Русия президенты Владимир Путин "Русия ватандашлыгы турында"гы канун өлгесенә төзәтмәләрне Русия думасына керткән. Депутатлар аны беренче укылышта, 2022 елның апрелендә кабул иткән иде.
Канун өлгесенә төзәтмәләр РИА Новости редакциясендә бар, әмма әлегә ул Дума базасында күренми.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр ярдәмендә, кешене Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итү өчен нигезләр дә арта.
Әйтик, ватандашлыктан мәхрүм итү өчен сәбәп булырдай җинаятьләр исемлегенә: "теләнмәгән оешма" эшчәнлеген алып бару (Җинаять кодексының 284.1 маддәсе), Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату (207.3), Русия гаскәрен "дискредитацияләү" (280.3), Русиянең бөтенлеген бозарга чакыру (280.1) кебек маддәләр өстәлгән.
Русия президентының беренчел канун өлгесендә аерым категориядәге кешеләргә ватандашлык алу тәртипләрен гадиләштерү каралган иде, шулай ук бу ватандашлыктан мәхрүм итү өчен сәбәпләр дә китерелде, алар арасында, әйтик, террорчыл эшчәнлек, дәүләткә каршы авыр җинаятьләр, наркотиклар сату, бандитизм һәм башкалар бар иде.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
- Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!