Татар оешмалары вәкилләре Русия мәгариф министрлыгына туган тел дәресләре кимүенә зарланган

Архив фотосы

Русия мәгариф министрлыгы исә яңа белем бирү програмнары санитар кагыйдәләргә нигезләнеп әзерләнде дигән җавап бирде.

Мәскәү һәм башка төбәкләрнең татар оешмалары һәм иҗтимагый эшлеклеләре Мәгариф министры Сергей Кравцовка мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты дәресләренең саны кимүенә зарланган. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Алар әйтүенчә, яңа белем бирү програмнары бу фәннәрне атнага 1-3 дәрес белән генә укытуны күз уңында тота, ә элек аларның күләме биш сәгатькә кадәр җиткән. Кайбер вариантлар исә туган телне мәҗбүри укытуны карамый.

Русия мәгариф министрына мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәскәү, Петербур шәһәрләре, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульян, Тверь, Иванов, Ярослав, Төмән өлкәләренең татар оешмалары вәкилләре бар диелә.

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар яңа белем бирү програмнары кабул ителгәч, "Русиядә туган телләр язмышына борчу белдергән" һәм мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбият дәресләре сәгатьләрен киметмәүне таләп иткән.

Хат авторлары белдерүенчә, урыс телле мәктәпләрдә 1-4 сыйныфлар өчен туган тел сәгатьләре 42 процентка, ана телендә белем бирелгән сыйныфларда исә 52 процентка кимегән.

5-9 сыйныфларда бу 33 һәм 48 процент, ди мөрәҗәгатьне имзалаучылар.
Ягъни туган тел дәресләрен 3-5 сәгать укытасы урынга хәзер бу фәнгә 1-3 сәгать кенә вакыт бирелә.

Шул ук вакытта яңа програмнарда "туган тел" бөтенләй булмаган укыту вариантлары да бар. "Туган тел" дәресләрен ике тапкырга диярлек киметү Русия җитәкчелегенең һәм дәүләтенең этномәдәни күптөрлелекне саклау максатларына каршы килә дип саныйбыз, бу максатларның нигезендә Русия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү ята", диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук хат авторлары татарларның өчтән икесе Русиянең башка төбәкләрендә яшәсә дә, татар теле укытучыларының бары тик Татарстанда гына әзерләнүен искәрткән. "Безнең мәгълүматларга күрә, республикадан читтә яшәүче татар балаларының 7 проценты гына теге яки бу шәкелдә татар телен өйрәнә", дигән хат авторлары. Алар Русия мәгариф министрлыгында туган телдә белем бирү бүлеге торгызылырга, ул туган телләрдә белем бирүне күзәтергә һәм моның өчен шартлар тудырырга тиеш дип саный. Туган телләрдә БДИ бирү мәсьәләсе дә күтәрелгән.

БУ ТЕМАГА: Яңа федераль стандартлар: Татар теле сәгатьләре ике тапкырга кимергә мөмкин

Үзенең җавабында Русия мәгариф министрлыгы яңа белем бирү програмнары санитар кагыйдәләргә (СанПиН) нигезләнеп әзерләнде, алар балаларга өстәмә йөкне киметә дигән. Шулай да министрлыкта искәртүләренчә, туган телләрне өйрәтүгә "өстәмә академик сәгатьләр" бирелергә мөмкин, аны кертүне мәктәпләр үзләре хәл итәргә тиеш. Министрлык яңа програмнар канунга каршы килми дип саный. Програмның кайбер вариантларында туган тел мәҗбүри фән булып калган, ә туган тел кермәгән вариантлар исә урыс телле мәктәпләргә һәм туган телне сайлаучылар булмаган белем бирү йортларына юнәлдерелгән диелә.

Шул ук вакытта министрлык төп фәннәрдән БДИ бары тик урыс телендә генә тапшырылырга тиеш, чөнки Русиянең бөтен җирләрендә дәүләт теле - урыс теле, дип искәрткән.

Татар оешмалары вәкилләре министрлык җавабыннан канәгать калмаган. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар. Аннан соң бу сәгатьләрне арттырырга мөмкин дигән күрсәтмә чыкты. Без бу програмнар төзәтелергә, укыту вариантлары кире каралырга тиеш дип саныйбыз", дип белдергән "Коммерсантъ"ка "Мәскәү мәктәпләрендә туган тел" иҗтимагый төркеменең җитәкчесе Шәүкәт Җәмниханов.

Ул министрлыкның җавабы Конституциядә язылган халыкларның туган телне саклауга хокукын боза, Русиянең туган телләрне укыту өлкәсендәге кануннарын үтәмәскә теләвен чагылдыра, дип саный.

Хат авторлары мәктәпләрдә туган телләрне өйрәтүне арттыру өчен көрәшен дәвам итмәкче. "Беә Мәгариф министрлыгы белән язышуны дәвам итәчәкбез, шулай ук бу уңайдан Русия думасына мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз", дигән Җәмниханов басмага.

Шул ук вакытта "Коммерсантъ"ка Татарстан мәгариф министрлыгында быел татар телен элекке күләмдә укытачаклар дип ышандырганнар.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!