Ульвие ханым (исеме үзгәртелде) абыйсының иптәшләре белән, барлыгы биш кеше, Казакъстанга китүе, Атырау шәһәренә барып урнашуы, юл мәшәкәтләре турында сөйләде.
— Мобилизация игълан ителгәннән соң, икенче көнне абыем Кырымнан китәргә карар итте. Аның өч кечкенә улы бар, алар аның хатыны һәм әнием карамагында калды, ләкин балаларга әтиләре Кырымнан китте дип әйтмәскә карар иттек. Аларга әтиләре сатып алган фатирны ремонтлый, ремонтны тамамлагач кайтачак, дип әйттек. Алар биш кырымтатар егете юлга чыкканда чикләр әле бик тулмаган иде. Без аның белән телефон аша элемтәдә тордык, ул юлда ничек барганын безгә сөйләп барды.
БУ ТЕМАГА: Хокук яклаучылар: кырымтатарларны мәҗбүриләп Кырымдагы мобилизация пунктларына китерәләрУльвие ханым аша абыйсы Эмиль белән (исеме үзгәртелде) элемтәгә кереп, ул безгә Казакъстанга сәфәре, юл мәшәкәтләре турында тәфсилләп сөйләде.
— Без башта Әстерханга юл тоттык, аннан Казакъстанның Атырау шәһәренә барырга уйладык. Юлда машинабыз ватылды, дала уртасында калдык, узып баручылардан беркем туктамый. Шөкер, бәхетебезгә бер машина туктады, ул ниндидер сервис кешеләренә шалтыртты. Бераздан сервис кешеләре, чеченнар икән, килеп ватылган машинабызны алып калдылар, ә без яңгыр астында өч чакрым җәяү бардык. Аннары такси тоттык, йөртүчесе казакъ булып чыкты. Ул безне 15 мең сумга чик аша уздырырга алынды. Чиккә якынлашканда машина чираты башланды. Казакъстаннар Русиянең 82нче регионы (Кырым) номерлы машиналарны, Русия паспортлы кырымнарны чиктән уздырганын белдек. Без чиратта тормадык. Чик сакчысы минем Русия паспортымны ачып, өч балам булганын күреп башын чайкады да бик тикшереп тормады, җибәрде. Казакъстан ягында телефон симкасы, ИНН (салым түләүченең идентификацион номеры - ред.) алдык. ИНН, эш визасын, банк картасын алу өчен кирәк.
Эмиль иптәшләре белән Атырауда кунакханәгә урнашкан, ләкин кыйммәткә төшәсен аңлагач, фатир эзли башлаганнар һәм ике бүлмәле фатир тапканнар.
— Аена 170 мең казакъстан тәңкәсе, ягъни 17 мең сум чамасы түләргә килештек. Арабызда беребез пешекче иде, аңа кунакханә хуҗасы ашчы булып эшләргә тәкъдим итте, аена 200 долар хезмәт хакы, яшәргә урын, ашау бушлай. Ул анда калды. Җомга көнне намазга барабыз. Чиктән узучылар саны арта бара, хәзер чиктән узу өчен кеше башыннан инде 25-50 мең сум сорый башлаганнар. Без ялгыз йөрмәскә тырышабыз. Җирле халыктан булган 20-30 кешелек төркемнәр безнең кебекләргә һөҗүм итә, акчаларын, телефоннарын тартып ала, сугышалар. Сәбәбе — безнең кебек яшь егетләрнең күбесе җирле төзеләшәрдә арзан бәягә эшкә урнаша башлагач, җирле халыкны хуҗалар эштән чыгара башлаган. Күрәсең, без алар өчен, үзебез дә белмичә, көндәш булып чыктык.
Эмиль сөйләвенчә, Мәскәү ягыннан килгәннәрне казакълар бигрәк тә яратмый икән.
— "Сез безне Мәскәүдә кешегә санамыйсыз, безгә фатир сатмыйсыз. Ә Кырым кемнеке?" дип сорап, җавапларына карап аларга һөҗүм итәләр. Җирле полиция мондый хәлләрне күрмәмешкә салына. Русия паспорты белән узган кайбер кырымнар машиналарында Астанадагы украин илчелегенә украин паспортларын ясатырга барганда, җирле халык аларга юлны күрсәтергә теләмәгән йә ялгыш юл күрсәткән дип сөйләделәр.
Эмиль һәм иптәшләре әлегә Атырауда калырга карар иткән, ләкин Кырымда вазгыять яхшыланса, кайтарга җыеналар.
— Атырау Казакъстанның бай шәһәрләренең берсе. Каладан 160 чакырым ераклыкта Тенгиз нефть ятмаларыннан нефть чыгаралар, шәһәрдән 25-30 чакрымда Каспий диңгезендә тотып китерелгән төрле балыклар куп. Без әлегә моннан бер якка да китмәскә булдык, төзелештә эшләп торыйк дигән фикергә килдек. Кичләрен чыкмыйбыз, бергә китеп бергә кайтабыз. Кырымда вазгыять җайланса, кайтарга җыенабыз, дип сөйләде ул.
"Заманында ата-бабаларыбыз сөрелгән җирләргә хәзер без китәргә мәҗбүр"
Казакъстанга килгән кырымтатарларның бер өлеше Үзбәкстанга, анда әле дә сөргендә яшәгән туганнары янына юл тота. "Заманында ата-бабаларыбызны ул җирләргә сөргәннәр, хәзер үзебез дә шунда сөргенгә китәбез", ди алар.
Азатлык Казакъстанга киткән кырымтатар гаиләсе белән сөйләште. Гаилә башлыгы мобилизациядән качып Казакъстанга китәргә карар иткән, хатыны да баласы белән - ирем кайда, мин шунда, дип - иренә ияргән. Казакъстандагы вазгыять аларны канәгатьләндермәгән, Үзбәкстанга юл тотарга булганнар. Бу кешеләрнең әти-әниләре сөргендә Үзбәкстанда туган, аннан Кырымга кайтканнар, хәзер балалары шул ук юл белән Үзбәкстанга китәргә мәҗбүр.
Казакъстан-Үзбәкстан чиген алар Шымкент шәһәре аша узганнар. Чиктә Кырымда алынган рус паспортларына, машина номерына бәйләнүче булмаган. Русиядә мобилизациядән качучылар Үзбәкстанга килә башлаганнан соң, монда да фатирга бәяләр үскән, эш хакы белән чагыштыргада болай да кыйммәт булган азык-төлек бәяләре дә Кырымныкыннан ким түгел. Эш табу мәсьәләсе авыр, ди күченүчеләр.
— Ташкент, Сәмәрканд, өлкә шәһәрләре әле яши, зур шәһәрләрдән читтәрәк урыннарда вазгыять катлаулы, эшсезлек, акчасызлык сизелә. Үзбәкстанга мобилизациядән качкан кырымтатарларның күбесе инде Кырымда туган балалар. Алар Үзбәкстанны белмиләр, туганнары, танышлары булмаганнарга бигрәк тә авыр. Андыйлар Ташкенттагы бәяләрне күреп, украин илчелегендә паспорт ясатып, Европа илләренә юл тотарга планлаштыра. Без вакытлыча туганнарыбызда туктадык, монда күпме калырбыз, белмибез. Бөтен нәрсә Кырымдагы вазгыятькә, сугышка бәйле, ә ул әле туктамаячак диләр. Акчабыз бетсә, чит илдә нишләрбез, белмибез, дип сөйләде Азатлыкка кырымтатар бу ханымы.
Бәяләр үсүе турында Азатлыкка Ташкенттагы "Авдет" кырымтатар мәдәни үзәгенең элекке рәисе Нусрет Джемилев та сөйләде. Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров мобилизациядән качучы кырымтатарларга Ташкентта ярдәм итүче координатор итеп Алан Насруллаевны билгеләгән.
Кырымнан килгәннәргә информацион ярдәм, урнашу, азык-төлек бәяләре, тиешле органнарда теркәлү турында киңәшләр биреләчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, мобилизациядән качучылар кайсы илдә булса да, аларның мобилизация йә Русиягә каршы сөйләгәнен аеруча Кырымда тиешле органнар күзәтеп барганы мәгълүм булды. Кайбер социаль челтәрләрдә аларның Кырымда калган хатыннарын без карарбыз, дигән ачулы постлар язучылар да күренде.
"Канунсыз мобилизация чик буендагы вазгыятьне һуманитар һәлакәткә китерә ала"
Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе Кырымнан 10 мең кеше китте дип хәбәр итте Украина телеканалларында барган телемарафон эфирында. Кырымнан чыгып киткәннәргә ярдәм итү өчен Мәҗлес коородинацион шура төзегән, ул Казакъстан, Үзбәкстан илчелекләре белән эш итә башлаганын хәбәр итте. Кайбер илләрнең чикне узу нокталарында вазгыять киеренке булганын сөйләп Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Украинада эш төркемен төзергә чакырды.
Кырымнарның бер өлеше Кырым күпере аша Владикавказ янындагы Югары Ларс чик узу ноктасыннан Грузиягә юл тота. Казакъстаннан аермалы буларак, монда Грузия ягы Русия номерлы машиналарны, Русия паспортлы кырымнарны чиктән уздырмый. Грузия ягы кырымнарны чиктән бары тик украин паспортлары белән генә уздыра.
Мондый хәл гаиләләре белән чыгып китүчеләр өчен уза алмаслык киртә булып тора. Кырымда 2014 елдан соң туган балаларның туу турында украин таныклыклары, паспортлары булмаганга аларны чиктән уздырмагач, кайбер әтиләр аларны чикнең нейтраль өлешендә әниләре белән калдырып үзләре чиктән узып китәргә мәҗбүр. Гаиләсе уза алмаган мондый бер ир-ат Грузия чигеннән узып, Тбилисига украин илчелегенә барып хәлләрне аңлатса да, мәсьәлә хәл ителмәгәч, Грузия ягыннан волонтёрлар эшкә керешеп, бу гаиләне Грузия ягына алып чыккан. Гадәттә Грузиядән качаклар Төркиягә юл тота.
Төркиядә кем ничек уранашса да, яшәү өчен дә акча кирәк. Кырымнан китеп Төркиядә кунакхәнәдә урнашкан өч кешелек бер яшь гаилә акчалары бетә башлагач, әниләренә Кырымда калган машиналарын сатарга кушкан.
Төркиядәге Мәҗлес рәисе Мустафа Шентоп Төркиянең 400 меңләп украин ватандашын кабул иткәнен сөйләде.
Рефат Чубаров Грузия чигендә балалы гаиләләрнең берничә көн калырга мәҗбур булганын хәбәр итеп, чиктә меңнәрчә украинның тагын бер фаҗигасе башлана дип язды. Русия игълан иткән мобилизация сәбәпле аннексияләнгән Кырымнан чыгып киткәннәр өчен илләрнең чикләрендә туган вазгыять һуманитар һәлакәткә китерә ала диде ул.
"Русия мобилизациясенә эләкмәүнең иң яхшы ысулы —Кырымнан качу"
Кырымда мобилизациянең беренче дулкыныннан качып киткәннәрнең күбесе бюджет оешмаларында, югары уку йортларында, хастаханәләрдә, дәүләт карамаганыда булмаган ширкәтләрдә эшләүче яшь егетләр. Мобилизация игълан ителгәннән соң, рәсми булмаган хәбәрләргә күрә, Кырымның Дәүләт милләтләр эшләре комитетыннан 5 хезмәткәр беркемгә хәбәр итмичә эшкә чыкмаган, барысы да мобилизация яшендәгеләр. Кырым дәүләт индустриаль-педагогия университетында егермегәгә якын укытучы эшкә чыкмаган. Кайбер оешмаларда ялга, командировкаларга чыгып китүчеләр күбәеп киткән. Башкалары инде күптән планлаштырган дәвалауны тизләтеп, ашыгыч операция ясатырга киткән. Китеп, акчаларын сарыф итеп, украин паспортлары булмагач, Европа илләренә чиктән уза алмыйча кире Кырымга кайтканнар да бар.
Мондый хәл төрле тармакта эшләүчеләрнең кимүенә китергәнен Кырым хакимияте дә таныды. Бигрәк тә шәһәрдә автобус, азык-төлек ташучы машина йөртүчеләр кимегене сизелә. Автобусларның килү вакыты озынайды, кайбер читтәге кибетләрдә азык-төлек бетеп китте. Йөк ташучылар, машина йөртүчеләр кимегәне шуннан сизелде. Кайбер хастаханәләрдә табиблар, шәфкать туташлары хәрби һоспитальләрдә эшләргә әзерләнергә кирәк дигән сүзләрдән соң эшкә чыкмаучылар булган.
"Кырым SOS хокук яклау оешмасы исәпләвенчә, оккупацияләнгән ярымутрауда канунсыз мобилизацияләнүчеләрнең күбесе кырымтатарлар, гәрчә алар җирле халыкның 15 процентын гына тәшкил итә. Оккупация вакытында алар репрессив сәясәт белән безне тарихи ватаныбыздан китәргә этәрделәр, кырымтатар булганыбыз өчен куып җибәрделәр һәм утырттылар – хәзер җинаятьчел мобилизация бара", – дип белдерде Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева.
Русиянең мобилизациясе — геноцид гамәле
Ике меңгә якын кырымнарны Русия армиясенә алдылар, хәзер алар Херсон астында, дип сөйләде ул Германиянең "Дойче велле" радиосына Германиягә сәфәре вактында. Аның сүзләренчә, "Русиянең мобилизация үткәрүе, безнең карашка һәм халыкара хокук нигезендә - геноцидның максатчан гамәле".
Украина ягы мәгълүматына күрә, Кырымдагы 150 сәяси тоткынның 111е - кырымтатарлар. Аннексияләнгән ярымутрауда Русия мобилизациясенә эләкмәүнең иң яхшы ысулы – Кырымнан качу, диде Ташева.
БУ ТЕМАГА: "Русия мобилизация ярдәмендә кырымтатарларны юкка чыгарырга тели"Кырымда исә өлешчә мобилизациядән качкан кешеләр исемлеген төзү кирәклеге турында сөйли башладылар. Бу хакта 7 октябрьдә "Кырым 24" телеканалының "Дөресен сөйләгез" исемле ток-шоу эфирында "Таврида" казак батальоны командиры Антон Сироткин әйтте.
Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов Кырымда мобилизация планы үтелде дисә дә, күпме кешенең сугыш кырына киткәне хәбәр ителми.
Украина хәрби көчләре Кырым белән чиктәш Херсон өлкесенең җирләрен әкренләп азат итеп килә. Фронт Кырымга якынлашкан саен Кырымда вазгыятьнең тагын да катлауланачагын кузалларга мөмкин.
- 21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады. Сугыштан качарга теләүчеләрнең иң зур өлеше Казакъстанга агылды. Казакъстан белән Русия чигендә километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, чик буендагы казакъ шәһәрләрендә торак арендасына ихтыяҗ нык артты.
- Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев, республикага күпләр русияләр килү сәбәпле Русия хакимиятләре белән сөйләшүләр уздырырга ниятләвен белдерде. Шул ук вакытта Эчке эшләр министры Мурат Әхмәтҗанов әгәр халыкара эзләүгә бирмәсәләр, Казакъстан мобилизациядән качучы Русия ватандашларын юлламаячак дип вәгъдә итте.
- Әхмәтҗанов мәгълүматынча, соңгы ике атнада Казакъстаннан җиде русиялене депортацияләгәннәр – аларның өчесе чикне канунсыз үтеп чыккан, дүртесе Җаекта (Уральски) зур булмаган хулиганлык кылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!