Мәктәптә һөҗүм, военкомга ату. Путинның сугыш сәясәте илдә агрессияне арттырды

Ижау

Ижауда билгесез ир-ат мәктәпкә килеп ут ачты. Пермьдә бер ана иренә повестка килгәч, дүрт айлык баласын чәнчеп үтергән, Иркутскида военкомга атканнар. Путин башлаган сугыш сәясәте илдә агрессия тарата.

26 сентябрь иртәсендә билгесез ир-ат Ижауның 88нче мәктәбенә бәреп кереп ут ачты. Кимендә 17 кеше һәлак булды, аларның 11е - балалар. 23 кеше яраланган.

Һөҗүм итүдә әлеге мәктәптә укып чыккан 1988 елгы Артем Казанцев шикләнелә. Ул үз-үзен атып үтергән дип әйтелде. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов сүзләренчә, Казанцев психоневрология диспансерында хисапта торган. Русия Тикшерү комитеты аның наци символикалы кара майкада һәм йөзе генә күренә торган баш кием (балаклава) кигәнен әйтте.

Путин игълан иткән өлешчә мобилизациядән халыкта агрессия артты. Узган атна азагында Татарстанның Саба районы Юлбат авылында 6нчы сыйныф укучысы үзенә кул салганы билгеле булды. Авылда әтисен сугышка алмасыннар өчен шулай эшләгән дигән сүз таралды. Азатлык авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиевкә шалтыратты. Ул башта вакыт юк дип сорауга җавап бирергә теләмәде, "вакыты ул түгел" диде, соңрак шалтыратабыз дигәч, малайның үз-үзенә кул салуы мобилизация сәбәпле булуы дөрес түгел диде. Шул ук вакытта сәбәпләрен белмәүләрен әйтте.

"Ни өчен узен утеруен белмибез, бар кеше өчен табышмак булды ул. Имеш-мимешләр куп, тикшеручеләр тикшерә", диде ул.

Шулай ук бүген Иркутски өлкәсенең Усть-Илимски шәһәрендә военкоматта атыш булды. Монда корбаннар юк, ут ачучы 25 яшьлек Руслан Зинин военкомны яралады.

Зининның әнисе сөйләвенчә, улы соңгы вакытта дәү әнисендә яшәгән. Иртән ул ихтыяри буларак военкоматка барам дип әйткән.

"Русланның үзенә повестка килмәде, әмма кичә аның яхшы дустына килде. Руслан шуңа бик борчылды, чөнки дусты армиядә хезмәт итмәде. Өлешчә мобилизация дип әйттеләр бит, чынлыкта барысын да алалар булып чыга дип сөйләде", диде әнисе Марина Зинина ASTRA басмасына.

Моннан тыш Пермьнең күпчелектә татар-башкортлар яшәгән Барда авылында яшәүче бер ана 29 яшьлек иренең мобилизациясе сәбәпле дүрт яшьлек кызын чәнчеп үтергән. Хатыны ирен җибәрергә теләмәгән. Гаиләдә тавыш чыккан. Нәтиҗәдә ул пычак алып дүрт яшьлек кызының йөрәгенә чәнчегән. Шуннан үзенә пычак кадаган. Бала үлгән, ана кеше хастаханәдә.

Рязаньдә повестка алган ир кеше кичә автовокзалда "сугышта катнашудан баш тартам" дип үз-үзенә ут төрткән. Ир кеше исән калган, дип хәбәр итә ya62.ru

Психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагылыш таба.

"Бу кинәт кенә булып чыккан хәл. Кемдер курку халәтендә, кемдер агрессиядә, ата-аналарда балаларыбызны алмасыннар иде, иремне чакырмасалар иде дигән борчу-хәсрәттә яна. Җәмгыятьтә хәвефле мохит хөкем сөрә. Без тыныч тормышка өйрәнгән. Транспортта барганда да агрессия күзәтелә. Кеше үзенә урын тапмый, күпләрдә депрессия, паник һөҗүмнәр башланды. Кешеләр бүгенге көн белән түгел, алдагы көннәр өчен курку халәтендә яши", диде ул.

Кешеләрнең психологик халәте Дагыстандагы күтәрелешләр кебек протестларга китерергә мөмкинме дигән сорауга ул:

"Бу каршылыкка китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр дә вакытында дөрес итеп аңлатылмаса. Яшүсмерләрнең дөньяга карашы бертөрле. Бу алар арасында да күзәтелергә мөмкин. Өлкәннәрнең үз фикере. Шуңа күрә мондый хәлләрнең килеп чыгуы бик ихтимал. Ижаудагы вакыйгалар да күбәеп китәргә мөмкин", диде ул.

Тиешле мәгълүмат бирелмәү кешеләрдә курку хисен тудырды, дип саный психолог.

"Бу курку хисе дөрес мәгълүмат булмаудан килеп чыга, миңа калса. Шуңа кеше паникада. Хәзер беркем дә чынбарлыкны белми. Мәгълүмат дөрес бирелми. Төрле фикер булганга кешеләр хәвефкә бирелә", диде Гатауллина.

БУ ТЕМАГА: Психолог Зәйнәб Баирова: "Сугыш хәбәрләреннән качу дөрес түгел"

Икенче бер психолог (исемен әйтмәүне сорады) үз-үзенә кул салучылар, психик авырулы кешеләр артачагын әйтә.

"Барган хәлләрне хуплаучы өчен барысы да яхшы: бара, үлә, яки әсирлеккә төшә, яки гарипләнә, – чөнки бу башбаштаклыкта катнашу һөнәри сугышчы булмаган кешеләр өчен башка бернинди нәтиҗә белән дә тәмамлана алмый.

Ә моңа кадәр аңламаган, "бу минем сугыш түгел" дип яшәгән, анда ни булганына битараф кешеләр – монысы башка вазгыять. Алар хәзер үзләре һәлак булу яки якыннарын югалту куркынычын аңлый. Бу очракта нормаль реакция – каршылык күрсәтү.

Актив каршы чыгучылар – бусы бөтенләй башка катлам. Монда күп әйбер аларның батырлыгыннан тора. Мондый кешеләр йә инде илдән китте яки хәзер китә", ди ул.

Аның әйтүенчә, безнең фикерли торган җәмгыять инде күптән депрессиядә. Мисал өчен татарларның бер катламы дәүләтләрен юк итү вакытыннан үк үзләрен кимсетелгән саный. Ана телебезне кысу, милләтебезне санга сукмау да өстәлде. Ә киңрәк җәмгыять инде 20 ел депрессиядә. Соңгы еллардагы сәяси репрессияләр, ковид, тотрыксызлык... кешеләрдә курку арта. Хәзер менә һәр йортка кагылачак сугыш. Бу депрессия генә түгел, ә кешеләр арасында психик авырулар, үз-үзенә кул салучыларны арттырачак.

Яшьләр һәм балаларга иң авыры, чөнки аларның киләчәген урладылар. Шуңа балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Өлкәннәр әзме-күпме тотрыклы тормышта яшәп калды", ди ул.

Психолог әйтүенчә, мобилизациягә җайлашу һич мөмкин түгел.

"Җир тетрәүгә каршы кеше берни эшли алмый, ә мобилизациягә каршы эшли ала. Шуңа "без моны узарга тиеш, берни эшли алмыйбыз" дигән фикер дөрес түгел", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Мобилизация кемгә кагыла һәм кемгә кагылмый
  • Владимир Путин Украинаның кайбер төбәкләрендә оккупацион хакимияте тарафыннан игълан ителгән референдум үткәрүне хуплады һәм Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия басып алган территорияләрдә Русиягә керү турында референдум дип аталган чаралар узачак. Украина аларның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • Русия думасы 20 сентябрьдә бер көн эчендә Җинаять кодексына төзәтмәләр кабул итте, аларда "хәрби хәл" һәм "мобилизация" телгә алына. Хәрби хезмәткә һәм җыенга килмәү, хәрби гамәлләрдә катнашудан баш тарту, мародерлык өчен җәзалар кырыслатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!