Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия мобилизация ярдәмендә кырымтатарларны юкка чыгарырга тели"


Украинадагы сугышка Русия армиясенә мобилизацияләнгән Ялта кешеләре, 2022 елның 23 сентябре
Украинадагы сугышка Русия армиясенә мобилизацияләнгән Ялта кешеләре, 2022 елның 23 сентябре

Кырымда азчылыкта булган кырымтатарлар күп кенә урыннарда мобилизация исемлекләрендә күпчелекне тәшкил итә. Кайбер белгечләр моны Мәскәүнең мәкерле сәясәте, мобилизация сылтавы белән кырымтатарларны юкка чыгару нияте дип бәяли.

Украина президенты Владимир Зеленский "Русия оккупантлары кырымтатарларны юк итәргә омтыла" дип белдерде. Бу хакта ул узган атна Һromadske украин телеканалында ясаган видеомөрәҗәгатендә әйтте.

"Русия Украинага каршы сугышка мөмкин кадәр күбрәк кырымтатарларны мобилизацияләргә тырыша. Бу Русиянең аңлы рәвәштә кырымтатар халкын юкка чыгару омтылышы, бу агрессор дәүләтенең оккупацияләгән территориядә яшәүчеләрнең күпчелеген юк итү тырышлыгы. Русия мобилизациясеннән теләсә нинди юл белән качарга, Украинаның ирекле җирләренә чыгарга тырышыгыз", диде президент.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Зеленский аннексияләнгән җирләрдә яшәгәннәргә мөрәҗагать итеп, гомерегезне саклагыз, Русиянең мобилизациясеннән тәләсә нинди юл белән котылырга тырышыгыз, Русия армиясенә эләксәгез, дошманның активлыгына комачаулагыз, оккупантлар хакында мөһим мәгълүматны безгә хәбәр итегез дип тә сорады.

"Минем барлык безнең кешеләргә үтенечем бар, вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрдә мөмкин кадәр үз гомерегезне саклагыз, оккупантларны загыйфьләндерергә һәм юк итәргә ярдәм итегез, аларның хәрби ныгытмалары, штаблары хакында мәгълүматны безгә тапшырыгыз. Мондый ярдәм зуррак булсын өчен зинһар барысын да эшләгез" диде ул.

Русиядә игълан ителген мобилизациягә (Украинада аны "могилизация" дип атаучылар да бар – ред.) Кырымда кырымтатарларны күпләп алынганы хакында рәсми булмаган хәбәрләр беренче көннәрдә ук тарала башлады.

Кырым хакимиятенең бер түрәсе рәсми булмаган очрашу вакытында "мобилизацияләнгәннәр арасында 30-40 процент кырымтатарлар" дип сүз ычкындыра, моны ишеткән журналист "ярымутрауда кырымтатарлар 12 процент кына, ә мобилизацияләнгәннәр арасында алар 30-40 процент, ничек алай" дип гаҗәпләнәч, икенче түрә "син нәрсә сөйлисең, күрәсең бит, шундук эләктереп алалар" дип коллегасын кырыс рәвәштә кисәтеп туктаткан.

Шуны да әйтергә кирәк, мобилизация игълан ителгәннән соң, Кырым хастаханәләренә килүчеләр кинәт арткан. Шул ук вакытта, табиблар әйтүенчә, соңгы көннәрдә стационардагы авыруларны да, табибларны да тиешле хезмәтләр килеп тикшерә башлаган. Кайбер мәгълүматларга күрә, Кырымның көньяк-көнчыгыш ягында урнашкан бистәнең хастаханәсендә бер табибны кулга алганнар. "Аягы, кулы сынганнарны гына кабул итергә мөмкин, ләкин моны махсус эшләп килгәннәр дә юк түгел", диде район хастахәнәсенең исемен әйтергә теләмәгән бер табибы.

Югары уку йортларының берсендә студентлардан академик ялга китү турында гаризалар арта башлаганнан соң, деканатларның ишекләре дә ябылган, мондый гаризалар кабул ителми башлаган. Кайбер курсларда студент билетларын, мөһер сугабыз дип, тартып алганнар һәм әле дә кайтармыйлар. Мондый хәбәрләр әллә студентларны да мобилизациягә тартмакчылармы дигән шикләнүләр тудыра.

