Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәхих әл-Бохари"ны тыю: Чечня отты, Татарстан оттырды


Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыров
Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыров

Русия юстиция министрлыгы "Сәхих әл-Бохари"ның урыс теленә тәрҗемә ителгән бер китабын экстремистик басмалар исемлегенә кертте. Китапны Лаеш мәхкәмәсе тыю сәбәпле, Татарстан мөселманнар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды, басманы яклап чыккан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт сүзләре әйтелде.

"Сәхих әл-Бохари" һәм тагын берничә мөселман китабы Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе тарафыннан узган елның декабрендә тыелды. Быел 5 июльдә, Татарстан югары мәхкәмәсе Лаеш мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды. Һәм менә август азагында ул китапларның экстремист әдәбият федераль исемлегенә кертелүе мәгълүм булды.

Күп кенә мөселманнар "Сәхих әл-Бохари" җыентыгы тыелуны зур борчу белән кабул итте. Адвокат Руслан Нәгыев үз телеграм каналында тыелган исемлеккә Абдулла Нирша тәрҗемә иткән урыс телендәге 5нче төзәтелгән басма кертелгәнен әйтте.

Китапның Русиянең берәр урыс төбәгендә түгел, ә мөселманнар күпчелектә яшәгән Татарстан мәхкәмәсе тарафыннан тыелуы һәм республика җитәкчелеге вә мөселманнарның җыентыкны яклап сүз әйтмәве ислам тарафдарларының күбесендә ачу катыш аптыраш тудырды.

"Сәхих әл-Бохари" һәм тагын берничә китап мәхкәмәгә бирелгәч тә, аны нигездә адвокатлар һәм берничә мөселман рухание гына яклып чыкты. Ел башында Русия мөфтиләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, хокук белгечләре видеоконференция уздырып, Русия мәхкәмәләре тарафыннан Коръән тәфсирләре, Бохариның хәдисләр җыентыклары һәм ислам тәгълиматы нигезе булган башка китапларның тыелуы проблемы хакында фикер алышканда да мөселманнарның ваемсызлык мәсьәләсе күтәрелде. Ул вакытта адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде.

"Беркем дә бу эшкә игътибар итми, беркем борчылмый. Чынлыкта безнең китапларыбызны мәхкәмәләрдә адвокатлар гына яклый, 3-6 адвокат нидер эшләргә маташа, тик дин әһелләре тарафыннан ярдәм, теләктәшлек бик аз. Без еш кына мәхкәмәләрдә ишетәбез – менә сез бу әдәбиятны яклап йөрисез, ә мөфтиләр үз якларыннан бер яклау сүзе дә әйтми, шулай булгач, бәлки чыннан да бу әдәбият начардыр, аны беркем дә якламагач.

"Хәтта Бохариның сәхих (дөреслегендә шик булмаган) хәдисләрен дә тыя башладылар. Коръәнне генә тыясылары калды, ләкин тыя алмыйлар, чөнки канун бар. Ләкин Изге китапның тәфсирләрен һәм сәхих хәдисләрне тыюга кадәр килеп җиттеләр. Болар бит безнең динебездә төп чыганаклар. Хәлләр начар һәм без үзебез моңа килеп җиттек, үзебезнең пассив булуыбыз гаепле", диде ул.

Конференциягә җыелучылар Лаеш мәхкәмәсе карары турында җәмгыятьтә шау-шу күтәрергә кирәк дигән уртак фикергә килде. Ләкин ул сүздә генә калды, конференциядән соң шау-шу булмады. Шау-шу берничә көн элек ислам китапларын тыюны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хөкем итеп чыккач кына башланды. Кадыров нәкъ шул вакытта вазифадан китәргә җыенуын да әйтте, кайбер мөселманнар моны ислам китапларын тыюга канәгатьсезлек белдерү сәбәпле китә дип кабул итте.

Кадыровның китапларны яклап чыгуыннан соң, моңа кадәр тик кенә утырган дини идарәләр һәм аларның җитәкчеләре дә батырланды. 6 сентябрь көнне Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте махсус белдерү белән чыкты. Аңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да үз фикерен әйтте. Дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Русиякүләм дини белгечләр оешмасы кирәк, диде мөфти.

Ул "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын экстремист дип тыюларына мәхкәмәләр түгел, дини әдәбиятка экспертиза ясаучы тиешле әзерлеге булмаган белгечләр гаепле дигән фикердә. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдырырга тәкъдим итте.

Күп мөселманнар Чечня башлыгыннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та берәр яклау сүзе әйтер дип көтте, ләкин ул булмады.

Журналист Харун Сидоров сүзләренчә, бу хәлгә аптырыйсы юк, чөнки бу беренче тапкыр гына түгел. Аның сүзләренчә, Чечнядан аремалы буларак Татарстан һәм аның җитәкчелеге динне күбрәк мәдәни формада күрә һәм бу исламны яклауда да чагыла.

"Мондый очрак беренче тапкыр гына түгел. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров гауга чыккан ислам мәсьәләләрендә үзен күптән әйдәп баручы итеп күрсәтергә тырыша, ә Татарстан җитәкчелеге мөселман компонентын күбрәк мәдәни формада яклый, гомумрусия мәйданында ниндидер җитди эш алып бармый.

Аннары Русиядәге барлык дини идарәләр Татарстаннан читтә үзәкләшкән. Мөфти Тәлгать Таҗетдин идарәсе – Уфада, Равил Гайнетдинныкы – Мәскәүдә. Җитмәсә, Равил хәзрәт идарәсе белән Татарстан Диния нәзарәте арасында соңгы вакытта каршылыклар чыкты. Шуңа мин Татарстан җитәкчелегенең ислам, мөселманнарны яклаучы буларак күрмим.

Рамзан Кадыровның исеме киресенчә күптәннән исламны яклаучы буларак танылды. Бу яклау Чечня республикасы белән түгел, ә нәкъ Кадыров белән бәйле. Әгәр Чечняда да Татарстан һәм Башкортстандагы кебек җитәкче булса, шундый ук хәл күзәтелер иде. Шуңа мин моны күбрәк Кадыров пиары дип атар идем, әмма кайвакыт ул нәҗиҗәле дә булып куя", ди Сидоров.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан аермалы буларак, Чечняда нигездә мөселманнар гына яши һәм исемдә генә түгел, ә исламча яшәүче мөселманнар. Шуңа Кадыровка бу өлкәдә хәрәкәт итү, Мәскәү алдында исламны яклау җиңелерәк.

"Татарстанда этник яктан катнаш халыклар яши. Татарлар бераз күбрәк, әмма үзбилгеләнүләре бик юылган. Шуңа Миңнеханов исламны яклау компанияләре уздырыр өчен республика эчендә терәк күрмидер. Бәлкем күңеле ятмыйдыр.

Мисал өчен "Шарли Эбдо"га каршы һәм башка мөселманнарны яклауга бәйле митингларда Грозныйда бик күп халык җыелды. Әлбәттә мәҗбүри дә китерттеләр, әмма теләп килүчеләр дә шактый иде. Казанда мондый хәлнең булуын күзаллау бик авыр. Шуңа Кадыровның мондый роль уйнавына объектив сәбәпләр дә бардыр", ди Харун Сидоров.

Ул берничә ел элек белән чагыштырганда, хәзер мөфтиләр дә үз сүзләрен бик куркып кына әйтүләрен ассызыклый. Кадыров кушылгач кына аның артына ышыкланып үз фикерләрен белдерәләр. "Сәхих әл Бохари" белән дә шулай булды. Аны бары Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов һәм имам Габдерәүф Зәбиров гына ачыктан-ачык яклап чыкты, ди ул.

"Элекке Русия мөфтиләр шурасы, хәзер Русия мөселманнары Диния нәзарәте дип аталучы Равил Гайнетдин җитәкләгән идарә дә элек актив иде. Хәзер алар да сүлпәнәйде. Хакимиятнең аларга кайбер сораулары булганын исәпкә алганда, бәлкем шүрлиләрдер. Ягъни, кирәк санаганда, барлык кыек эшләрен тартып чыгара алалар. Шуңа китапны яклауда да күпләр пәрдә артыннан гына күзәтте.

Татарстан мөфтиен дә бер кысаларга керттеләр һәм маневр ясау өчен мөмкинлекләр калдырмадылар. Гәрчә ул исламча фикерләүче һәм шул юл белән баручы кеше. Камил хәзрәт баштан ук үзен традицион ислам вәкиле буларак тәкъдим итте. Үзләренекен якларга ашыкты. Дагыстан, Чечня мөфтиятләре белән уртак эшләделәр, әмма сәяси мәсьәләләрдә Грозный, аерым әйткәндә Рамзан Кадыров һәм аның тирәлегендәге кешеләр тора. Шуңа бу өч мөфтият бары Кадыров сүз әйткәч кенә кушыла. Бу юлы хәтта Татарстан мөфтияте әллә ни кушылмады да, "Безнең әдәбиятны укыгыз" дип ишарәләде. Камил хәзрәт бик сүлпән генә җавап бирде", ди Харун Сидоров.


Сәясәт белгече Руслан Айсин "Сәхих әл-Бохари"ны яклау мәсьәләсендә Татарстан мөфтияте эшләп җиткермәде дип саный.

"Беренче чиратта турыдан-туры мөфтият гаепле, чөнки белүемчә, хөкемдар бу экспертизаны мөфтияттән сорап алды. Ярты елда берни эшләнмәде, ләм-мим. Аннары тагын ярты ел вакыт бирелде, безнең мөфтият Мәскәүгә сылтады. Имеш Мәскәү мөфтияте эшләргә тиеш. Шунда ни өчен Татарстан мөфтияте кирәк дигән сорау туа. Бу бит инде Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсендә булган хәл. Хөкемдар бары экспертиза булганда гына карар чыгара ала. Уңай экспертиза кирәк иде. Безнең мөфтият күрәсең, эшләмәде. Ул теманы чечен мөфтие күтәреп алды, бераз йодрык күрсәтте.

Башта, әлбәттә, Татарстан мөфтие йодрык күрсәтергә тиеш булгандыр. Безнең мөфти Чечня мөфтие белән дус. Бергәләп "ваһһабчыларга" каршы көрәшәләр. Ягъни алар белеп барысын да сөйләшеп эшләгәннәр. Политтехнологик әйбер килеп чыкты. Аннары пычрак Татарстанга атылды. Имеш республика бернәрсә эшләмәде дип.

Шул ук вакытта эшләүчеләр дә булды, без адвокат Руслан Нәгыев белән видеолар ясадык, мөфтиләргә, мәхкәмәләргә ишарәләр китте. Күрәсең, безнең көчебез җитмәде, әмма мөфтинең көче җитәргә тиеш иде, чөнки ул хакимият белән яхшы элемтәдә, хәл итәрлек көче дә бар. Күрәсең, нияте булмагандыр. Шуңа күрә Татарстан бу вазгыятьтә ниндидер буш куык булып калды. Имеш бары Чечня һәм Кадыров кына мөселманнарны яклый. Ләкин ул алай түгел. Киресенчә, Чечняда мөселманнарны җәберлиләр, кеше хокуклары мәсьәләсе кискен тора. Үзләрендә тәртип булмаган республика башка мөселманнарның хокукларын яклый аламы? Миңа калса, бу Татарстан мөфтиенең ачыктан-ачык зур хатасы, чөнки бу хәл безнең республикабызның дәрәҗәсенә нык зыян салды", ди Айсин.

Аның фикеренчә, Кадыровның ислам китапларын яклап чыгуы ул яхшы уйланылган пиар.

"Ул һәрбер сүзен Мәскәүдәге түрәләр белән килештереп әйтә. Аның белән элек эшләүче бер кеше шулай дигән иде. Русия мөселманнары әйдаманы булу өчен үзен низагларны хәл итүче кебек танытырга тели. Бу юлы да "Сәхих әл-Бохари" мәсьәләсендә шау-шу күтәрде, аннары "мин Чечня лидеры булып озак утырам" дип, имеш вазифасыннан китәчәгенә ишарәләде. Үзенә пиар ясап алды, сәяси баллар өстәде. Әгәр мөселманнарны җәберләсәләр мин китәргә мәҗбүрмен, дигәнрәк килеп чыкты. Шуннан Мәскәүдән "сез китә алмыйсыз, сезгә күп әйбер йөкләнгән" дигәнрәк җавап килде.

Татарстан җитәкчелеге исә бу проблемны хәл итүдә оттырды. Президент идарәсе дә эшләтеп җитмәгәндер. Элек булган төгәл һәм төзек вертикаль бераз какшый. Бәлки Татарстанга һәм Миңнехановка каршы эшләүче көчләр дә бардыр", ди Руслан Айсин.

Кадыров тарафыннан элек тә Русиядә бердәнбер мөфтият булдыру һәм аны Кавказга күчерү идеясы булды.

"Ул вакытта аңа президент идарәсендәге Владислав Сурков булышты. Ләкин югарыда ул теманы хупламдылар булса кирәк. Хәзер дә Кадыровның андый амбициясе бар. Чечня башлыгы Русия президенты Владимир Путин системасының кризиска баруын күрә. Үз көчләрен мобилизацияләргә кирәклеген аңлый. Мөселманнарның әйдаманы булу өчен көч туплый. Максаты Чечня яки Кавказ лидеры гына түгел, ә менә мөселманнарның лидеры булып яңа сәяси яссылыкта эш алып бару. Ислам китапларын яклау кебек шау-шуны файдаланып ул үзенең имиджын ныгыта. Ә Татарстан җитәкчелеге көн-төн эшли, саммитлар оештыра, инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләшүләр алып бара... Бу исә гади кешегә күренми. Гади мөселманнар күбрәк шул шау-шулы әйберләргә игътибар итә, моны үз күңелләре аша уздыра. Миңнехановның хуҗалык эше, икътисад эшенә әллә ни исләре китми.

Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын да мөселманнар зур чара буларак күрми. Кадыров кулына эләксә, киң масштаблы итеп уздырыр иде.

Русиядә мөселман оешмалары җитәкчелегендә күпчелектә татарлар. Аларның акчалары юк, җирле идарә органнары белән проблемнары бар. Шунда Кадыровның рәсми вәкилләре килеп ярдәм кулын суза. Шул рәвештә "безне идарәгә кертергә тиешсез" дип хуҗалыкны әкренләп үз кулына ала. Шул даирәгә үтеп керә. Аларның акчасы да куәте дә бар, артларында Кадыров тора.

"Сәхих әл-Бохари" шаукымын шул стратегия кысаларында күрәм. Очраклы әйбер генә түгел. Татар мондый хәлгә барып җитүен аңлап, уйланырга тиеш. Гел биеп йөреп һәм Сабантуйлар ясап кына булмый.

Күпләр элек татарларны әйдаман халык буларак кабул итсә, хәзер республиканың бар яктан да артка чигенүен күрә. Телегезне саттыгыз, резолюция кабул итеп сугышны да хупладыгыз диләр. Татар халкы вәкиле буларак миңа моны әйтүчеләр күп. Бу да безнең сәяси статуска бәрә, чөнки хокукларыбыз өчен күпме көрәшттек, ә хәзер артка чигенәбез. Һәм бу чигенүнең чиге күренми", ди Руслан Айсин.

  • Лаеш мәхкәмәсенә бирелгән алты китап 2017 елны Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Бу исемлеккә Габдерахман әс-Сәгыйди язган "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы, һәм өч хәдисләр җыентыгы – "Сәхих әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" китаплары керде.
  • Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде. 9 декабрьдә мәхкәмә бу таләпне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәхкәмә карарына ярашлы, өч басма – "Тәфсир"нең беренче томы, һәм ике хәдисләр җыентыгы - "Сәхих әл-Бохари" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" экстремист материал дип танылды.

Белешмә: "Сәхих әл-Бохари"

"Сәхих әл-Бохари" — алты төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Ике гасыр дәвамында телдән тапшырылып килгәннән соң, хәдисләрне урта гасыр дин белгече Мөхәммәд әл-Бохари җыеп алган. Кайбер дин әһелләре аны Коръәннән соң икенче иң хак китап дип саный. [Сәхих сүзе гарәп телендә чын, хак дигәнне аңлата]

2021 елның декабрендә Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари"ны экстремистик дип таныды, 2022 елның 5 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны раслады, шуның нигезендә Русия Юстиция министрлыгы 2022 елның 29 августында җыентыкны экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG