— Зәйнәб ханым, бар дөнья Путинның Украинага сугышын зур борчу белән күзәтә. Мондый яңалыкларны ничек дөрес кабул итәргә?
— Без мәгълүматны берничә төрле кабул итә алабыз. Мисал өчен, аны бөтенләй инкарь итәргә, "юк, моның булуы мөмкин түгел, алдыйлар гына", дип, үзебезне шуңа ышандырырга була. Тик бу очракта тирә-якта барган үзгәрешләрне кабул итеп, аларга ияләнеп, тормыш белән бергә атлый алмыйбыз. Мәгълүматны кабул итүнең моңа охшаш тагын бер төре – аннан качу, үзеңне яңалыклардан чикләү. Бу да дөрес түгел. Боларның капма-каршы төре исә – үзебезне тынычландыру өчен, көндәлек эштән баш тартып, көннәр буе интернетны актарып, бөтен яңалыкларны укып бару. Ул очракта, кешеләр әле булмаган фаҗигаләрне дә булган итеп күзаллый башлый, төрле фаразлар туа, фантазияләргә кереп баталар. Шуңа монда алтын урталыкка ирешү мөһим: әйе, бу сугыш бара һәм моны кабул итү кирәк. Яңалыклар укырга мөмкин, әмма анда да һәммәсен рәттән уку дөрес булмас. Бу хакта өстәмә яңалыклар эзләүдән үзеңне тыярга, көндәлек эшләр белән шөгыльләнергә, социаль челтәрдәге сәхифәләреңне дә ул хактагы яңалыклар белән тутырмаска кирәк.
— Бар яңалыклар шул хакта булгач, телисеңме-теләмисеңме күңелдә ниндидер авырлык, борчу барлыкка килә. Мондый борчуларны ничек җиңәргә? Үзеңне тынычландыру өчен ниндидер практикалар кулланып буламы?
— Борчылу, курку кебек хисләр турында сөйләгәндә, моның сәбәбен сугыш башлану дип күрсәтеп булмый. Гадәттә, борчулар артында ниндидер башка куркулар яшеренгән була һәм аны табарга кирәк. Мин хәзер нәрсәдән куркам? Ни өчен борчылам? Бәлки, бу сугыш җирендә булган кешеләрне жәлләү, аларның хәленә керергә тырышудыр? Әллә мин улымны армиягә алып китүләреннән, аны һәм туганнарымны югалтудан куркаммы? Үз төбәгемдә дә бомба ташлауларыннан куркаммы? Кыскасы, төгәл нәрсәдән куркуыңны ачыклау әһәмиятле. Бу очракта аны ачыклау процессы үзе үк терапевтик ысул булып тора. Борчу һәм куркуның нигезен тапкач, аны иң якын кешеләрең һәм сине ихластан тыңларга сәләтле кешеләр белән уртаклашырга, сөйләшергә кирәк.
Төгәл нәрсәдән куркуыңны ачыклау әһәмиятле. Ачыклау процессы үзе үк терапевтик ысул булып тора
Борчу, куркулар организмда кортизол, адреналин, норадреналин кебек һормоннар бүленеп чыгуга да китерә, шуңа психик сәламәтлекне кайгыртканда, алар турында да онытырга ярамый. Организмдагы "химия" баланста булсын өчен, ул һормоннардан төрле физик күнегүләр аша арынып була. Җәяү йөрү, йөгерү, ниндидер актив спорт төре дә бу очракта психотерапевтик чара булыр.
Мондый очракларда пациент белән аралашканда аны күктән җиргә төшерү алымнары да кулланабыз. Кайдадыр читтә булган борчудан арынып, бүген үз тормышыңда булган ун вакыйганы сурәтләргә кирәк. Шулай ук аның иң бәхетле мизгелләрен искә алуы да җиңеллек бирә. Шулар аша кеше үзенең комфорт дөньясына "әйләнеп кайта".
— Теолог буларак та әйтә аласызмы: ислам дине буенча, мөселманнар бу вакыйганы ничек кабул итәргә тиеш?
— Мөселман кешесе язмышка, Аллаһның гаделлегенә һәм үлгәннән соң да тормыш булуына ышана. Бу исә Аллаһтан ярдәм буласына ышанырга нигез тудыра һәм диндә булучыларның күңеленә шуның аша тынычлык ирешә. Сәяси яки шәхси мәсьәләләрдә нәрсәне "яхшы" яки "начар" дип бәялисен һәркем үзе сайлый, ислам бу өлкәдә безне чикләми. Һәрберебез үзенең рухи һәм интеллектуаль дәрәҗәсенә бәйле рәвештә әлеге вазгыятькә төрлечә карый ала. Ләкин гамәлләргә килгәндә, ислам үзара фетнә таратуны хупламый. Кешенең мөмкинлекләре чикле булган мәсьәләләрдә ислам сабырлык күрсәтергә һәм Аллаһының кодрәтенә тапшырырга гына өнди.