Мөмкинлеге булганнар балаларын Кырымнан чыгара башлады. Алар арасында үзләре чыгып киткән кырымтатар яшьләре дә бар. Кырымнан чыгу өчен бердән-бер юл - Кырым күпере, әләгә ул ябык түгел. Аннан Грузия, Казакъстан якларына юл тоталар. Казакъстан кабул итмәсә, хәтта Монголиягә кадәр китүчеләр дә бар.

27-28 сентябрьдән соң Кырымнан чыгу тулаем ябылачак дигән рәсми булмаган хәбәрләр тарала. Урамнарда ирләр азайганы күзәтелә, кайбер ир-атлар гариза язып, эшләреннән китәргә әзерлек күрә башлаган.

Президент Зеленский үз мөрәҗәгатендә вакытлыча оккупацияләнгән территориядә булган барлык украиннарны гомерләрен саклап калырга һәм Украинаның ирекле җирләренә чыгарга тырышырга чакырды. Ләкин Кырымнан ирекле Украина җирләренә чыгу юллары сугыш сәбәпле ябык.

Украина җитәкчелеге аннексияләнгән җирләрдән мобилизацияләнгән украиннарны сугыш кырында Украина сугышчыларына әсирлеккә бирелеп гомерләрен саклап калырга тәкъдим итә. "Беренче мөмкинлек чыгу белән безнең позицияләргә күчегез" диде Украина президенты.

Русия президенты Владимир Путин исә 24 сентябрьдә хәрби хезмәт турында канунга төзәтмәләр пакетына кул куйды. Бу төзәтмәләргә күрә, үз ихтыяры белән әсирлеккә төшү өчен 10 елга һәм талаулар (мародерлык) өчен 15 елга кадәр җинаять җаваплылыгы кертелә. Шулай ук, кораллы конфликт шартларында хәрби яки сугыш хәрәкәтләрендә катнашудан баш тарту өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Кефеда (Феодосия) мобилизация. 23 сентябрь 2022
Кефеда (Феодосия) мобилизация. 23 сентябрь 2022

Русиядә тыелган, хәзер Киевта хәрәкәт итәргә мәҗбүр булган Кырымтатар Мәҗлесе президиумы Кырым халкын милләтенә, диненә карамастан, канунсыз һәм җинаятьчел мобилизациягә каршы протест белән чыгарга чакырды.

"Кырымда бер көн эчендә – 22 сентябрьдә мобилизацияләнгән кешеләр исемлегендә кырымтатарларның саны пропорциональ яктан сизелерлек артып китә. Аерым торак пунктларда һәм төбәкләрдә исемлеккә кертелгән кешеләрнең 80-90 процентын кырымтатарлар тәшкил итә. Кырымнарның, украин ватандашлары буларак, мобилизациядән баш тартырга, Русия хакимиятенең кылган халыкара җинаятендә катнашмаска хакы бар", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Белегез - Русиянең җинаятьчел режимы җиңелүгә дучар булачак, ә Кырымны Русия оккупантларыннан азат итү котылгысыз!" диелә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров имзалаган Мәҗлес президиумы мөраҗәгатендә.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда вазгыять тиз начараеп барганда, анда яшәүчеләрнең тормышына куркыныч турган вакытта, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан, кырымтатар халкы Мәҗлесенең Украина хакимиятенең югары органнары, халыкара оешмалар һәм чит илләр вәкилләре белән хезмәттәшлек иткәне хәбәр ителә.

Киевтагы "Крым-SOS" ижтимагый оешмасы исә кырымтатарларның мобилизациясе геноцидка китерә ала дип язды.

"Кырымда повесткаларның 90 процентын кырымтатарлар алган. Шул ук вакытта кырымтатарлар ярымутрауда яшәүче халкының 13-15 процентын гына тәшкил итә. Мондый мобилизация кырымтатар халкының яшерен геноцидына китерергә мөмкин", - дип саный журналист Евгений Ярошенко.

Кырымда якынча биш мең кеше повесткалар алганын, Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов Кырымнан барлыгы 10 мең кеше мобилизацияләнәчәк дип белдергәнен Крым-SOS хәбәр итте.

Кырымда хәзер 2 миллионнан артык кеше яши. Русия Кырымда 2014 елда үткәргән халык санын исәпкә алу вакытында кырымтатарлар саны 232 мең дип күрсәтелгән иде (Украина заманында 270-300 мең иде - ред.). Ләкин бу саннарны башка чыганаклардан тикшерү мөмкинлеге юк.

Ялтада мобилизация. 23 сентябрь 2022
Ялтада мобилизация. 23 сентябрь 2022

Русиянең милли республикаларында мобилизация этник чистартуларга ошаган, боларның барысы да очраклы түгел, дип яза журналист Вера Перовская.

"Путин мобилизация сылтавы белән этник чистартулар үткәрә, милли республикалардан - Якутия, Калмыкстан, Бурятия, Төньяк Кавказдан - Русиянең башка регионнарына караганда мәҗбүри мобилизациягә өстән төшерелгән югары саннарга күрә күбрәк кешеләр алына, Кремльдә милли республикаларда халык артык дип саныйлар һәм край бюджетларына субвенцияләрне даими киметәләр" дип яза ул.

Аның китергән саннарына күрә, Курски өлкәсендә һәм Якутиядә халык саны берәр миллион булганда, мобилизациягә Курски өлкәсеннән 3 мең кеше, ә Якутиядән - 4750 алына. Мобилизациягә 2 мең кеше алынган Новосибирски өлкәсендә исә 3 тапкыр күбрәк халык яши, дип яза Перовская.

"Халык аз булган Калмыкстаннан исә 1 мең кеше чакырыла. Русия командирлары аларны Украинадагы сугышның беренче көненнән үк алгы сафларда куып кертте, шул ук вакытта төбәк халкының саны, аңа тиешле социаль трансфертлар күләме кими бара", ди журналист.

Русиядә 300 мең кеше мобилизацияләнәчәк дип игълан ителсә дә, мобилизация турындагы канунның 7нче яшерен пунктында билгеләнгән саннар сер булып кала. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков күпме кешенең мобилизацияләнүе, мобилизация турындагы канунның 7нче пунктында булуы хакында сөйли. "Каралган нигезләмә сер булып кала. Бу мәгълүмат билгеле бер түгәрәк кешеләренә генә билгеле", диде ул.

Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева Украина ватандашларына басып алынган Кырымда Русия игълан иткән мобилизацияне саботажларга өндәде. "Вакытлыча оккупацияләнгән барлык территорияләрдә, шул исәптән Кырымда да канунсыз мобилизацияне өзәргә кирәк. Чыганакларыбыз сүзләренә караганда, бүгенге көнгә (22.09.22) бөтен Кырым буенча кимендә бер мең повестка тапшырылган" диде ул.

Тамила Ташева
Тамила Ташева

"Без моны оккупация администрацияләре һәм Кремль тарафыннан оккупацияне якламаган кырымтатарларны җәзалау акциясе дип күрәбез. Кырымтатарларны мобилизация кулланып юкка чыгарырга телиләр, һәм без Русиянең бу чираттагы җинаятьләре турында сөйләргә тиеш. Әлбәттә, Русия моны пропаганда өчен файдаланачак, янәсе, "күрәсезме, кырымтатарлар Русия өчен сугыша" дип сөйләячәк. Сугышта үтерелергә яки имгәнергә мөмкин берничә мең кырымтатар ир-атлары кырымтатар халкының берничә буынына тәэсир итәчәк. Кырымтатарларда болай да ирләр азрак. Мин украин ягында сугышкан кырымтатарларга каршы сугышырга туры киләчәге хакында, әйтмим инде", диде Тамила Ташева.

"Ватандашларыма аерым мөрәҗәгать итәм, җәмәгать чараларына, җомга намазларына барудан тыелуыгызны үтенәм, чөнки оккупантка үз язмаларын кайда таратырга, кешеләрне сугышка каян алып җибәрү барыбер" дип белдерде ул.

  • Владимир Путин Украинаның кайбер төбәкләрендә оккупацион хакимияте тарафыннан игълан ителгән референдум үткәрүне хуплады һәм Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия басып алган территорияләрдә Русиягә керү турында референдум дип аталган чаралар узачак. Украина аларның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • Русия думасы 20 сентябрьдә бер көн эчендә Җинаять кодексына төзәтмәләр кабул итте, аларда "хәрби хәл" һәм "мобилизация" телгә алына. Хәрби хезмәткә һәм җыенга килмәү, хәрби гамәлләрдә катнашудан баш тарту, мародерлык өчен җәзалар кырыслатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG