Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлак булган "шәйморатовчылар". Русия Башкортстан батальоннарын Украинадагы сугышында ничек куллана


Шәйморатов батальоны 2022 елның маенда оешты
Шәйморатов батальоны 2022 елның маенда оешты

Үз теләге белән украиннарга каршы сугышырга киткәннәрнең ничәсе һәлак булган? Чын саннар яшерелә яки азрак итеп күрсәтелә, ә бәрелешләргә килгәндә, ихтыярилар батальоннары украиннарга оттыра, ди белгечләр. "Шәйморатовчылар" һәм "доставаловчылар" турында зур материал тәкъдим итәбез.

Май азагында Башкортстандагы моңарчы билгесез "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты спецназы ветераннары" иҗтимагый оешмасы рәисе Алик Камалетдинов "Украинада нацизмны юк итү" максатында аерым башкорт батальонын формалаштыру турында игълан итте. Батальонга Икенче бөтендөнья сугышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе белән идарә иткән генерал Миңнегали Шәйморатов исеме бирелде. Камалетдинов үзе соңрак Башкортстан башлыгының республика хәрбиләре белән элемтә киңәшчесе итеп билгеләнде.

Батальонга кергән ихтыяриларга аена 220-250 мең сум, шул исәптән актив хәрби хәрәкәтләр вакытында тәүлегенә 8әр мең сум, шулай ук "нәтиҗәле хезмәт" өчен түләүләр вәгъдә ителде.

Фронтлардагы тишекләрне томалау өчен ашыгыч рәвештә ниндидер хәрби бүлекчәләр кирәк булып чыкты

Июньдә Башкортстанда икенче чечен сугышы вакытында һәлак булган "Русия батыры" Александр Доставалов исемендәге икенче батальонын җыю турында игълан ителде. Әлеге батальонны булдыру тәкъдиме белән "Башкортстанның десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары" оешмасы активистлары чыкты.

Июль башында Шайморатов исемендәге батальон формалашып бетте һәм Оренбур өлкәсендә Икенче Тоцкое авылындагы полигоннарга "сугышка җайлау"га җибәрелде. Берничә атнадан аңа Доставалов исемендәге батальон кушылды.

БР башлыгы Радий Хәбиров август азагында 800 кешедән артык булган ике батальонның да "махсус хәрби операция" зонасына җибәрелүен хәбәр итте.

"Без Херсон өлкәсендә, алгы рәттә"

Conflict Intelligence Team (CIT) тикшеренү төркеме һәм шулай ук башка чыганаклар мәгълүматларынча, БР батальоннары сугышка җайлашу узган Тоцкоеда, Русия хәрби көчләренең 3нче армия корпусы составына керергә тиешле 72нче аерым мотоукчылар бригадасы төзелгән (аның төп өлеше Түбән Новгород өлкәсе Мулла иле поселогында формалашкан). CIT аналитигы Кирилл Михайлов фаразлавынча, әлеге бригада составына Башкортстан, Татарстан һәм кайбер башка республика һәм өлкә батальоннары кергән.

Бу батальоннар хәзер нигездә оборонада кулланыла

— Гомумән, 3нче армия корпусы башта Русия гаскәрләренең Украинадагы яңа һөҗүменә ташлау максаты белән булдырылды, — ди Михайлов. — Ләкин ул августта формалашып бетүгә, Украина кораллы көчләре берничә юнәлештә контрһөҗүмен җәелдереп җибәрде. Фронтлардагы тишекләрне томалау өчен ашыгыч рәвештә ниндидер хәрби бүлекчәләр кирәк булып чыкты. Һәм менә шул корпус бүлекчәләрен, шул исәптән, милли батальоннарны бик тиз генә бөтен җиргә тараттылар. Без аларның Херсон өлкәсендә булуын искәрттек — сугыш вакытында Украина кораллы көчләре сугышчыларына анда Татарстанның "Алга" батальоны шевроны эләккән. Бу батальоннарның техникасын Харьков өлкәсендә, шулай ук Мелитополь һәм Мариуполь юнәлешләрендә күргәннәр, — ди Михайлов.

