Мобилизацияне хуплау: мөфтиләр Аллаһтан куркамы, ФСБданмы?

Иллюстратив фото

Путин игълан иткән өлешчә мобилизация уңаеннан мөселман руханилары беренче көннәрдән үк аны яклап фикер белдерә, фәтвалар чыгара башлады. Элек Русиядә яшәп, хәзер чит илгә күчәргә мәҗбүр булган дин әһелләре мөфти-имамнарның бу гамәлләрен аларның ФСБга, хакимият җитәкчелегенә буйсынуы белән аңлата.

Русия президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткәч, мөселман руханиларының барысы да аны хуплап чыкты. Иң беренче булып Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин үз фикерен белдерде. Ул моны мәҗбүр калудан ясалган һәм акланган чара диде.

Мәскәү мәчете имамы Шамил Әләүтдинов үзенең Инстаграм битендә мөрәжәгать урнаштырды. Кыска гына нотыгында ул килеп туган вазгыятьне "гаять катлаулы, үтә дә киеренке" дип бәяләде. Ә менә "Нишләргә соң?" дигән соруга аның конкрет җавабы булмады, гомуми сүзләр белән генә котылып: "Үзегездән тормаган нәрсәләрне, Аллаһка тапшырырга өйрәнүне дәвәм итәргә кирәк" диде ул.

БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугыш. Ике хәзрәт. Ике татар. Ике караш

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертлар фәтва чыгарды. Анда "Русиягә ант биргән, ирекне, халыкны һәм Ватанны сакларга ант иткән мөселманнар вәгъдәләрен үтәргә тиеш. Биргән антка тугрылык гражданлык бурычы гына түгел, ислам бурычы да булып тора", диелә.

Татарстанда авыл имамы булып эшләгән, берничә ел элек Германиягә күчеп китеп хәзер Һамбург шәһәренең Солтан мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләүче Камил Гарипов (исеме үзгәртелде) бу әйткәннәр белән килешми. Мөфтиләр моны үз белдеклеге белән түгел, ә ФСБ кушканга эшли, ди.

"Һәрбер мөфти һәм имамны ФСБда контроль итә торган кешеләр бар. Алар ничек әйтә, шулай була. Элек Болгар җыенында Татарстан мөфтие янында отставкадагы ФСБ кешесе йөрде.

Мөфтиләр, имамнар хәзер кылычның иң үткен җиреннән йөри. Элек ике урындыкта да утырып булса, хәзер андый вакыт бетте. Мөфтиләргә һәм имамнарга урыннарын бушатып, илдән качу кирәк. Элек инде илдән киткән андый имамнар булды. Шуның берсе мин. Хәзер дә андыйлар булыр дип уйлыйм. Госман Исхакый мөфти булган замандагы мөфтиләрне истә тотып әйтәм. Әмма шулай да күбесе инде систем кешеләре. Алар беркая да китмәс", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин мобилизацияне хуплап чыкты

Русия 2014 елны Кырымны басып алганнан соң, Мәскәүгә буйсынырга теләмичә шактый гына мөселманнар Киевка, Херсон өлкәсенә күченде. Алар арасында мөфтиләр дә, имамнар да бар. Киевта исә аерым Кырым мөфтияте оешты. Әлеге мөфтиятнең Голамәләр шурасы рәисе Сөләйман Хайруллаев Русия имамнарыннан аермалы буларак, мөселманнарны сугышка бармаска чакырды. Ул мобилизация чакыруларын алудан баш тартырга, яшәгән урыннарны алмаштырырга, мөмкинлек булса, тыныч бер илгә күчәргә киңәш итте. Хайруллаев гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзгәнче төрмәдә утырып чыгуың хәерлерәктер дип саный.

"Йосыф пәйгамбәр, минем өчен төрмә алар мине эшләргә чакырганнан хәерлерәк, дигән кебек кеше үтерү урынына үзе бу юлны сайлау мөмкин. Әниләрегезнең күнелләре тыныч булмас, әлбәттә, ләкин сез гомерегезне саклап калып яшәячәксез һәм якын вакытта азат ителәчәксез, чөнки бу золымлык, Алла бирсә, төгәлләнәчәк", диде Сөләйман хәзрәт үзенең мәчәттә ясаган вәгәзендә.

Моннан тыш ул мәҗбүри мобилизациягә эләккәннәрне әсирлеккә бирелергә чакырды. "Шулай итеп гомерләрегезне сакларсыз һәм азат илдә булырсыз", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мөселманнарына Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыкты

Барлык мөселманнарның әниләренә мөрәҗәгать итеп ул: "дәшми утырмагыз, сезнең улларыгызны алып киткәннән соң күз яшьләрегез ярдәм итмәс, протестларга чыгыгыз", дип чакырды. Яшьләрне дә каршылык белдерергә өндәде.

