Украинада сугыша торган Башкортстанның ихтыяри батальоннары турындагы мәкалә чыкканнан соң, Азатлыкка батальон әгъзаларыннан яңа мәгълүматлар килеп иреште. Андагы ирләр безгә сугыш шартлары, үлемнәр, сугыштан баш тарткан кешеләрне ничек эзәрлекләүләре турында сөйләде. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Командирларның мөгамәләсе исә коточкыч. Ә Башкортстан ирләре Украинада нәрсә өчен һәлак булганнарын аңламый.
БУ ТЕМАГА: Һәлак булган "шәйморатовчылар". Русия Башкортстан батальоннарын Украинадагы сугышында ничек куллана
Алик Камалетдинов безнең сорауларга җавап бирмәде
Сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде. Башкортстаннан Надежда Тимофеева республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, сугыштан баш тартучыларга ярдәм итүен сорады: аның сүзләренчә, "17 сентябрь көнне 40ка якын кеше контрактларын өзгән, аларны Украинадан Русиягә чыгарырга тиеш булганнар, әмма чикне узганда бөтенесен туктатып документларын ертып ташлаганнар".
"ВКонтакте" челтәрендә "Олеся Алексеевна" исемле кулланучы, шулай ук, "сугыштан баш тартканнарны "Русиягә чыгармыйлар" дип язган иде. Ә берничә көннән Интернетта яңа видео тарала башлады: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Имеш, аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
Ул вакытта без беренче видеоны таба алмадык, ир-атларны кайсы җирдә тотуларын да ачыклап булмады. Башкортстан хакимияте исә бу хәлләр турында дәшмәде. Ә Башкортстаннан хәрби хезмәткә җәлеп ителгәннәр белән элемтә өчен җаваплы Алик Камалетдинов (Хәбиров киңәшчеләренең берсе - ред.) безнең сорауларга җавап бирмәде.
"Гранатларны тәнгә бәйләп танк астына ташланыгыз!"
Машиналар кабынмый, радиаторлар ага, бөтен әйбер күгәргән...
"Idel.Реалии" сайтында мәкалә басылып чыкканнан соң, редакциягә Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе язды. Аның исемен Анатолий дип куярга булдык (чын исеме редакциягә билгеле). Аңа 37 яшь, ул Уфадан, Шәйморатов батальонында июнь азагыннан бирле хезмәт иткән. Украинага бәреп кергәннән соң ике атна узгач, батальоннан китәм дип рапорт язган. Ниндидер билгесез бүлмәдә сусыз һәм ризыксыз тотылган ир-атлар турындагы видеоны ул төшергән икән. Аның сүзләренчә, аларны Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәрендә тотканнар.
— Фронт сызыгында ике атна ярым булдык, — дип сөйли оккупант. — Припаслар булмады, хәтта автомат патроннарын да урманда үзебез таптык. Яңа техника, яңа кораллар булыр дип ышандырганнар иде, ә чынлыкта безгә инде өченче тапкыр ремонтланган автоматлар таратылды. Кайсысы кәкре, кайсысы бер тапкыр аткач эшләми башлый.... Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк: әллә кайлардан Бурятиядән китертелгән БМП машинасы (1970нче елларда эшләнгән булса кирәк) гел ватыла. Тагын безгә иске "Урал" бирделәр — утыра торган урыннары бөтенесе сынып-ватылып беткән. Машиналар кабынмый, радиаторлар ага, бөтен әйбер тутыккан... Кыскасы, техника юк. Батальон командиры, әлбәттә, нәрсәдер сорап та караган иде, әмма аңа "Нәрсә тыкшынасың? Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде.
10 кечкенә окоп булсын ди — унысын да рәттән утка тоталар. Ә без?
Анатолий сөйләвенчә, ул Украина җирендә булган вакытта Шәйморатов батальоны Украина хәрби көчләре белән турыдан-туры бәрелешләрдә катнашмаган. Башкортстан ир-атлары күбрәк окопларда утырган. Бер позициядән икенчесенә күчкәндә генә аларны утка тотканнар.
— Безгә окопларга украин артиллериясе, дроннар атты. Аларның артиллерияләре шуның кадәр төгәл эшли ки, хәтта бер метрлы окопны да эзләп таба. Менә ун кечкенә окоп булсын ди — унысын да рәттән утка тоталар. Ә без? Без җавап утын сорыйбыз, ә ул — юк. Рациядән "Бетте, барысын да эшләдек" дип кенә җавап кайтаралар. Ә нинди җавап уты? Кайчан булган ул? Берни аңлашылмый. Беренче көннән бирле шул хәл. Безнең яктан авиация белән артиллериянең бик матур гына эшләгәнен хәтерлим. Әмма кая атканнары — аңлашылмый иде, — дип искә төшерә оккупант Анатолий.
Аның сүзләренчә, уттан беркая да качып булмый. Булган кораллардан — фәкать кечкенә сапёр көрәкләре генә. Балта — бөтен взводка нибары берәү.
Батальондагыларның кимендә 200е йә үтерелгән, йә яраланган иде. Үтерелгәннәр — кимендә 40-50 кеше
— Яхшы гына блиндаж ясар өчен, агач кирәк. Ә анда акация генә үсә, ә ул гел чәнечкеле. Кыскасы, яңгырдан плащ-палаткаларда гына качып була. Авыр! 40-50 яшьлекләргә бигрәк тә читен, чөнки организм түзми. Үлүчеләр дә күп. Октябрь азагында, минем белүемчә, батальондагыларның кимендә 200е йә үтерелгән, йә яраланган иде. Үтерелгәннәр — кимендә 40-50 кеше, — ди Анатолий.
БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм БашкортстанКомандирларының күбесен Анатолий начар сүзләр белән искә ала.
— Безнең ротаның командиры гына азмы-күпме егетләр өчен борчыла иде, ә калганнар... Мәсәлән, без утыра торган урманчык яныннан украин танкы бара. Без "Танкка каршы әйберләр бирегез!" дибез. Ә батальон җитәкчесенең урынбасары Ерин безгә "Гранатларны тәнгә бәйләгез дә танк астына ташланыгыз!" ди. Тагын бер очрак: штурмга җибәрделәр. Белеп торабыз: безнең белән янәшә татарларның "Алга" батальоны бара. Бервакыт уң яктан БМП колоннасы чыга, машиналарда "Алга" дип язылган, ә шул ук Ерин "Уң якта дошман! Атыгыз!" дип кычкыра башламасынмы! Аңа "Бу бит безнекеләр, татарлар!" диләр. Ә ул барыбер "Атыгыз!" дип кычкыра... Кемдер китереп тартты үзенә, шунда гына тынып калды...
Сентябрь урталарында ихтыяриларның бер өлеше сугыш шартларына түзә алмыйча, кире өйгә кайтырга булган.
Аңа "Бу бит безнекеләр, татарлар!" диләр. Ә ул барыбер "Атыгыз!" дип кычкыра...
— Украинадан китәбез дип 15 сентябрьдә үк хәл иттек, — ди Анатолий. — Рапортлар яздык, безгә шушы документларга шәхси номерларыбызны өстәргә кирәк, диделәр. Нәтиҗәдә без, 43 кеше, рапортларны 17 сентябрь көнне тапшырдык. Шул ук көнне безнең бүлеккә батальон командирының сәяси мәсьәләләрдә урынбасары (замполит) һәм ике "Урал" килде. Безне шул "Урал"ларга утыртып Мелитополь ягына алып киттеләр. Родионовка поселогы янында ниндидер балалар лагерын эзләдек; шуны караңгыда таба алмыйча урманда ук кунарга туры килде. Иртән ул лагерьны табып, шунда урнаштык. Өч көн шунда яшәдек. Шушы өч көндә яныбызга полковник, корпус вәкиле килеп китте — безне уебыздан кире кайтарырга тырышып карады, әмма уңышсыз. Без аңа барысын да ничек бар — шулай сөйләдек. Полковник тыңлады да "Егетләр, сезне аңлыйм. Сезне Русиягә чыгарыр өчен, барысын да эшләрбез" диде.
20 сентябрьдә сугыштан баш тарткан ир-атларны — документларны рәсмиләштерү сылтавы белән — Херсон өлкәсендәге Чкалово поселогына китереп куялар.
— Безне ниндидер ат абзарына алып килделәр. Печән күп иде анда, бетонда йокламас өчен шуны җәйдек. Күп кенә егет болай да бөердән интегә: фронтта салкын җиргә ятып йокларга туры килә иде бит. 21 сентябрьдә безгә "Русиягә 10-15 кешелек төркемнәрдә чыгачаксыз, чөнки берьюлы 40 кешене чик аша уздырмаслар" (Кырым белән Херсон өлкәсе арасындагы чик турында сүз бара) диелде, — дип искә төшерә Анатолий.
Ә инде шуннан соң, аның сөйләвенчә, әллә ниләр башлана.
— Чиккә беренче төркемне алып китәләр. 10 чакрым барып җитмичә, кире борылып, кире алып кайталар. "Путин хәрби бүлектән үз теләгең белән киткән өчен җәзаны кырыслаткан" диләр. Бригаданың замполиты Мукасеев килә, Җинаять кодексына кертелгән шушы төзәтмәләрне аңлата да "Сезгә бу кагылмый. Сез бит рапортларыгызны 17 сентябрьдә үк язгансыз" ди. Тагын берничә кешене "Урал"га утыртып, тагын чиккә алып китәләр — тагын кире борылып Чкаловога кайтаралар. Шунда "Сезнең белән хәзер хәрби прокурор сөйләшергә тели" диләр. Без аны 23 сентябрьгә кадәр көттек. Аның белән бергә дөнья хәтле полковник, майор килде — бөтенесе коралланган. Һәм тагын бер йөк машинасы да килде. Тагын шул ук төзәтмәләр турында сөйлиләр, "беркем беркая китә алмый" диләр. Җинаять эше белән яныйлар, һәм шул ук рапортны яңа дата белән — 23 сентябрь дип — имзаларга кушалар. Шул рәвешле алар безне яңа җәзага, яңа срокларга тартырга теләгәндер, дип уйлыйм, — ди оккупант Анатолий.
Югары түрәләрнең берсе дә сугыштан баш тарткан ир-атларны тыңлап та тормый, ди ул. Ихтыяриларның хәрби хезмәттән китүен раслаучы документ барлыгын да, ул документны бригада штабы башлыгының имзалаганы, ун көн дәвамында үзләренең хәрби комиссариатларга барып җитәргә тиешлекләре дә аларны кызыксындырмый.
Чиктән үткәрмиләр дип аңлатабыз — беркем ышанмый. Безне төрле ямьсез сүзләр белән мыскыллый башлыйлар, акыралар
— Аларга ул документларны күрсәтәбез, ә безгә "Нишләп соң сез монда?!" диләр. Чиктән үткәрмиләр дип аңлатабыз — беркем ышанмый. Безне төрле ямьсез сүзләр белән мыскыллый башладылар, акырдылар. Шуннан соң бөтенебезне машинага төяп, Яңа Каховкадагы комендатурага алып киттеләр. Теге видео төшерелгән шул каһәр суккан гаражда бикләп куйдылар, — ди Анатолий.
Ул 25 шакмак метрлы гаражга 43 "шәйморатовчы" бикләнгән, дип сөйли. Вакыт-вакыт алар янына исерек хәрбиләрне, комендант сәгатен бозучыларны да китереп салганнар икән.
— Суларлык түгел, бөтенесе тәмәке тарта, баллоннарга сия... Безнең белән шунда дүрт яралы егет тә ятты. Ялгышмасам, аларның берсе хәзер инде сукыраеп килә, колаклары да начар ишетә, тотлыга да башлаган. Икенчесенең умыртка сөяге белән нидер булган. Алар безнең белән унбер көн булды. Хәрби түрәләрнең берсе дә алар яраланган дип ышанмады. "Ялганлыйсыз, яраланган булып кыланасыз гына: берәү дә сезгә "300" формасы буенча белешмә бирмәячәк" диделәр.
Каршылык күрсәтергә теләгәннәрне шундук "тәртипкә китерә иделәр" дип дәвам итә Анатолий.
— Бер көнне комендант килде дә "Йә, кемнең сөйләшәсе килә?" дип сорады. "Минем сөйләшәсем килә" дидем. Шуннан соң мине зур тимер контейнерга алып киттеләр. Мин анда футболкадан килеш 2,5 көн утырдым. Үләм дип торам, төннәр салкын иде инде, — дип искә төшерә ихтыяри.
Булган хәлләр турында ир-атлар видео да төшерә. Әмма аны Интернетка чыгармый гына, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм аның киңәшчесе Алик Камалетдиновка җибәрәләр.
Зур тимер контейнерга алып киттеләр. Мин анда футболкадан килеш 2,5 көн утырдым. Үләм дип торам, төннәр салкын иде инде.