Шулай ук батальоннарның рәсми пабликларында Украинаның Николаев өлкәсе юнәлешендә эшләүләре турында телгә алына.

"КушТау on-line" Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 26 сентябрь көнне шәйморатовчыларның берсе батальонның рәсми каналында болай дип язган: "Бүлекчәбез урнашкан урынын яза алмыйм, безнең Херсон өлкәсендә алгы сызыкта булуыбызны белсәгез дә җитә". "КушТау on-line" билгеләп үткәнчә, хәбәр басылып чыкканнан соң — бер-ике минут эчендә — ул бетерелгән.

1 октябрьдә "шәйморатовчы"ларның "ВКонтакте" паблигында пәйда булган фотода батальон сугышчыларының Херсон өлкәсенең Русиягә кушылуы турында "референдум" узган сайлау бүлекчәләрендә икәне аңлашыла.

"Җиңел пехота"

Башкортстан батальоннарының Телеграм-каналы Украина кораллы көчләре бүлекчәләре белән чын сугыш турында сирәк хәбәр итә. Еш кына гомуми сүзләр белән "сугышчылар күтәренке рухта һәм батырлык могҗизалары күрсәтә" дип кенә языла. Бер тапкыр гына, 7 октябрьдә, "ВКонтакте"да "Доставалов батальонының бишенче ротасы"ның ниндедер бер сугышы тасвирланды. Ул БР батальоны җиңүе белән тәмамланды, диелә.

"Бу батальоннар хәзер нигездә оборонада кулланыла", ди CIT белгече Кирилл Михайлов. — Бу, чама белән әйткәндә, җиңел пехота. Ул окопларда утыра, вакыт-вакыт аның өстендә нәрсәдер оча — дроннар, артиллериядән ату. Аннары Украина һөҗүмнәре башлана, бу батальоннар танкка каршы булган кораллар, шул исәптән РПГ, ПТУРлар белән аларны юк итәргә тырыша. Аларда шулай ук ​ башка төрле техника да бар. Гомумән, кораллануга килгәндә, "милли" батальоннарның гади Русия мотоукчылардан әллә ни аермасы юк.

"Башкорт милли сәяси үзәге" башлыгы, сәяси эмигрант Руслан Габбасов әйтүенчә, ике батальон сугышчыларының рәсми Телеграм-каналында бастырылган видеолары "аянычлы тәэсир" калдыра.

Шәйморатов батальоныннан һәлак булган ир-атлар

Шәйморатов батальоныннан ничә кешенең һәлак булганы төгәл билгеле түгел — рәсми саннар игълан ителми. Әлеге исемлектә — фәкать җирле хакимиятләр яки илбасарларның туганнары раслаган үлемнәр генә. Азат Европа Радиосының Татар-башкорт редакциясе һәлак булган ир-атларның туганнары белән элемтәгә керергә тырышты, әмма берсе дә безнең сорауларга җавап бирергә теләмәде.

Эльмир Ариткулов, 45 яшь

Ариткуловны җирлиләр
Ариткуловны җирлиләр

1976 елның 31 октябрендә Стәрлетамак районы Алга авылында туган. Максимовка авылында укыган.

Эльмир Ариткулов (уң якта)
Эльмир Ариткулов (уң якта)

1992 елны Стәрлетамак профессиональ-техник учлищесын тәмамлаган. 1994 елның 22 декабреннән 1996 елның 3 ноябренә кадәр армиядә хезмәт иткән. 1995 елның май-октябрь айларында һәм 1996 елның августыннан сентябренә кадәр Чечнядәге бәрелешләрдә катнашкан.

2022 елның июлендә генерал Шәйморатов исемендәге ихтыяри батальонга кергән. 2022 елның 9 сентябрендә һәлак булган. 23 сентябрьдә җирләнгән.

Денис Фәтхетдинов, 28 яшь

1994 елның 25 августында Башкортстанның Иглин районы Көзәй авылында туган. 9нчы сыйныфка кадәр Көзәй урта мәктәбендә укыган, аны тәмамлагач, Уфадагы автомобиль техникумына кергән, автомобиль механигы белгечлеге алган.

