Путинның Украинада узган айдагы зур җиңелүләреннән соң 21 сентябрьдә башлаган мобилизациясе барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда туплана. Аларны шәһәр читендәге "Kazan Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыялар.
Мобилизацияләнгәннәргә беренче көннәрдә туганнары һәм дуслары белән очрашу мөмкинлеге бирелгән булса, хәзер бу урыннар ябык. Ул урыннарда ашыгыч ярдәм машиналары тора, дәүләт контролендәге киңкүләм мәгълүмат чараларына гына аннан һәммә нәрсәне яхшы итеп сурәтләүче махсус репортажлар әзерләү рөхсәт ителә.
Мобилизацияләнгәннәрнең иң зур өлеше тупланган "Kazan Экспо"га узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе республика медиаларында зурлап күрсәтелде. Миңнеханов сугышка китүчеләрне Татарстан хисабына йокы капчыклары һәм җиңел ястыклар белән тәэмин итәргә кушты.
Әмма сугышта кирәк булачак иң мөһим әйберләрне мобилизацияләнгәннәр үз акчаларына ала. Бу көннәрдә "Kazan Экспо"да сугышка әзерләнүче, мобилизациягә эләккәч үзенең "Круги в полях" Telegram каналын булдырган Тимур язуынча, анда бронежилетлар мәсьәләсендә паника хөкем сөрә, гәүдәнең иң мөһим өлешләрен саклаучы бу киемнең бәясе сугыш башлангач бик нык арткан.
Ул шулай ук күнегүләр полигоныннан яшәү урынына алып кайтырга тиешле автобус килмәү сәбәпле, җәяү кайтып китәргә мәҗбүр булулары турында да видео чыгарды.
"Kazan Экспо"дан ризасызлык белдерүчеләр Донбасста Русия фетнәчеләренең хәбәрчесе Владлен Татарскийга да мөрәҗәгать иткән. Аның Telegram каналына язучыларның берсе мобилизацияләнгәннәрнең кирәкмәгән җыеннар белән вакыт уздыруга зарлана, сугышка әзерлексез китүенә борчыла.
Батальонны сәбәп белән дә, сәбәпсез дә гел тезеп бастыралар. 10 минуттан алып 8 сәгатькә кадәр
"Батальонны сәбәп белән дә, сәбәпсез дә гел тезеп бастыралар. 10 минуттан алып 8 сәгатькә кадәр", дип яза ул. Аның сүзләренчә, бер атна эчендә алар коралдан бер мәртәбә дә атып карамаган, бары теоретик дәресләр генә булган, корал алу өчен генә дә өч сәгать чиратта торган һәм шул корал белән плацта дүрт сәгать басып торган. Сугышка бернинди әзерлексез китәбез дип борчыла ул.
Шундый ук кирәкмәгән басып торулар турында үз Telegram каналында Тимур да язды.
"Бүген без бер урында миллион сәгать басып торырга өйрәндек. 11нче яртыдан 4нче яртыга кадәр, төшке аш тәнәфесе белән, басып тордык. Могҗиза көттек, әмма ул булмады, һәм безне казармага җибәрделәр" ди Тимур.
Ул да автомат алу өчен ике ярым сәгать чират тору, көне буе җыенда басып тору, казармаларда тик ятулар, көненә берничә тапкыр табиб чакырулар турында яза. Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгәннәр озак көтеп автомат алса да, атып карамаган, ә ату иммитациясе белән генә шөгыльләнгән.
Мобилизацияләнгәннәр бер атна узгач батальон башлыгы янына килеп, коралдан атарга өйрәнергә, искә төшерергә теләүләрен, тезелеп биш сәгать буе басып торырга теләмәүләрен әйтә башлаган.
Тимур язуынча, "Kazan Экспо"да сугышка әзерләнүчеләрнең берсе мобилизациягә машинада барганда очраклы рәвештә эләккән. Аны иминлек каешын эләктермәгән өчен туктатып, гаскәрдә хезмәт итү-итмәве турында сораганнар. Шунда ук хәрби комиссариат машинасы булган, һәм аны хәрби комиссариатка алып китеп, повестка тапшырганнар. Шул рәвешле ул сугышка китәргә мәҗбүр булган.
"Танкистлар берлеге" Русиякүләм иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алберт Гыймалтдинов "Казанские ведомости" басмасына белдерүенчә, татарстаннар бу айда дүрт өлештән торган әзерлек узачак.
"Мобилизацияләнгәннәрне әзерләүнең яңа этабы башланачак. Ул дүрт өлештән торачак. Башта ун көн эчендә үзләрен генә әзерләячәкләр. Бу аларның элегрәк, мәҗбүри хәрби хезмәттә булганда алган хәрби тәҗрибәләрен яңарту өчен эшләнә", дигән Гыймалтдинов.
4 октябрьдә Казан янындагы хәрби җыен пунктларындагы мобилизацияләнгәннәрнең танк полигонында "гамәли әзерлек" башлавы хәбәр ителде. Анда Украинага каршы сугышу өчен мотоукчы полк оеша. Бу полкка Татарстан гына түгел, Башкортстан кешеләре дә керә.
БУ ТЕМАГА: "Кеше үтерәсем килми, үземнең дә үләсем килми". Татарстаннар Казакъстанга сыенаТатарстаннан барлыгы ничә кешенең мобилизацияләнүе һәм аларның сугышка кайчан җибәреләчәге турында рәсми мәгълүмат җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. 4 октябрьдә Русия саклану министры Сергей Шойгу бар Русия буйлап инде 200 мең кешенең кешене мобилизацияләнүен белдерде.
Казанның Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе психиатры Раил Гарипов белдерүенчә, мобилизация башлангач Татарстанда психологка мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Аның сүзләренчә, кешеләр күбрәк үзләренең киләчәге, кереме, җәмгыятьтәге социаль хәле, якыннары һәм туганнары өчен борчыла.
Узган атнада Свердловски өлкәсендәге Елански гарнизонына мобилиция барышында җыелган өч кешенең үлеме турында мәгълүм булды. Берсенең гомере күнегүләр барышында йөрәк өянәгеннән өзелгән, икенчесе үз-үзен үтергән, өченчесе авыру сәбәпле кайтарып җибәрелгәч өендә бавыр авыруыннан вафат булган. Бу хәбәрне Русия думасына Свердловски өлкәсеннән сайланган Максим Иванов раслады.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез үк җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрьдәге чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!