Русия хәрбиләренең Днепрның уң як ярыннан чигенүен каплау һәм украин гаскәрләренең алга китүенә юл куймас өчен, Русия көчләре башка байрак астында Кахов гидро электр станциясенә һөҗүм итәргә мөмкин һәм моның өчен мәгълүмати җирлек әзерли.
Бу хакта Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) чыгарган чираттагы хисапта әйтелә.
Русия гаскәре бу станцияне сугыш башында басып алган иде, Мәскәү аңа украин хәрбиләре һөҗүм итүе турында берничә мәртәбә белдерде.
18 октябрьдә Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин Киевның Кахов ГЭСы корылмасына һөҗүм ниятләвен, моның Херсон өлкәсендә көчле су басуларга китерәчәген әйтте. Херсон өлкәсенең Мәскәү куйган башлыгы Владимир Сальдо бу сүзләрне хуплады, Киевны Херсоннан югарыда урнашкан корлмаларга һөҗүм итәргә җыенуда гаепләде.
Украина хәрбиләренең Америка ракет системнары белән корылмага һөҗүм итәргә тырышуын, моның булдырылмый калуын да әйткәннәр иде.
Күрәсең, Русия хакимиятләре Украинаның Кахов гидроэлектр станциясенә һөҗүме турында ялган кисәтүләр таратырга, корылманы Русия көчләре белән җимереп, килгән зыян һәм кеше үлемнәре өчен җаваплылыкны Украинага аударырга телидер дип саный Америка белгечләре.
Русия гаскәрләренең өченче тапкыр мәсхәрәле рәвештә чигенүе турындагы хәбәрләрне бастыру, Украинаны кеше үлемнәрендә һәм килгән зыянда гаепле итеп калдыру өчен, Кремль шундый провокацияләр кулланырга мөмкин, дип саный алар.
- Көз башыннан Украина кораллы көчләре актив рәвештә һөҗүмгә күчте, шул исәптән Херсон юнәлешендә дә. Ике көн элек генерал Суровикин Херсон юнәлешендәге вазгыятьне киеренке дип атады.
- Украина белән Русия даими рәвештә бер-берсен башка байрак астында һөҗүмнәр ясауда яки аларны әзерләүдә гаепли, гадәттә бернинди дәлилләр дә китерелми. Азатлык сугыш шартларында бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!