Денис Фәтхетдинов
Денис Фәтхетдинов

2014-2015 елларда армиядә хезмәт иткән, аннары контракт төзегән. Сүриядәге сугышта катнашкан. 2022 елның җәендә Шәйморатов батальоны сафларына кергән һәм Украинадагы сугышка киткән. 11 сентябрьдә һәлак булган.

Денис Фәтхетдинов (уң якта), фото 2017 елда яки иртәрәк ясалган
Денис Фәтхетдинов (уң якта), фото 2017 елда яки иртәрәк ясалган

Хатыны һәм ике улы калган. Иглин районы Майский авылында җирләнгән.

Шәйморатов батальонының беренче рәсми танылган үлеме.

Альберт Абдуллин, 49 яшь

Запастагы ефрейтор. Шәйморатов батальонының икенче рәсми танылган үлеме.

Альберт Абдуллинны җирлиләр
Альберт Абдуллинны җирлиләр

Июнь азагында батальонга ихтыяри буларак мотоукчы взводының гранат атучы ярдәмчесе вазифасында кушылды.

Абдуллин 1973 елның 14 февралендә Кызыл Көч авылында туган, 2нче санлы Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаган, Төрекмәнстан чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткән.

Башкорт икътисад-юридик көллиятен тәмамлаган. Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә патруль хезмәтендә, шулай ук инкассатор булып, соңрак сак хезмәте һәм Росгвардиядә эшләгән.

12 сентябрьдә һәлак булган. 18 сентябрьдә Илеш районы Югары Яркәй авылында җирләнгән.

Илшат Имангулов, 45 яшь

Илшат Имангулов
Илшат Имангулов

1978 елны Мәләвез районы Смак авылында туган, мәктәптән соң десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, Грузия-Абхазия низагында катнашкан. Армиядән соң Уфа юридик институтына укырга кергән,укуын 2004 елда тәмамлаган.

2022 елның августында ихтыяри буларак Шәйморатов батальонына кергән.

21 сентябрьдә җирләнгән.

Фиданур Җиһаншин, 48 яшь

Рядовой.

Фиданур Җиһаншин
Фиданур Җиһаншин

1974 елның 7 гыйнварында Тәтешле районының Шулган авылында туган. 1981-91 елларда Шулган мәктәбендә укыган. 1992 елдан 1995 елга кадәр Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.

Яңавыл шәһәрендә яшәгән. Аерылышкан.

Социаль челтәрләрдә язылганнарга күрә, Русия Коммунистлар партиясен һәм президент Владимир Путинны яклаган. СССРны сагынып яшәгән.

22 сентябрьдә җирләнгән.

Вадим Күчәрбаев, 44 яшь

Вадим Күчәрбаев
Вадим Күчәрбаев

1977 елның 30 ноябрендә Мәләвез районында туган, 1993 елга кадәр Нугуш авылының урта мәктәбендә белем алган.

1995 елның декабреннән 1998 елның ноябренә кадәр гаскәргә чакырылып инженер гаскәрләрендә хәрби хезмәт узган, механик-йөртүче булган. 2000-2001 елларда Чечнядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

2022 елның августында Шәйморатов исемендәге батальонга кушылган. 23 сентябрьдә Нугуш авылында җирләнә.

Ришат Низамов, 49 яшь

Низамовны җирлиләр
Низамовны җирлиләр

1972 елның 25 октябрендә Бишбүләк районы Дүсән авылында туган.

Гранотометчик булып хезмәт иткән.

Өйләнмәгән, балалары юк.

1 октябрьдә Башкортстанда җирләнгән.

Марсель Ямансарин, 34 яшь

Марсель Ямансарин
Марсель Ямансарин

1988 елның 5 сентябрендә Мәләвездә туган. 2005 елга кадәр Сибай лицеенда укыган. Уку йортын иң яхшы билгеләр белән тәмамлаган.

Югары белемне Башкорт дәүләт университетында алган. 2008 елның июнендә гаскәргә чакырылган, 2009 елның июнь аена кадәр хәрби хезмәт узган.

2013 елның декабрендә килешү төзегән һәм Башкортстанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктында хәрби хезмәттә булган.

Марсель Ямансарин (уң якта)
Марсель Ямансарин (уң якта)

2022 елның августында Шәйморатов исемендәге батальонга үз ихтыяры белән кергән. 23 сентябрьдә Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәре өчен сугышларның берсендә һәлак булган. 1 октябрьдә күмелгән.

Авырлы хатыны калган.

Вадим Ногманов, 41 яшь

Вадим Ногманов
Вадим Ногманов

1981 елның 13 февралендә Зилаир авылында туган.

Урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлагач, Мәскәү дәүләт социаль университетына юриспруденция факультетына укырга кергән. 2003 елның 1 октябрендә, университет тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәт үтү өчен Краснодар краеның Лазарев хәрби комиссариатына чакырылган.

Вадим Ногманов (уртада)
Вадим Ногманов (уртада)

Гаскәрдә хезмәт иткәннән соң, юрисконсульт булып эшләгән. 2006 елдан 2009 елга кадәр Краснодар краеның эчке эшләр органнарында хезмәттә булган. 2011-2018 елларда федераль мәхкәмә приставлары хезмәтенең Башкортстан идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

2019 елдан Күмертау шәһәр хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре булып эшләгән.

Шәйморатов исемендәге батальонга ихтыяри буларак язылып кергән. 13 637 номерлы хәрби бүлектә мотоукчылар бүлеме командиры булып хезмәт иткән.

Өйләнгән, өч кызы бар.

3 октябрьдә һәлак булган. 19 октябрьдә күмелгән.

Алмаз Хәйретдинов, 29 яшь

Хәйретдиновны җирлиләр
Хәйретдиновны җирлиләр

Кече сержант.

1993 елның 30 октябрендә Нефтекамада туган, 14нче мәктәптә укыган. 2012 елда җирле көллияттә "эретеп ябыштыручы" белгечлеген алган.

Хәрби хезмәт узганнан соң, "Сургутнефтегаз", "Башнефть", "Б-Финанс" оешмаларында эшләгән.

2022 елның августында Шәйморатов батальонына кергән. 4 октябрьдә Нефтекамада җирләнгән.

Рифкать Ибрагимов

Рифкать Ибраһимов
Рифкать Ибраһимов

14 мартта Зиянчура районының Исәнгол авылында туган. Туган елы билгесез, әмма, социаль челтәрләргә караганда, аңа 40 яшьтән бераз гына артык. Салават шәһәрендә яшәгән. Эчке эшләр министрлыгы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Украинада Давыдов Брод районында миномет уты астында һәлак була. Аның үлеме турында октябрь башында хәбәр ителде.

Марсель Нурасов, 35 яшь

Марсель Нурасов
Марсель Нурасов

Ефрейтор.

1986 елның 16 декабрендә Баймак районының Тубински бистәсендә туган. Сибайда яшәгән. 2005 елдан 2007 елга кадәр хәрби хезмәт узган. Өйләнгән, өч бала — ике кыз һәм бер ул тәрбияләгән.

28 июньдә Русия саклану министрлыгы белән кыска вакытлы килешү төзеп Шәйморатов исемендәге батальонга хезмәт итәргә киткән. Йөртүче-механик булган.

2022 елның 13 октябрендә Украинада һәлак булган. 23 октябрьдә Баймак районында җирләнгән.

Руслан Сагынбаев

Руслан Сагынбаев
Руслан Сагынбаев

Октябрьдә социаль челтәрләрдә Сибайдан хәрби хезмәткә алынган Руслан Сагынбаев Украинада сугышта һәлак булган дигән мәгълүмат тарала башлады. Әмма "Idel.реалии" журналистлары ир-атның туганнары белән элемтәгә кереп, аның Украинада түгел, ә үз өендә — Аскын районында үлгәнен ачыклады.

— Әйе, ул үз теләге белән хәрби әзерлеккә китте. Ул анда ай ярым булып кайтты. Әйтүенә караганда, балаларны сагынган — аның дүрт баласы бар, иң кечкесенә ике яшь. Ул төньякта яшәде, балалары янына киткәч, ике атна чамасы узганнан соң, кызганыч, аның йөрәге тибүдән туктады, — дип сөйләде туганы "Idel.реалии"гә.

