә сәгатькә авылда су яки ут бетеп торса да, аһ-уф килә башлыйбыз, ә анда айлар буе утсыз-сусыз утыралар, — ди ул.
24 февральдә Русия сугыш башлаганчы, Украинада да тынычлык, алар да тыныч, яхшы тормышта яши иде дигәнгә Һадиев:
— Аларын белмибез, сәясәткә кысылмыйбыз. Без — мәдәният кешеләре. "Синдә булган әйбер миндә дә булырга мөмкин, Аллаһ сакласын" дигән шигарь белән генә эшләнгән әйбер. Рамазан аенда игелекле эш булыр дип уйладык. Гади халыкны гына истә тоттык, — дип җавап бирде.
Сәфәр авылы мәдәният йорты районның башка авылларына да хәбәр иткән, концерт куярга барлыгы 14 авылдан үзешчәннәр килгән. Һадиев әйтүенчә, алар арасында ризасызлык белдерүчеләр булмаган.
— Тормышта һәр башлангычны хуплаучылар һәм каршылар була. "Без каршы" дип әйтүчеләр булмады. Хәтта җырчылар үз акчаларын да салды, — ди ул.
Авыл халкы Украинадан китерелгәннәргә төрле әйберләр дә җыйган — кием-салым, мунчала-сабыннар, тастымаллар, балаларга уенчыклар. Концертка билет бәясе – 100 сум дип куелган. Илдус Һадиев әйтүенчә, йөздән артык билет сатылган. Һадиев авыл халкыннан җыелган акчаларның һәм әйберләрнең "Җемчужина" шифаханәсендә яшәүчеләргә илтеп биреләчәген әйтте.
Мәдәният йорты җитәкчесе Донбасстан китерелгән кешеләргә ярдәм концерты оештыру ниятен районда хуплауларын әйтә. "Мәдәният бүлеге җитәкчесе моны Сәфәрдә генә түгел, башка авылларда да оештырырга иде дип әйтте, әйбәт фикер бу диде", ди ул.
Элегрәк Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.
— Безнең халыкның аерым бер вазгыятьләрдә ватанпәрвәрлек хисе аеруча ачык чагыла. Урыс эстрадасының йолдыз дип аталучылары чит илләргә чыгып чапканда, татар артистлары Донбасска һуманитар ярдәм идеясе тирәсендә берләште, — ди Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов, — Татар шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары арасында беркайчан да сатлыкҗаннар булмаган һәм булмаячак та.
Татар җәмәгатчелегендә, бигрәк тә Украинада яшәүче татарлар арасында, киресенчә, Путинның Украинадагы канлы сугышын һәм шул уңайдан Донбассны файдалануын яклаучыларны сатлыкҗан дип атау да таралган. Әлеге тамашаны оештыручылар һәм анда катнашучылар сугыш башлаган Русия хакимияте линиясен яклый.
Бу чара Татарстан мәдәният министрлыгы ( ул концерт залын бушлай биргән) һәм Иҗтимагый пулат ярдәме белән үткәрелгән дип хәбәр ителгән иде.
Донбасстагы фетнәчеләрне яклап хәйрия тамашасы җыйган Ваһапов фонды концертында "Без бергә!" дип җырладылар. Бу җырны Артур Исламов белән Алинә Шәрипҗанова башкарды.
— Ул бөтен дөньядагы кешеләрнең бердәмлеге турында иде. Дөнья тыныч булсын. Мин иң беренче чиратта ана кеше, бөтен дөньяда балалар тынычлыкта яшәргә тиеш. Без Донбасста үлгән балаларны кызганабыз, — дип аңлатты Азатлыкка җырның мәгънәсен Шәрипҗанова.
Алинә Шәрипҗанова "ураза аенда Донбасска һуманитар ярдәм җыю концертында катнашуына" сөенүен әйтте.
— Мин сәясәтне бик аңламый торган кеше, мин гади хатын, гади җырчы. Рифат Фәттахов чакыргач, ризалаштым инде, әлбәттә. Ярдәм итәргә, булышырга дигән хис белән бардым. Бу концертта катнашуымны ватанпәрвәрлек дип түгел, беренче чиратта кешелеклелек ягыннан карарга кирәк, — дип сөйләде ул.
"Русия моңа кадәр тыныч яшәгән Украинага бәреп керде, һуманитар ярдәм дә Русия башлаган бу сугыш аркасында кирәк булды. Бу хакта ни уйлыйсыз?" дигән сорауга җырчы төгәл җавап бирә алмады.
— Мин сугыш эшләрен бик аңламыйм. Белүемчә, Донбасста урыс телендә сөйләшүчеләрне кысрыклаганнар, шуңа башланды ул сугыш Донбасста. Донбасс кешеләрен без үз халкыбыз кебек күрәбез. Мин аларны бертуганнар кебек саныйм. Бер халык без. Нәрсәдән башланды бу — белмим. Нацизм дигән сүзләр булды, бәлки шул уңайдандыр, белмим. Каян беләбез? Белмибез без, — диде ул Азатлыкка.
