Чара 30 октябрьдә шәһәр үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында үтәчәк.
Казан башкарма комитеты шәһәр активистларына Сәяси золым корбаннарын искә алу көненә багышланган күмәк пикет уздырырга рөхсәт иткән. Бу хакта Idel.Реалии-га исемнәрен күрсәтмәүне сорап оештыручылар хәбәр иткән. Чараны уздыру турында хәбәр ителгән хат һәм түрәләр җавабы Азатлыкта да бар.
Пикетның максаты "репрессия корбаннары истәлегенә ихтирам белдерү", ә сәбәбе - "Русиядә ел саен 30 октябрьдә сәяси золым корбаннары көне билгеләп үтелүе" диелә.
Чарада 50 кеше катнашыр дип көтелә.
Казан хакимиятләре чарада санитар таләпләрне үтәргә кушып рөхсәт биргән.
- Русиядә мондый чаралар ел саен үтә. Узган елгы Казанда үткән шундый чарага килгән җәмәгать эшлеклесе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Русиядә хәзер 1937 нче елдагы кебек сәяси репрессияләр бара дип әйткән иде.
- Уфада да сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды.
- Быел апрель аена булган мәгълүматларына таянып, "Мемориал" хокук яклау үзәге үз исемлегендә 87 сәяси тоткын, 355 дини сәяси тоткын булуын, 553 кешене "ирегеннән мәхрүм итми генә" эзәрлекләүләрен хәбәр иткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!