Русия хакимияте исламны кабул итүнең 1100 еллыгына да милитаристик рух өсти

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитеты утырышында катнашучылар, Мәскәү, 1 ноябрь 2022

Рәсмиләр бәйрәмгә Украинадагы сугышта катнашучы "каһарман мөселманнарны" җәлеп итәргә, оккупациядә калган мөселманнарны Русия ягына авыштырырга чакырды. Белгечләр Русиядә ислам факторын милитаристик максатта кулланалар дип саный.

1 ноябрьдә Мәскәүдә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын федераль оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Сугыш шартларында хәтта Татарстанда да икенче планга күчкән вакыйга турында зур хисаплар ясалмады, бары аерым чаралар искә алынды. Русия мөселманнарын борчыган мәсьәләләр – ислам динен тотучыларның хокуклары бозылу, мөселманнарның төрмәләргә утыртылуы, шәһәрләрдә мәчет төзергә рөхсәт ала алмау кебек проблемнар күтәрелмәде. Киресенчә, әлеге бәйрәм чарасын Русиянең Украинага каршы сугышында файдаланып калу турында сүз барды.

Утырышта Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитеты рәисе, Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм башкалар катнашты. Миңнехановтан кала Татарстанның башка вәкилләре һәм дә башка төбәк вәкилләре бу чарага онлайн кушылды.

Чарада Казаннан катнашучылар

Марат Хөснуллин үз чыгышында "мөселманнар Русия мәнфәгатьләрен яклады һәм яклаячак", "бәйрәм көнбатыш илләренең агрессив басымы шартларында узды" ише сүзләрне кулланды.

Ахырдан ул күптөрле тәкъдимнәр килүен сөйләп, юбилей чарасына милитаристик рух өстәргә чакырды. 1100 еллыкның йомгаклау чарасы Мәскәүдә узачак.

"Безгә чарага махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман мөселманнарыбызны чакырырга, һичьюгы, исемнәрен атарга кирәк. Бу яхшы тәкъдим. Аны тормышка ашыру өчен оештыру комитеты әгъзаларына җиткерергә кирәк булачак", диде ул.

Моннан тыш, ул Русия Украинаның өлешчә басып алган җирләрендә яшәүче мөселманнарны Русия мөселманнары өммәте белән интеграцияләргә тәкъдим итте. Махсус програмны Хөснуллин мөфтиятләргә тормышка ашырырга йөкләде.

Чарада онлайн катнашучылар

"Бәйрәм иткән вакытта яңа дүрт төбәк барлыкка килде. Моңа кадәр алар планга кертелмәгән иде. Хезмәттәшләр, безгә алар белән актив эшләргә кирәк. Мин үзем торгызу эшләре белән шөгыльләнәм. Мариупольдә мәчет һәм чиркәүне торгызуда катнашабыз. Анда безгә чечен мөселманнары ярдәм күрсәтә. Донецкидагы корылмалар белән шөгыльләнәбез. Миңа калса, диния нәзарәтләренә яңа территорияләрдәге кардәшләрне Русия мөселман өммәтенә интеграцияләү өчен програм кирәк. Моны аерым чара буларак үткәрү мөһим", диде ул.

Аның сүзләренчә, Русия оккупациясендә калган мөселманнар белән хезмәттәшлек итәргә, оештыру, методик, финанс ярдәм күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, Хөснуллин мөселманнар туризмы, Русиядә дини лидерлар әзерләү програмын кабул итәргә чакырды. Соңыннан ул Владимир Путин карары белән KazanSummit икътисади җыенның федераль дәрәҗәгә күтәрелүен әйтте. Әлеге чара Петербур һәм Ерак Көнчыгыш форумы белән бер югарылыкта булачак диелде.

Мөселман блогеры, режиссер Ренат Хәбибуллин сүзләренчә, бу Русиянең милитаристик чынбарлыгында ислам факторы аерым урынны алып торуын күрсәтә.

Ренат Хәбибуллин

"Беренчедән, бу мәсьәләнең ничек куелуы күзгә ташлана. Ниндидер министр мөфтиләргә боерык бирә. Хөснуллин әфәнде Конституцияне укыганмы икән – белмим. Анда дин дәүләттән аерылыган дип язылган, гәрчә, бу бүгенге мөфтиләргә кагылмый инде. Хәзерге мөфтиятләр шул ук министрлыклар. Алар бары чалма-чапаннардан йөри. Русиянең милитаристик чынбарлыгын билгеләүдә ислам факторы аерым урын алып торуы беркемне дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел.

Русиянең сәяси парадигмасы өчен ислам факторын үз мәнфәгатендә куллану бер традиция булып тора

Бу кәртне Мәскәү кирмәне мөмкин кадәр аңлы итеп кулланырга тели. Мөселман "министрлыклары" мобилизациягә эләгүчеләрне Украинадагы канлы иттарткычына җибәрергә фатиха бирә. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итү юбилее шул вакытка туры килде. Әлеге вакыйга йөзләп һәм меңләп үлгән, имгәнгән мөселманнар өчен аерым мәгънәгә ия булырга тиеш. Русиянең сәяси парадигмасы өчен ислам факторын үз мәнфәгатендә куллану бер традиция булып тора. Ул патшабикә Екатерина II вакытыннан бирле бара. Һәм бу сәясәт Русия мөселманнары рәсми мөфтиятләргә бәйле булмаган мөстәкыйль сәяси дискурс булдырганга кадәр дәвам итәчәк", диде ул.

Хәбибуллин фикеренчә, Украинада сугыш башланганнан соң исламны кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәме үз асылын югалтты.

"Равил Гайнетдин Русия президентына ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрергә тәкъдим иткәндә, моны ул тынычлык, халыкларның дустанә яшәве белән бәйләп аңлатты. Ул киләсе буын, бердәмлек, дәүләтчелекне ныгыту турында сөйләде. Бу максатның берсе дә "махсус хәрби операция" дип аталган әйбергә туры килми. Шуңа да бәйрәмнең үз асылы юкка чыга. Бүген Русиянең чынбарлыгы шундый ки, хакимияткә ярар өчен якты һәм мөһим башлангычлар да вакланып юкка чыга.

БУ ТЕМАГА: Болгар җыены чыгышларында Украинада сугыш башлаган Путинга мәдхия җырланды

Чалма киеп йөрүче кешеләрнең "Бердәм Русия"не, президент Путинны мактап утыруын караудан бернинди мәгънә юк. Иң мөһиме, мөселманнар дөнья тарихында үзләренең кыйммәтен аңларга тиеш. Без чит сәясәтенең объекты булганда бу барып чыкмаячак", диде ул.

Моңа кадәр Русия оккупациясендә калган мөселманнарны Русиядәге мөфтиятләр карамагына алу эше алып барыла башлады. Аерым алганда, "ЛНР" имамнары Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә, "ДНР" – Гайнетдин мөфтиятенә кушылуы хәбәр ителде.

Элек Донецкида торган һәм каршылыклар башлангач 2014 елны Киевка күчәргә мәҗбүр булган, соңрак сугышка киткән Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев имамнарның куркытылуын, алып кителүен Азатлыкка сөйләгән иде.

"Башка имамнар белән дә сөйләшүләр алып барганнар. Мин моны төгәл беләм", диде ул.

Исмәгыйлев элегрәк Азатлыкка мөселман руханиларының куркытылган булуын әйткән иде.

Ул мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.

Your browser doesn’t support HTML5

Украинадагы сугыш. Ике хәзрәт. Ике татар. Ике караш

  • Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 ел дәвамында уза. Оештыручылар барлыгы 71 чара үткәрү максаты куйган иде. Төп чаралар 20 майда Казанда һәм 21 майда Болгарда үтте. Юбилей елы уңаеннан Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы ачылды.
  • Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!