2022 елда Русиядә шәхси бункерларга ихтыяҗ арткан, бигрәк тә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, дип яза РБК.
BunkerHouse проектына нигез салучы Никита Малежик басмага әйтүенчә, 21 сентябрьдән соң бункер сораучылар 430 процентка арткан. Хәтта Украинага каршы сугыш башлангач та мондый хәл булмаган диелә.
"Мәсәлән, кешеләр безгә шалтыратып, иртәгә үк тугыз кешелек бункер кирәк, дип әйтте. Аны мондый кыска вакыт эчендә эшләп булмый, билгеле – төзелешкә уртача ике-өч ай кирәк", дип сөйләгән Малежик.
Хәзер паника узды, кызыксынулар кимеде, әмма бомбадан качу урыннары ясатырга теләүчеләр бу мәсьәләгә җитди карый дигән ул.
"Спецгеопроект" ширкәтендә исә бункер төзетүгә гаризалар күпчелек Украина белән чиктәш төбәкләрдән килде дигәннәр. Кайбер очракларда идән асларын бункер итеп үзгәртүне сораганнар.
Шәхси бункерларга бәя кимендә бер миллион сумнан башлана, заказ бирүченең таләпләре һәм теләге исәпкә алынганда, аның бәясе тагын да арта, ул дистәләгән миллион сумга да җитәргә мөмкин дип яза басма.
- Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
- Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
- Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!