Шул ук вакытта Алинә Шәрипҗанова Русиянең үзендә башка милләт вәкилләрен, аерым алганда татарларны кысрыкламыйлар дип саный.
— Икенче сыйныфта укучы өлкән улым атнага өч мәртәбә татарча укый: икесе грамматика, берсе туган телдә уку дәресе. Әнием милләте белән урыс, татарча сөйләшми, әмма ул үзе үк улымның татарча өйрәнүен теләде. Татарстанда яшәгәч, татарча белергә кирәк, — ди ул.
Алинә Шәрипҗанованың әнисе тумышы белән Украинадан. Җырчы хәзерге вакытта Украинаның Херсон өлкәсендәге Каховка шәһәрендә әнисе ягыннан булган туганнары яшәвен әйтте. Әлеге шәһәр хәзер урыс гаскәрләре оккупациясендә.
"Анда нәрсә икән дип, бик борчылабыз. Куркыныч бу хәл. Беркайчан да уйламадык болай буласын", диде җырчы. Әмма бу хакта җентекләбрәк сөйләмәде, "дөньяда тынычлык булуын телибез", дип йомгаклады.
Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге фонд уздырган хәйрия концертында катнашучылар арасында Алинә Шәрипҗановадан тыш, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөфәр Билалов һәм башкалар да бар иде.
Бу уңайдан Азатлык Зәйнәп Фәрхетдинова белән дә сөйләште. Ул да Алинә Шәрипҗанова кебек үк, концертта сөенеп катнаштым, бу бит ярдәм, ди. "Без бергә" дигән җыр башкаруны исә, бердәмлеккә өндәү дип атый.
-— Мин гауганы яратмыйм, мин тынычлык яклы, чөнки әнием Ленинград блокадасыннан соң анда барып эшләгән кеше. Ул тормышның бик авырлыклар белән барганын, ачлыкларын күргән кеше. Ишетеп кенә булса да, 1921 елгы ачлыкны да белә. Әнинең сөйләгәннәрен мин әле дә яхшы хәтерлим. Бу концерт — хәйриячелек, бу начар түгел. Минем кулдан килсә, андый авыр хәлләрне, сугышларны бер дә булдырмас идем. Бер кешегә дә яхшы эмоция бирми бит ул, күңелгә бик авыр. Чыгып җырлаганда да бугазыма төер килеп тыгылды, шуны җиңеп көчкәләр, көчкә илләллаһ җырладым.
— Ә тамакка төер нигә тыгылган иде, Зәйнәп ханым? Русия сугышында һәлак булган егетләрне, украин халкын кызгангангамы?
— Менә сез мине этәрәсез. Украин халкымы, дип. Нинди сорау бирәсез сез миңа? Без бит кешеләр. Кайда үлсә дә, кем үлсә дә, бу бит үлем! Ул бит кире кайтмый. Үлем кемгә кирәк ул? Аларның бит аналары бар, алар бит балалар.
— Бу — Донбасска һуманитар ярдәм концерты иде. Русия сугыш башлаганчы Украина халкы тыныч яши иде бит. Шуңа күрә бу хәйрия концерты буламы соң, сугышны яклау концертымы?
Анда бит тынычлык юк диделәр
— Тыныч яшәгән дисез. Мәсәлән мин Русиянең үзәгендә, Казанда яшим. Минем читтә, шул ук Украинада туганнарым юк. Әлбәттә, мин көн дә ул ил белән бәйләнештә тормыйм. Андагы бөтен нечкәлекләрне каян белеп бетерим? Анда тынычлык булганмы? Анда бит тынычлык юк диделәр. Без беләбез: безнең халык яши торган кайсыдыр шәһәрләргә анда тынгылык бирмәгәннәр. Бездә шундый мәгълүмат. Анда нәрсә булганын ниләр майтарылуын бөтенесен белмибез бит. Шуңа күрә әгәр үз күзем белән күрсәм, шунда яшәсәм, төгәл әйтер идем, мисаллар китерер идем. Мин беркайда да мондый канкоеш булмасын дигән теләктә. Кирәкми, бу куера күрмәсен. Тирәнәя күрмәсен, шушыны кулланып бөтен дөньяда сугыш чыгармасыннар. Бу вазгыятьтә Русияне гаепләп, Украинаны аклап, яки киресенчә эшләп, куерта-куерта безнең яхшы, тату дус яшәгән илләрне марионетка рәвешендә кулланып, сугышны куертмасыннар, диде Зәйнәп Фәрхетдинова.
24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украина җирләренә тулы масштаблы хәрби һөҗүм башлавын игълан итте. Русия пропагандасы Украинага каршы башланган сугышны Донбасс халкын яклау ихтыяҗы белән аңлатырга тырыша. Азатлык әлеге тезисның ялган булуы турында язды.
2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" туай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!