"Кемдер аның телефонын махсус кабызып куя — туганнары исән дип уйласын өчен"

Рәсми булмаган чыганаклар ихтыярилар арасындагы югалтулар хакимият хәбәр иткәннән күпкә зуррак дип әйтә. Кайбер комментаторлар бу югалтуларны "галәмәт зур" дип бәяли, ким дигәндә өчтән бере, хәтта ким дигәндә яртысы юк ителгән дип әйтә.

Без аны туган Сибаена кайтарып лаеклы рәвештә җирләргә телибез

11 сентябрь көнне Башкортстаннан эмигрант Руслан Сөләйманов алып барган "Ядерный муравей" Телеграм-каналы мондый хәбәр бастырды: "Минем мәгълүматымча, Шәйморатов һәм Достовалов батальоннарын шунда ук ут эченә ташлаганнар... Өчтән бере үлгән, тагын өчтән бере качкан. Хабировча табигый сайланыш".

— Бу инсайд алар Херсон юнәлешенә ыргытылганның икенче көнендә, сугышка кергәч булды. Алар сугышның ут эченә эләкте, чөнки нәкъ украин һөҗүме барган вакыт иде. Миңа әйтүләренчә, алар шунда ук тар-мар ителгән. Аннан соң алар турында мәгълүмат булмады диярлек ", — диде Сөләйманов "Idel.Реалии"га.

13 сентябрь көнне "КушТау on-line" Телеграм-каналы Башкортстан башлыгы Радий Хабировның социаль челтәрләрендә моңарчы бастырылган хәбәр урнаштырды:

Ул аларны иң кызу утка тыккан көнне югалды

"Исәнмесез! Шәйморатов батальоны анда исәнме, 3 атна элемтәгә чыкмадылар, ничек һәм кемгә шалтыратырга, саклану министрлыгының элемтә номеры мәшгуль, военкомат бернәрсә дә белми, имеш Шәйморатов батальоны чит илдә диләр???? Безнең әтиләр һәм ирләр исәнме-юкмы икәнен кемнән белергә?"

20 сентябрьдә Ufacitynews тагын бер хәбәр бастыра:

"Бер атна дәвамында мин ким дигәндә нинди дә булса мәгълүмат белү өчен военкоматка, комиссариатка, кабул итү бүлмәләренә һ.б. урыннарга шалтыратам, беркем дә берни белми! Ничек шулай? Яңалыкларда сез туганнары белән элемтәдә торабыз дисез, ләкин чынлыкта нәрсә килеп чыга? Кайда шалтыратырга әйтегез, туганнарга бөтенләй берни белмәү бик авыр ".

28 сентябрь көнне, "Баш на баш" Телеграм-каналы: "Башкортстанда шәйморатовчыларның ихтыяри отряды язмышы турында дәшмиләр. Рәсмиләр расламаган, әмма социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматка караганда, батальонның күп өлеше исән түгел. Берничә кеше генә исән калган. Дөресме бу, юкмы — билгесез..." дип язды.

Анда бл..., ниндидер башкортлар, аерым батальон, алар да керде, аларны да таптык, бәрдек

29 сентябрьдә украин медиасында Русиянең ике хәрбие сөйләшү аудиосы чыкты. Анда сүз Изюм янындагы вакыйгалар турында бара.

"Анда бл..., ниндидер башкортлар, аерым батальон, алар да керде, аларны да таптык, бәрдек."

Октябрьдә Башкортстан кешеләре БР батальоннарындагы туганнарын эзли башлады. 13 октябрьдә бер хатын-кыз абыйсының язмышын белүне сорап республика башлыгына мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, абыйсы 19 сентябрьдә үк һәлак булган.

"Без аны туган Сибаена кайтарып лаеклы рәвештә җирләргә телибез. Зинһар, ярдәм итегез! Хәрби комиссариатта булдык, кизү торучы "эшлибез, ләкин аның һәлак булганын белмибез" диде. Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул авыр яраланган. Һоспитальләрдә юк. Кайда соң ул? Бер ай инде элемтәгә чыкмый. Шунда җирләп калдырырлар дип куркабыз", дип язды ханым.