— Видеодан соң безгә "Бәдрәфкә йөрүләр сирәгәя, ризык белән су бөтенләй бирелмәячәк" диелде. Ә без тагын бер видео яздырдык. Менә анысын инде Интернетка элдек. Шуннан соң телефоннарыбызны җыеп алдылар да аларны тикшерә башладылар. Минекендә Offline maps програмын таптылар. Ә мин дроннар белән идарә итүче бит, ул миңа сугышта кирәк иде. Мине хыянәттә гаепләргә теләделәр, янәсе мин украиннарга булышам. "Мин дроннар операторы! Миңа ул програм эштә кирәк!" дим. Ышанмыйлар, "20 елга утырачаксың!" дип акыралар. Әле тагын миңа Русия хәрби көчләрен "дискредитацияләү" маддәсен дә такмакчылар иде — әлегә тынып калдылар, дәшмиләр, — ди Анатолий.
Анатолий, шулай ук, Башкортстан башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдиновның килүе нәрсә белән тәмамланганын да искә төшерә.
— Октябрь башында безгә кемдер килде дә "Мин — Камалетдиновның ярдәмече" дип нотыклар сөйли башлады. "Ничек инде сез өйгә җыенасыз? Мин менә сезгә Ишембай районыннан 500 кг бал алып килдем", ди. Без "Нәрсәгә безгә ул кадәр бал?" дидек. Берни дә җавап бирә алмады, кире кайтып китте. Соңрак Камалетдиновның шул ук көнне "доставалов"чылар янына килгәнен белдек. Ул аларга җылы киемнәр алып килергә тиеш булган, әмма юлда фура утка эләккән, машинадагы әйберләр янып беткән, тик машина үзе исән-сау гына кире Башкортстанга кайтып җиткән, дип сөйләгән Камалетдинов. Безнең янга ул иртәгәсе көнне килеп җитте. Ул вакытта 43 кешенең 30ы — янаулар нәтиҗәсендә — кире фронт сызыгына киткән иде инде. Гаражда 13 кеше калган идек. Камалетдинов белән сөйләшү җиңел булмады. Ул безне корпусның төрле бүлекчәләре буйлап таратырга тәкъдим итте, ләкин барыбыз да юк дидек. "Ихтыярыгыз" диде дә китте. Икенче тапкыр безнең янга 16 октябрьдә килде: безне "этләр", "шавкалар" дип мыскыллады, өйдә безне хыянәтче дип уйлаячаклар диде. Туганнарыбыз да көн күрә алмаячак, дип янады. Шул көннән бирле аны күргән юк", — дип сөйли Анатолий.
Сугыштан баш тарткан ир-атларның мөрәҗәгатьләреннән соң — 22 октябрьдә — батальонның рәсми Telegram-каналында тагын бер видео чыга. Ул видеода берничә кеше "шәйморатовчылар" күп үлгән дигән хәбәрләрне ялган ди, андый хәбәрләрне таратучыларны "качып киткән куркаклар" дип тасвирлый.
— Ә алар бөтенләй безнеке түгел, ул кешеләрне батальонда күргәнем юк, — ди Анатолий.
Комендант килде дә "Кая телисез, шунда китегез" диде
Гаражда ул 23 сентябрьдән алып 9 октябрьгә кадәр утыра. Соңгы көнне аның янына тагын 20 кешене китереп салалар. "ДНР"чылармы, "ЛНР"чылармы — белмим, шулай ук, баш тартучылар. Кыскасы, аларны гаражга алып килделәр, ә безгә, "шәйморатовчылар"га "Җыеныгыз да китегез" диелде", дип дәвам итә Анатолий.
— Безне шул ук Яңа Каховкадагы металлургия заводы янындагы ниндидер бункерга күчерделәр. Без анда 18 октябрьгә кадәр булдык. Шуннан комендант килде дә "Кая телисез, шунда китегез" диде. Кулда документ булгач, өйгә кайтырга булдык. Башта Кырымга килдек, аннан автобус, машиналарда Башкортстанга юл тоттык. Уфага 22 октябрьдә генә кайтып җиттем. Башка бүлеккә күчерәләр дип ышанган теге 30 егет ахыр чиктә янә фронт сызыгына килеп эләккән — алар белән элемтәм юк. Ә Яңа Каховкада утырган вакытта тагын ун егетне каядыр башка җиргә алып киткәннәр иде. Кыскасы, туган якка бишәү генә кайтып җиттек, — ди Анатолий.
Өйдә Анатолий аңа һәм аның белән бергә Уфага кайткан тагын дүрт ир-атка "хәрби бүлекне калдырып китү" маддәсе нигезендә (337нче маддә) җинаять эшен ачарга теләүләрен белә.
Шүрлим. Хәрби комиссариатта кулга алырлар да йә төрмәгә, йә кире фронтка алып китәрләр дип куркам
— 28 октябрьдә контрактымның вакыты чыкты. Миңа хәрби комиссариатка барып килергә кирәк. Шүрлим. Шунда кулга алырлар да йә төрмәгә, йә кире фронтка алып китәрләр дип куркам, — ди Анатолий.
Ни өчен Украинага каршы сугышырга булдыгыз дигән сорауга Анатолий теләр-теләмәс кенә җавап бирә.
— Башта "Вагнер" компаниясе аша Сүриягә барырга теләгән идем. Узган елның декабрендә барысын да белештем, әмма 100 мең сумлык бурычым бар иде. 24 февральгә ул бурычны кайтарып бетердем диярлек. Шалтыратам, ә миңа "Юк, хәзер Украинага гына бара аласың" диләр. Шуннан соң апрель аенда — ул вакытта Уфада машина йөртүче булып эшләвем — Луһанскига барырга, шунда кешеләрне эшкә йөртергә тәкъдим иттеләр. Ризалашам дигәндә генә Шәйморатов батальоны турында игълан күзгә чалынды. "Шәп!" дип уйладым. Ни өченме? Үземне файдалы булырмын дип уйладым. Мин бит техника, информатика белән шөгыльләнгән кеше. Украинада сугыш заманча барадыр, туплаган белемемнең кирәге чыгар дип уйладым. Әлбәттә, акча мәсьәләсе дә шәп. Бурычларымны каплармын, гаиләмә акча эшләрмен, дидем. Шуңа күрә киттем дә.
Мин бит техника, информатика белән шөгыльләнгән кеше. Украинада сугыш заманча бара, туплаган белемемнең кирәге чыгар дип уйладым
Зур акчага өметләре акланмаган Анатолийның.
— Вәгъдә ителгән 200 меңне түләделәр дә аны өч айга счетта "катырып" та куйдылар. Ә 30 сентябрьдә ул акчаны кире тартып та алдылар — күрәсең, хәрби хезмәт урыныннан китүем аркасында. Шул 200 меңне дә, көндәлек икешәр меңлек түләүләрне дә, командировка акчасын да алганым булмады. Фәкать сентябрь өчен 34 мең алдым. Украинада бушлай булдым булып чыга.
"Тыныч тормышка әле дә ияләшә алмыйм"
"Idel.Реалии"гә, шулай ук, әлеге дә баягы 72нче бригадада, әмма башка бүлекчәдә хезмәт иткән тагын бер ир-ат язды. Ул үзен Кержак дип атауларын үтенде (редакция аның чын исемен белә), аңа 30 яшьләр тирәсе. Ир-ат сүзләренчә, ул Уралдагы төбәкләрнең берсеннән.
Аның сөйләгәннәрнең күбесе Анатолий сөйләгәннәр белән туры килә. Украинага оккупант булып бәреп кергән бу кеше фронт сызыгында бик авыр иде, корал җитми иде дип сөйли. Ике атна сугышканнан соң, Кержак һәм аның белән бергә тагын берничә кеше китәргә карар иткән.
Безнең белән бергә башкорт һәм татар батальоннарыннан да егетләр бар иде — җәмгысе 60-70ләп кеше
— Рота командирына килдек тә ул "Яхшы, рапорт языгыз" диде. Безгә "Егетләр, сезне аңлыйбыз. Китүегез начар, әлбәттә, әмма сезне тоткарламыйбыз, тормышыгызны җимереп тормыйбыз" диде. Хәрби хезмәттән тыныч кына баш тарта алдык, ул хакта хәрби билетта кирәкле билгеләр дә бар, — ди ихтыяри.
