Казанда беренче тапкыр балалар өчен татарча комикслар лабораториясе эшләячәк

Казанда узган Jadidfest, архив фотосы

Хәзерге вакытта гаризалар җыю дәвам итә. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең яртысы гына татар милләтеннән, ди оештыручылар.

5-6 ноябрьдә Татарстан милли китапханәсендә узачак Jadidfest фестивалендә "Казан каһарманнары" татарча комикслар лабораториясе эшләячәк. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Рәдиф Кашапов Азатлыкка хәбәр итте.

Лаборатория Татарстан милли китапханәсендә "Дастан" иҗади башлангычларны үстерү оешмасы һәм Дөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә үткәрелә.

Кашапов сүзләренчә, татарча комикслар лабораториясендә мәктәп укучылары һәм 20 яше тулмаган беренче курс студентлары гына катнаша алачак. Быел дөнья күргән "Татарча комикслар. Казан хикәяләре" китабы балаларда да кызыксыну уяткан, шуңа мәктәпләр белән эшләргә булганнар.

— Без бу комикслар җыентыгын өч мәктәптә тәкъдим иткән идек. Балалар да кушылырга теләк белдерде. Алар куратор белән Казан каһарманнары турында комикслар ясаячак. Соңыннан милли китапханәдә күргәзмә рәвешендә тәкъдим ителәчәк, — диде ул.

Бүген гаризалар кабул итү дәвам итә. 20 октябрьдә катнашучылар исемлеге игълан ителәчәк. Кашапов сүзләренчә, лабораториягә уннан артык кызык гариза килгән. Алар арасында 9 яшьлек балалар да, 20 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар.

— Гариза җибәрүчеләрнең яртысы гына татар. Минем өчен бу кызык булды. Татарча комикс ясау урыс телле кешеләр өчен дә кызыклы, — дип сөйләде Рәдиф Кашапов.

Быелгы Jadidfest фестивале ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, тел тәрбиясенә багышланачак. Татарча комикслар лабораториясеннән тыш, балалар өчен чиллаут аланчыгы, "Тел ачылу: гаиләдә, урамда" очрашулары, "Сәгать саен бер җыр" лабораториясе, яшүсмерләр оешмалары һәм проектлары белән танышу, җенси тәрбия турында психолог белән әңгәмә, яшүсмерләргә багышланган кинолар марафоны, татарча "Укымыш", бергә китап ясау остаханәсе, мини-спектакль ясау, шигырь лабораториясе һәм китап ярминкәсе узачак.

Jadidfest фестивале Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль иҗади экспериментлар мәйданы булып тора, ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Узган ел фестиваль су һәм сулыкларга багышланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!