"Дәшми утыру вакыты узды, мөселманнарның урамнарга чыгарга, үз фикерен белдерү вакыты җитте", диде Сөләйман хәзрәт.

Ул мөнбәрләрне кан кардәшләрне үтерүгә чакыру өчен куллануга караганда, дин әһелләренең вазифаларыннан ваз кичүләре хәерлерәк дип саный.

"Ничек итеп сез үтерелгән кешеләрең туганнарына кайткан мәетләрнең җаназасын кылачаксыз, аларның әниләренең күзләренә караячаксыз. Сез бит мөнбәрдән аларны ят җирләрдә сугышырга чакырган идегез... Моның урынына мөнбәрне, имамлыкны, мөфти вазифасын калдырып, хакыйкатьне сөйләү хәерлерәк түгелме?" ди Сөләйман әфәнде.

Киевтагы Кырым мөфтиятенең Голамәләр шурасы рәисе аналарны улларын, ирләрен сугышка җибәрмәс өчен чаралар күрергә чакырганда, Татарстан мөфтияте солдатларга һәм якыннарына укыла торган догалар чыгару белән мәшгуль.

БУ ТЕМАГА: "Дошманны җиңү өчен 3 дога": Татарстан мөфтияте мобилизацияләнгән сугышчылар өчен догалар чыгарды

Алда телгә алган Камил Гарипов та имамнарга, мөфтиләргә Русиядән тизрәк китү хәерлекрәк дип саный. Ул ислам динендә мөселманнарга бәйле булмаган сугышта катнашу тыелганын әйтә.

"Бу үзеңнең илеңне, җиреңне саклау сугышы түгел. Ике халык сугышында ни өчен мөселманнар катнашырга тиеш. Ни өчен мөселманнар үз җирләрен саклый алмый? Ни өчен башка мөселманнарга ярдәм итми, мисал өчен уйгырларга.

Мөфтият кан коерга ярамый ди. Әби-бабайларыбыз да "сугыш кына булмасын" дип өйрәтте. Без сугышка чакырырга түгел ә, солдатларның гомерләрен сакларга, канкоешны туктату өчен тырышырга тиешбез. Ә монда ачыктан-ачык сугышка чакыру. Шуңа бу шәригатькә һәм Русия Конституциясенә дә сыймый. Конституциядә сугышка чакыру тыелган", ди ул.

Гарипов әйтүенчә, күптән түгел "Сәхих әл-Бохари" хәдисләрен сугышка чакыра дип тыйдылар, ә хәзер мөфтият үзе шул хәдисләргә таяна.

"Үз халкыңны үлемгә җибәрү һич акылга сыймый. Болай да татар халкы аз, туучылар да аз, коронавирустан күпме кеше үлде. Хәзер яшьләр мобилизациянеп китеп бара, туучы балалар саны тагын кимиячәк. Татар халкы 100 елда юкка чыгачак диделәр, бу шуңа таба бара инде. Мондый хәлләрдән соң тагын да тизрәк юкка чыгачактыр", ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Сәхих әл-Бохари"ны тыю: Чечня отты, Татарстан оттырды

Чит илгә киткән икенче бер имам, ул исемен әйтмәүне үтенде, Русиядәге мөселманнарның мобилизациягә чакыруында гаҗәпләнерлек нәрсә күрми.

"Әллә элегрәк башкача сөйлиләр идеме? Юк. Дәүләт нәрсә куша, алар шуны әйтә, эшли. Сүриядә сугыш башлангач та хуплап "дөрес" диделәр, Украина сугышын, мобилизацияне дә хупладылар. Мөфтиятләр һәрвакыт Путинның, башка түрәләрнең сүзләрен куәтләп кенә тора. Әгәр алар андый булмаса, эшли дә алмаслар иде.

Хәзер дә ватанны саклау диләр, әйе танклар, хәрби очкычлар белән балаларны үтереп, хатыннарны әсирлеккә алып китү куркынычы булса, бу илне саклау дип атала. Украин ягыннан нинди куркыныч бар соң, юк бит. Шәһәрдә 70нче катта яшәп гаиләмне аюдан саклыйм дигән кебек инде.
Херсонны гомерендә күрмәгән-ишетмәгән Башкортстандагы Урал арты егетләрен шунда җибәрү илне саклау буламы, бу ахмаклык була. Ә аны яклаган мөфтиләр үзләре ахмак.

Кешеләр мөфтиләрне фәрештә урынына күрүләре генә гаҗәпләндерә. Алар да бит гади кешеләр. Халык кына аларны галим дип күрә. Алар арасында наданнар бик күп. Ә бөгелергә теләмәгән руханиларны Русиядә йә үтерәләр, йә төрмәгә ябалар, йә алар чит илгә чыгып китә", ди ул.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кешене җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!