Ришат Ибраһимов та абыйсын эзләп Уфа епархиясе руханиена мөрәҗәгать итте. Рухани Шәйморатов батальонына барып кайткан иде.

"Соңгы тапкыр ул элемтәгә 1 октябрьдә чыкты. Ә 4 октябрьдә социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша аның үлеме турында хәбәр ителде. Кайнар элемтә телефоннары эшләми, хәрби комиссариатларга мәгълүмат юк", диде Ибраһимов.

— Дустымның туганы Шәйморатов батальонында взвод командиры иде. Ул аларны иң кызу утка тыккан көнне югалды. Телефоны җавап бирми башлады, туганнары әлегәчә аңа шалтырата алмыйлар. Тәүлегенә бер тапкыр ул WһatsApp-та online дип күренеп ала, ләкин туганнарына шалтыратмый. Туганнары исән дип уйласыннар өчен, аның телефонын кемдер махсус кабызып ала, ахры. Менә шундый әйберләр белән дә шөгыльләнәләр, — ди "Ядерный муравей" Телеграм-каналын алып баручы Руслан Сөләйманов.

"Су һәм ризык бөтенләй булмаячак, диделәр"

Сентябрь ахырында социаль челтәрләр һәм мессенджерларда шәйморатовчыларның бер өлеше Украинада сугышудан баш тарткан һәм өйләренә кайтаруны таләп иткән дип яздылар. 22 сентябрьдә Башкортстаннан Надежда Тимофеева Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп баш тартучыларга ярдәм итүне сорады.

Бүгеннән башлап бәдрәфкә баруны киметтеләр. Су да, ашау да булмаячак диделәр. Безне монда озакка япмакчылар.

"40лап кеше 17 сентябрьдә килешүләрен өзгән, аларны алып чыгарга тиеш булганнар, ләкин чиктә документларын ертып ташлаганнар һәм чыгу юлын япканнар! Кайдалыклары билгесез, акчасыз, элемтәсез, шалтыратырга тырышалар, ләкин аларны юньләп ишетеп булмый!" дип язды хатын.

Әлеге мөрәҗәгатькә Башкортстанның идарә итү үзәге хезмәткәре Әлфия Гайнуллина болай дип җавап бирде:

"Шәйморатов батальоны үзенә куелган бурычларны үти. Батальонның бурычларын үтәгән җирдән китү турында фактлар юк", диде.

"ВКонтакте"дагы "Что происходит в Башкирии" төркемендә Олеся Алексеевна исеме белән аталучы ханым батальондагы ирен "Русиягә чыгармыйлар" дип язды.

Берничә көннән интернетта видео пәйда булды. Анда сугышчылар хезмәт итү шартларына зарлана. Бераздан чыккан икенче видеороликта шәйморатовчылар хезмәт итү шартларының тагы да кырыслатылуы турында хәбәр итә.

— Кичәге видеодан соң безнең шартлар тагы да начараячак дип кисәттеләр. Бүгеннән башлап бәдрәфкә баруны киметтеләр. Су да, ашау да булмаячак диделәр. Безне монда озакка япмакчылар, — ди сугышудан баш тартучыларның берсе.

Алик Камалетдинов ихтыярилар арасында сугышудан баш тартучылар барлыгын таныды

8 октябрьдә Башкортстан башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов "шәйморатовчылар" хезмәт иткән урынга килүе турында хәбәр иткәндә болай дип тә өстәде: "Мин бу батальонны 300 спартанчы дип атадым, артыклар төрле вакытларда китте, иләнде". Шулай итеп Камалетдинов ихтыярилар арасында сугышудан баш тартучылар барлыгын да таныды.

"Idel.Реалии" Камалетдиновтан батальоннарда хезмәт итүчеләрнең баш тарту очраклары турында сорады, баш тарткан очракта аларга ниндидер басымнар булу-булмау турында белешергә теләде, ләкин киңәшче сорауларга җавап бирмәде.

— Әлеге хәлләрне җитәкчелекнең яшерергә тырышуы гаҗәп түгел, — ди Руслан Габбасов. — Бу батальон бит Хәбировның горурлыгы иде, ул аны шәхсән үзе тантаналы рәвештә фронтка җибәрде.

22 октябрьдә батальонның рәсми Телеграм-каналында җиде кешелек төркем төшкән видео чыкты. Анда ирләр югалтулар турында имеш-мимешләрне "ялган" диде, әлеге имеш-мимешләрне "отказниклар", "бишйөзлекләр" тарата дип белдерде, аларны "качкан куркаклар" дип атады.

Надежда Тимофеева "Idel.Реалии"гә сөйләвенчә, 17 сентябрьдә батальонда сугышудан баш тартучы 40 кешенең 32се башка бүлекләргә фронтка киткән. "Башкалар әлегә комендатурада, тикшерү эшләре бара", диде ул.

Тимофеева шулай ук хәрбиләр сугышудан баш тартмаган, ә башка бүлеккә күчерүне сораган дип искәртте.

— Чөнки аларның командиры мәсьәләләрне хәл итә алмады. Аңа төрле проблемнар турында әйтеп тордылар, ләкин командование аңсыз карарлар кабул итә килдеиде. Шуңа күрә егетләр рапортлар язарга булды. Аларга башка бүлекләрдә хезмәт итү мөмкинлеге бирелде, хәзер алар шунда, — дип сөйләде Тимофеева.

"Яңа батальонга Салават Юлаев исеме бирү — оят"

Сентябрь ахырында Башкортстанда ихтыярилардан торган өченче батальон җыю башланды. Аны Салават Юлаев исеме белән атадылар. Әлеге тәкъдим белән отставкадагы полковник Артур Юмагужин чыкты. Яңа батальонда кайнар нокталарда хезмәт иткән, хәрби бәрелешләрдә катнашкан кешеләр тупланырга тиеш, диде. Полковник аларның тәҗрибәсе "яшь сугышчыларга бик кирәк", аларга "җиңәргә ярдәм итү кирәк" дип тә өстәде.

Салават Юлаев башкорт халкы өчен азатлык һәм империя белән көрәш символы булып тора, ләкин башкорт хакимиятеннән бу мөртәтләр өстен аска китерделәр

Яңа батальон — ул Башкортстан "патриотлары" һәм элекке көч органнары вәкилләренең "шәйморатлар" һәм "доставаллар" арасында зур югалтуларга реакциясе, дип саный кайбер шәрехләүчеләр, Юмагужин сүзләренә карап.

Яңа батальонны Башкортстанның иң популяр халык каһарманы Салават Юлаев исеме белән атау тәкъдиме башкорт җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырды.

"Йә, Аллаһ, бу хурлык! Салават Юлаев башкорт халкы өчен азатлык һәм империя белән көрәш символы булып тора, ләкин башкорт хакимиятеннән бу мөртәтләр өстен аска китерделәр. Ялланып алынучылар, оккупантларның чираттагы батальонын башкорт милли каһарманы Салават Юлаев исеме белән атау — хурлык, бу барыбызга да кара тап булачак. Сездә изгелек юк, безнең ата-бабаларга һәм милли каһарманнарга бернинди хөрмәт тә юк. Хәбиров һәм синең куштаннар командасы, каһәр суксын сезгә, шайтан токымнары", дип язды социаль челтәрләрдә Руслан Габбасов.

— Хәбировның Шәйморатов исемен югары күтәрергә омтылуы күптән билгеле. Ул иҗтимагый фикердә безнең башка каһарманнарны — Салават Юлаев, Зәки Вәлидине шул рәвешле алыштырырга теләде. Ләкин өченче батальонны Юлаев исеме белән атау билгеле булгач, бу башкорт җәмәгатьчелегендә — хәтта Украинадагы сугышны хуплаучылар арасында да — ачу уятты, — дип сөйләде "Idel.Реалии"гә Габбасов.

Ул Салават Юлаевның "Русия империясенә каршы көрәшкәнен" искә төшерде.

Кешеләр бу сугышчылар әсиргә төшәчәк, шөһрәтсез үләчәк дип борчыла — бу безнең милли каһарман исеменә тап булып төшәчәк

— Шул ук империя хәзер Украинага каршы колониаль сугыш алып бара. Хәтта сугышны яклаучылар да батальон үзен Украинадагы талау, мародерлык, кешеләрне атып үтерү белән хурлыкка төшерә ала дип борчыла. Моны инде башка Русия хәрбиләре эшләгән. Кешеләр бу сугышчылар әсиргә төшәчәк, шөһрәтсез үләчәк дип борчыла — бу безнең милли каһарман исеменә тап булып төшәчәк.

Бу сугышка баштан ук каршы булган башкортлар исә бу ихтыяриларны элек тә патша гаскәренә халык баш күтәрүләрен бастырырга ярдәм иткән "тугрылыклы башкортлар", башкисәрләр дип атый. Шуңа алар көлеп, бу батальоннарга Тәфкилев исемен алырга тәкъдим итә, — ди Руслан Габбасов.

Котлымөхәммәт Тәфкилев – 1735-1740 елларда башкорт баш күтәрүен бастыруда катнашкан, аеруча рәхимсез мөнәсәбәт күрсәткән татар морзасы, Русия генералы.

Хакимиятнең актив ярдәме белән республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарында тиз рәвештә батальонны формалаштыру урыннары ачылды, моннан тыш ихтыяриларга ярдәм итү өчен "хәйрия фонды" да оештырылды.

Ә инде 23 октябрь көнне үк "Салават Юлаев исемендәге беренче батальон формалашкан" дип игълан ителде. Юмагужин шулай ук "күпсанлы мөрәҗәгатьләр сәбәпле" беренче батальонны җибәргәннән соң Юлаев исемендәге тагын бер батальонны формалаштыру карары кабул ителде, диде.

Беренче батальонны фронтка җибәрү вакыты турында әлегә берни билгеле түгел.

Радий Хәбиров батальоннарда сәяси терәк табарга тырышачак

Башкортстан батальоннарының сугыштан ватанга кайтачак сугышчыларын нинди язмыш көтә соң, дип уйлана белгечләр. Әйтик, август аенда Хәбиров Украинадан кайткан хәрбиләрне мәктәп мөдирләренең "патриотик тәрбия" юнәлешендә урынбасарлары итеп билгеләргә тәкъдим итте. Белгечләр элекке ихтыяриларның сәяси һәм иҗтимагый тормышта катнашуы "тыныч" формат белән генә чикләнмәскә дә мөмкин ди.

Путин режимы коелган очракта аларны кулланып булачак

— Бу кешеләрнең бер өлеше өйгә исән килеш кайтачак. Шуны аңларга кирәк, милли республикаларның сәяси киләчәге хәл ителәчәк вакытта аларда, хәрби тәҗрибә һәм күпмедер иҗтимагый легитимлык була торып, бу мәсьәләдә үз фикере дә барлыкка килергә мөмкин. Һәм аерым шартларда алар аны тыныч булмаган юллар белән белдерергә мөмкин. Советлар берлеге таркалган вакытта андый "ветераннар" көрәшнең төрле якларында да булган, — дип искәрткән иде милли батальоннар әле барлыкка килә башлаганда гына сәясәт белгече Харун Сидоров.

Руслан Габбасов фикеренчә, республиканың хәзерге башлыгы батальон сугышчыларында үзенә сәяси терәк һәм көч терәген табарга омтылачак:

— Минемчә, Радий Хәбиров алга таба да бу батальоннарга теләктәшлек күрсәтәчәк, Путин режимы коелган очракта аларны кулланып булачак. Үзе ул республикадагы хакимияттә калырга тырышачак. Аны ул вакытта җирле көч органнары хуплармы, юкмы — билгесез, шуңа күрә ул һичшиксез усалланган һәм өметләре югалган фронтчылардан менә шундый башкорт "Фрайкор"ын тезеп, аңа таянырга тырышыр. Ләкин бу аңа ярдәм итмәячәк, — дигән нәтиҗә ясады Габбасов.

"Фрайкор" — Беренче дөнья сугышында җиңелгәннән соң Германиядә барлыкка килгән реваншистик оешмалар.

Әлеге материал "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG