Казаннан мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Ростов өлкәсенә озатканнар

Иллюстратив фото

Мобилизацияләнүчеләрне Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә озатканнар диелә. Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең 721 кешедән торган беренче төркеме узган ялларда киткән иде.

Казаннан өлешчә мобилизация кысаларында чакыртылган ир-егетләрнең икенче төркеме киткән. Бу хакта төбәкнең оператив штабына таянып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Мобилизацияләнүчеләрне Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә озатканнар диелә. "Кичә без полкның әзерлеген тикшердек. Полк оештырылган, әзер. Хәрби состав, корал, күзәтү, күзләү, элемтә чаралары. Сез бердәм булырга тиеш", дигән Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең 721 кешедән торган беренче төркеме узган ялларда киткән иде. Аларны сугышка түгел, алга таба әзерләү өчен башка хәрби бүлекчәгә озаттылар, кая китүләре әйтелмәде.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдерде.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!