— Балалар да күп вакытын интернетта уздыра, яңалыкларны, сугыш белән бәйле рәсемнәрне, видеоларны күрә. 7-9 яшьлек балаларга бу вакыйганы ничек итеп аңлатырга?
— 5-6 яшьтән өлкәнрәк булган, инде фикерли белүче балаларның дөньядагы хәлләрне белеп торырга хакы бар. Тик бу мәгълүматны җиткергәндә ниндидер рәсемнәргә, видеоязмаларга мөрәҗәгать итү, эмоцияләр белән тулы чыгышлар булырга тиеш түгел. Безнең максат: дөньяда баручы вакыйгалар хакында күзаллау тудыручы минималь мәгълүмат бирү. Бурычыбыз: 5-7 яшьлек балаларны тетрәнүләрдән, рухи кичерешләрдән мөмкин кадәр яклау. Сугыш сүзен дә бала телендә аңлатып, ике якның конфликты итеп күрсәтеп була. Бу аңлатмаларда иң мөһим өлеше: "Сиңа да, безгә дә бернинди куркыныч янамый", дип, аның рухи тынычлыгын тәэмин итәргә кирәк. Әлбәттә, без әти-әниләр буларак бернинди зур гарантияләр дә бирә алмыйбыз, әмма сүзләр аша, баланың сакланган һәм якланган булуын күрсәтергә мөмкин.
— 14-16 яшьлек яшүсмерләргә бу сугыш турында аңлатуның ниндидер үзенчәлекләре бармы? Алар күпкә аңлы һәм, хәтерләсәгез, Навальныйны яклау митингы вакытында да күпләп урамга чыкканнар иде. Хәзер аларның иминлеген ничек тәэмин итәргә?
Яшүсмергә үзен ишетүләре, аны олы кеше кебек күрүләре мөһим
— Әйе, яшүсмерләр белән бөтенләй башка ысуллар кулланыла, алар белән бу хакта мөмкин кадәр ачыграк сөйләшергә, бергәләп аналитик фикер йөртергә, аның фикерен дә игътибар белән тыңларга кирәк. Яшүсмергә үзен ишетүләре, аны олы кеше кебек күрүләре мөһим. Шуңа, бала сезгә ошамаган фикер белдерсә дә, аны ихтирам белән кабул итәргә өйрәнегез. Бу темага үзара җиңелчә генә бәхәсләшү булганда да, ул аңа карата зур хөрмәт аша гына була ала. Яшүсмер үзен олы кеше кебек тотса да, инде зур кебек тоелса да, ул әле бала гына һәм бүген гаилә климатының ни дәрәҗәдә комфорт булуы аннан да тора. Аны ниндидер катлаулы хисләргә: курку, ачулану, үчләшү кебек хисләргә куып кертмәс өчен, үз фикерләреңне белдерүдә сак булырга кирәк.
— Казан мәктәбендә булган атыштан соң күп психологлар атышлы компьютер уеннары һәм аларның негатив йогынтысы турында сөйләде. Шул уеннар фонында бүгенге яшүсмерләрдә яки өлкәннәрдә реаль сугышка карата шундый ук җиңел караш формалашкан булуы мөмкин дип уйламыйсызмы?
— Мин үсмерләр белән алай ук тыгыз эшләмим, әмма күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: үсмерләрдә дә, олыларда да реаль сугышка мөнәсәбәт аларның компьютер уеннары тәҗрибәсенә бөтенләй бәйле булмаска да мөмкин. Еш кына бу ачу, явызлык һәм эчтә йөрткән агрессия чагылышы. Бүген яшүсмерләр үз яше үзенчәлекләре аркасында да, тирә-юньдә барган вакыйгалар аркасында да агрессив шартларда җитешергә мәҗбүр. Шуңа монда компьютер уеннары бар сорауга җавап була алмый, мәсьәлә күпкә тирәнрәк яшерелгән.
— Гаиләләрдә дә кемдер Русия яклы, ә икенче берәү Украина тарафдары булырга мөмкин. Бу очракта гаиләдәге конфликтлардан ничек котылып калырга?
Кемдер безнекенә капма-каршы фикер белдерә икән, бу аның безгә мөнәсәбәте турында сөйләми
— Гаилә әгъзаларының һәркайсының үз фикеренә хокукы бар һәм бу сугыш темасына гына түгел, бар конфликтларга да кагыла. Әгәр кемдер безнекенә капма-каршы фикер белдерә икән, бу аның безгә мөнәсәбәте турында сөйләми. Мисал өчен, ир яки хатыныбыз ниндидер мәсьәләдә безнең белән бөтенләй килешмәгәндә дә, бу аның безгә карата гомумән начар мөнәсәбәтле булуын күрсәтми. Моны һәрчак үзеңнең исеңә төшереп тору файдалы булыр. Бер дәүләт чикләрендә, бер гаилә эчендә яшәгәндә, һәркайсыбызның төрле булуын истә тотарга кирәк һәм ниндидер мәсьәләгә карата фикеребез ул әле безнең тормыш кыйммәтләре турында сөйләмәскә дә мөмкин. Кайчакта, бу безнең дөньяны кабул итү формасы гына. Ә дөньяны һәркем үзенчә кабул итә һәм моңа хакы да бар.
— Интернетта үз гражданлык позицияңне белдереп, сугышка каршы яки, киресенчә, сугыш яклы булуыңны әйтәсең икән, каршы як сиңа пычрак сүзләр яза башлый. Социаль челтәрләрдәге явыз комментарлардан үзеңне ничек араларга?
— Бүген безнең җәмгыять зур күләмдәге агрессия белән көн дә очрашырга мәҗбүр. Үзеңдә аңа карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү өчен бу агрессиянең булуын рөхсәт итәргә кирәк. Ачулы комментарлар, агрессив сүзләр һәм бер-береңә ишелүче негатив – ул курку эчендә яшәүче җәмгыятьтәге курку белән тулы кешеләрнең гадәти реакциясе. Кайчакта, шушы куркуны уздырып җибәрүнең бердәнбер юлы – ул ачулану. Тиргә батып, ялкыннар чыгарып, сиңа ачу-нәфрәт тулы сүзләр язучы хейтерның ачудан җаны януын истә тотыгыз. Аның бу ачуга хакы бармы? Бар. Безнең бер-беребезне җәберләргә, рәнҗетергә, мыскыл иткән сүзләр язарга хакыбыз бармы? Юк.
Үзеңдә аңа карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү өчен агрессиянең булуын рөхсәт итәргә кирәк
Тик бу урында шундый җәмгыятьтә яшәвебезне, тирә-яктагы вазгыять сәбәпле туган ачу белән кайберәүләрнең тыныч кына көрәшә алмавын, чарасызлыктан шундый адымнарга барып җитүен искә төшерсәң, җиңел булып китә. Бу без шул дәрәҗәдә йомшак, кешеләрне бар пычрагы белән кабул итүче, гаделсезлеккә күз йомып торучы дигән сүз түгел, бу теләсә кемгә игътибарны юнәлтмичә, үз кыйммәтеңне үзең белү һәм шуның белән яшәү дигән сүз. Башкаларның ачуы, комментарлары, агрессиясенең минем кем булуыма, тормыш принципларыма бер катнашы да юк. Ул кеше бары тик ачулана. Аңа хәзер бик авыр һәм ул шул ачуын бүген шулай гына җиңә ала. Болай фикер йөрткәндә, кимендә, без берни дә югалтмыйбыз.
— Русия шәһәрләрендә сугышка каршы митинглар башланды, тоткарлаулар да булды. Бу шартларда хокук саклаучылар ни рәвешле гражданлык позициясен белдерүчеләргә карата лояль мөнәсәбәт һәм салкын акыл саклап кала ала?
Безнең бурыч: үзебез сайлаган һәр гамәл өчен җаваплылыкны үз өстебезгә ала белү
— Үз гамәлләребезне аңлап башкаруыбыз бүген беркайчан булмаган кадәр зур әһәмияткә ия. Шул ук хокук саклаучыга һәм гражданлык позициясен белдереп мәйданга чыккан кешегә бу эшнең алар үзләре сайлаган адым булуын истә тотуы мөһим. Кемдер митингка баруны сайлаган, ә кемдер шул митингка чыгучыны туктатуны үз өстенә алган. Безнең бурыч: үзебез сайлаган һәр гамәл өчен җаваплылыкны үз өстебезгә ала белү. Хокук саклаучының гамәлләре, кылган золымнары, һәр хәрәкәте өчен ул үзе җаваплы, мин моны дәүләт өчен эшлим дип, җаваплылыкны дәүләткә аударып калдыру дөрес түгел. Митингка чыгучы да бу гамәле өчен үзе җавап тота, ул моны аңларга тиеш. Биредә дөньяны "яхшыга", "начарга" бүлеп карамау авыр, әмма иң дөрес юл шундый. Без нинди генә рольне башкарсак та, моның җаваплылыгы бары тик безнең өстә һәм безнең кешелек кыйммәтләрендә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!