Башта Кержак Кырымга юл тота, шуннан өенә кайтырга тели, әмма ул да "шәйморатовчылар" эләккән хәлгә юлыга:
— 18 яки 19 сентябрьдә Армянскига Кырымга юл тоттык. Безне кертмәделәр, машинага утыртып Яңа Каховкага алып киттеләр. Шунда без берничә көн урамда яшәдек: йокы капчыклары да, башка әйберләребез юк иде — урамда кундык! Аннан соң безне Чкалово поселогына җибәрделәр, берничә көн шунда узды. Анда безнең белән бергә башкорт һәм татар батальоннарыннан да егетләр бар иде — җәмгысе 60-70ләп кеше. Безнең янга төрле полковниклар килеп, басым ясап карады. Яңа рапортлар языгыз, диде. Нәтиҗәдә — кемдер кире фронтка китте. Безне исә Чкаловодан кире Яңа Каховкага алып киттеләр, башкортлар утырган гаражга бикләп куйдылар. Тәүлеккә бер тапкыр гына ашата иделәр; күп дигәндә бер генә тапкыр — иртәнге җидедә — тышка чыгара иделәр. Бетон идәндә йокладым. Ни өчен тоткарланганыбызны аңлатучы булмады. Кем без — әсирләрме, җинаятьчеләрме — берни аңлашылмый иде...
Кержак ул гаражда ун көн утыра. Гараждан чыгаргач, аларны башта шул ук Яңа Каховкадагы "Гидросталь" заводында урнаштыралар, ә аннары кире Чкаловога алып киләләр. Әлеге поселокта, Кержак сөйләвенчә, аны — каравылда торган исерек сакчылар белән әйткәләшкәне өчен — кыйнап ташлыйлар.
Өйгә кайткач, хәрби комиссариатка барып кирәкле документларны тутырдык та эшкә чыктык
— Аннан чыккач, егетләр янына килдем дә "Өйгә кайтыйкчы" дидем. Һәм без юлга кузгалдык, бөтен чикләрне уза алдык. Өйгә кайткач, хәрби комиссариатка барып кирәкле документларны тутырдык та эшкә чыктык, — дип сөйли ул.
Әмма берникадәр вакыт узгач, Кержак — "шәйморатовчылар"га кебек үк — хәрби бүлекне "үз теләге белән" ташлап китүе өчен җинаять эше янавын белә. Ул үзен хәрби хезмәт урынын "үз теләгем белән" ташлап киттем дип уйламый.
Кержак сугышта ике тапкыр яраланган, хәзер җитди рәвештә дәваланырга җыена.
— Тыныч тормышка әле дә ияләшә алмыйм. Шәһәрем урамнары буйлап йөргәндә бу тыныч тынлык куркыныч булып тоела, — ди ул.
Аның сөйләвенчә, сугышка үзләре теләп баручыларның әле дә булуы — иң гаҗәпләндергәне:
— Алар акча артыннан куа, тик аларның барысын да алдалыйлар. Менә мин сентябрь өчен бер тиен акча алмадым, ә бит мин сугыштым. Губернатор вәгъдә иткән акча да алмадым, аннары хезмәт хакын тоткарладылар, ә соңыннан эштән дә кудылар — ахыр чиктә мин буш кул белән калдым. Тиеннәр генә алдым.
Алар акча артыннан куа, тик аларның барысын да алдалыйлар. Менә мин сентябрь өчен бер тиен акча алмадым, ә бит мин сугыштым.
Шуңа да карамастан, ул хәрби хезмәттән баш тартырга җыенмый.
— Хәзер мин әлеге хәрби бүлек белән кешечә саубуллашырга телим. Хезмәт итүгә каршы түгелмен, әмма фәкать хәрби комиссариат аша гына хезмәт итәсем килә: кешечә мөгамәлә булсын, озын вакытлы контракт төзелсен. Кыска вакытлы контракт төзелгәндә, бер әйбер белән дә тәэмин ителмисең, кием дә юк, һуманитар ярдәм тә сине читләтеп уза, — ди Кержак.
- Русия Украина территориясенә 2022 елның 24 февралендә бәреп керде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәнче дә, илдәге ир-атлар фронтка — Саклану министрлагы белән килешү төзеп — ихтыяри яки "милли батальон" әгъзасы булып бара ала иде.
- Азатлык хисабына күрә, 8 ноябрьгә Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 179 кеше һәлак булган. Башкортстаннан һәлак булучыларның саны — 256.
Шәйморатов батальоныннан һәлак булган ир-атлар
Шәйморатов батальоныннан ничә кешенең һәлак булганы төгәл билгеле түгел — рәсми саннар игълан ителми. Әлеге исемлектә — фәкать җирле хакимиятләр яки илбасарларның туганнары раслаган үлемнәр генә. Азат Европа Радиосының Татар-башкорт редакциясе һәлак булган ир-атларның туганнары белән элемтәгә керергә тырышты, әмма берсе дә безнең сорауларга җавап бирергә теләмәде.
Эльмир Ариткулов, 45 яшь
1976 елның 31 октябрендә Стәрлетамак районы Алга авылында туган. Максимовка авылында укыган.
1992 елны Стәрлетамак профессиональ-техник учлищесын тәмамлаган. 1994 елның 22 декабреннән 1996 елның 3 ноябренә кадәр армиядә хезмәт иткән. 1995 елның май-октябрь айларында һәм 1996 елның августыннан сентябренә кадәр Чечнядәге бәрелешләрдә катнашкан.
2022 елның июлендә генерал Шәйморатов исемендәге ихтыяри батальонга кергән. 2022 елның 9 сентябрендә һәлак булган. 23 сентябрьдә җирләнгән.
Денис Фәтхетдинов, 28 яшь
1994 елның 25 августында Башкортстанның Иглин районы Көзәй авылында туган. 9нчы сыйныфка кадәр Көзәй урта мәктәбендә укыган, аны тәмамлагач, Уфадагы автомобиль техникумына кергән, автомобиль механигы белгечлеге алган.
2014-2015 елларда армиядә хезмәт иткән, аннары контракт төзегән. Сүриядәге сугышта катнашкан. 2022 елның җәендә Шәйморатов батальоны сафларына кергән һәм Украинадагы сугышка киткән. 11 сентябрьдә һәлак булган.
Хатыны һәм ике улы калган. Иглин районы Майский авылында җирләнгән.
Шәйморатов батальонының беренче рәсми танылган үлеме.
Альберт Абдуллин, 49 яшь
Запастагы ефрейтор. Шәйморатов батальонының икенче рәсми танылган үлеме.
Июнь азагында батальонга ихтыяри буларак мотоукчы взводының гранат атучы ярдәмчесе вазифасында кушылды.
Абдуллин 1973 елның 14 февралендә Кызыл Көч авылында туган, 2нче санлы Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаган, Төрекмәнстан чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткән.
Башкорт икътисад-юридик көллиятен тәмамлаган. Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә патруль хезмәтендә, шулай ук инкассатор булып, соңрак сак хезмәте һәм Росгвардиядә эшләгән.
12 сентябрьдә һәлак булган. 18 сентябрьдә Илеш районы Югары Яркәй авылында җирләнгән.
Илшат Имангулов, 45 яшь
1978 елны Мәләвез районы Смак авылында туган, мәктәптән соң десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, Грузия-Абхазия низагында катнашкан. Армиядән соң Уфа юридик институтына укырга кергән,укуын 2004 елда тәмамлаган.
2022 елның августында ихтыяри буларак Шәйморатов батальонына кергән.
21 сентябрьдә җирләнгән.
Фиданур Җиһаншин, 48 яшь
Рядовой.
1974 елның 7 гыйнварында Тәтешле районының Шулган авылында туган. 1981-91 елларда Шулган мәктәбендә укыган. 1992 елдан 1995 елга кадәр Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
Яңавыл шәһәрендә яшәгән. Аерылышкан.
Социаль челтәрләрдә язылганнарга күрә, Русия Коммунистлар партиясен һәм президент Владимир Путинны яклаган. СССРны сагынып яшәгән.
22 сентябрьдә җирләнгән.
Вадим Күчәрбаев, 44 яшь
1977 елның 30 ноябрендә Мәләвез районында туган, 1993 елга кадәр Нугуш авылының урта мәктәбендә белем алган.
1995 елның декабреннән 1998 елның ноябренә кадәр гаскәргә чакырылып инженер гаскәрләрендә хәрби хезмәт узган, механик-йөртүче булган. 2000-2001 елларда Чечнядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
2022 елның августында Шәйморатов исемендәге батальонга кушылган. 23 сентябрьдә Нугуш авылында җирләнә.
Ришат Низамов, 49 яшь
1972 елның 25 октябрендә Бишбүләк районы Дүсән авылында туган.
Гранотометчик булып хезмәт иткән.
Өйләнмәгән, балалары юк.
1 октябрьдә Башкортстанда җирләнгән.
Марсель Ямансарин, 34 яшь
1988 елның 5 сентябрендә Мәләвездә туган. 2005 елга кадәр Сибай лицеенда укыган. Уку йортын иң яхшы билгеләр белән тәмамлаган.
Югары белемне Башкорт дәүләт университетында алган. 2008 елның июнендә гаскәргә чакырылган, 2009 елның июнь аена кадәр хәрби хезмәт узган.
2013 елның декабрендә килешү төзегән һәм Башкортстанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктында хәрби хезмәттә булган.
2022 елның августында Шәйморатов исемендәге батальонга үз ихтыяры белән кергән. 23 сентябрьдә Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәре өчен сугышларның берсендә һәлак булган. 1 октябрьдә күмелгән.
Авырлы хатыны калган.
Вадим Ногманов, 41 яшь
1981 елның 13 февралендә Зилаир авылында туган.
Урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлагач, Мәскәү дәүләт социаль университетына юриспруденция факультетына укырга кергән. 2003 елның 1 октябрендә, университет тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәт үтү өчен Краснодар краеның Лазарев хәрби комиссариатына чакырылган.
Гаскәрдә хезмәт иткәннән соң, юрисконсульт булып эшләгән. 2006 елдан 2009 елга кадәр Краснодар краеның эчке эшләр органнарында хезмәттә булган. 2011-2018 елларда федераль мәхкәмә приставлары хезмәтенең Башкортстан идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшләгән.
2019 елдан Күмертау шәһәр хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре булып эшләгән.
Шәйморатов исемендәге батальонга ихтыяри буларак язылып кергән. 13 637 номерлы хәрби бүлектә мотоукчылар бүлеме командиры булып хезмәт иткән.
Өйләнгән, өч кызы бар.
3 октябрьдә һәлак булган. 19 октябрьдә күмелгән.
Алмаз Хәйретдинов, 29 яшь
Кече сержант.
1993 елның 30 октябрендә Нефтекамада туган, 14нче мәктәптә укыган. 2012 елда җирле көллияттә "эретеп ябыштыручы" белгечлеген алган.
Хәрби хезмәт узганнан соң, "Сургутнефтегаз", "Башнефть", "Б-Финанс" оешмаларында эшләгән.
2022 елның августында Шәйморатов батальонына кергән. 4 октябрьдә Нефтекамада җирләнгән.
Рифкать Ибрагимов
14 мартта Зиянчура районының Исәнгол авылында туган. Туган елы билгесез, әмма, социаль челтәрләргә караганда, аңа 40 яшьтән бераз гына артык. Салават шәһәрендә яшәгән. Эчке эшләр министрлыгы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны.
Украинада Давыдов Брод районында миномет уты астында һәлак була. Аның үлеме турында октябрь башында хәбәр ителде.
Марсель Нурасов, 35 яшь
Ефрейтор.
1986 елның 16 декабрендә Баймак районының Тубински бистәсендә туган. Сибайда яшәгән. 2005 елдан 2007 елга кадәр хәрби хезмәт узган. Өйләнгән, өч бала — ике кыз һәм бер ул тәрбияләгән.
28 июньдә Русия саклану министрлыгы белән кыска вакытлы килешү төзеп Шәйморатов исемендәге батальонга хезмәт итәргә киткән. Йөртүче-механик булган.
2022 елның 13 октябрендә Украинада һәлак булган. 23 октябрьдә Баймак районында җирләнгән.
Руслан Сагынбаев
Октябрьдә социаль челтәрләрдә Сибайдан хәрби хезмәткә алынган Руслан Сагынбаев Украинада сугышта һәлак булган дигән мәгълүмат тарала башлады. Әмма "Idel.реалии" журналистлары ир-атның туганнары белән элемтәгә кереп, аның Украинада түгел, ә үз өендә — Аскын районында үлгәнен ачыклады.
— Әйе, ул үз теләге белән хәрби әзерлеккә китте. Ул анда ай ярым булып кайтты. Әйтүенә караганда, балаларны сагынган — аның дүрт баласы бар, иң кечкесенә ике яшь. Ул төньякта яшәде, балалары янына киткәч, ике атна чамасы узганнан соң, кызганыч, аның йөрәге тибүдән туктады, — дип сөйләде туганы "Idel.реалии"гә.
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!