Русия башкаласының көньяк-көнчыгышында урнашкан Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне Мәскәү татарлары татар мәктәбе дип атарга күнеккән. Әмма соңгы елларда мәктәпкә татарлардан бигрәк рус булмаган башка милләт балалары – кыргыз, таҗик һәм элекке Совет берлеге илләрендә яшәүче башка милләт вәкилләре йөри. Бу хакта Азатлыкка мәктәпнең хәзерге мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина үзе дә сөйләгән иде.
Быел Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә 25 ел тулды. Ул үзенең "татар мәктәбе" исемен аклыймы? Һаман да татар мәктәбе булып каламы? Мәктәпнең юбилее уңаеннан кайчандыр бу мәктәпне тәмамлаган укучылар белән сөйләштек.
1186нчы мәктәптә укып чыккан Эмилия Мостафина мәктәпнең яңа бинага күченгән көннәрен хәтерли.
— 2009 елда Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең яңа бинасы төзелде, шул ук елда миңа 7 яшь тулды, һәм мин беренче сыйныфка шушы мәктәпкә киттем. Мин мәктәптә беренче сыйныфтан унбергәчә укыдым, 11 ел дәвамында мәктәп миңа бик күпне бирде. Мәктәптә дустанә атмосфера, бу атмосфера позитив һәм уңайлы шартлар тудыра. Мин барлык чараларда катнашырга ярата идем, еш кына музейларга йөри идек, мин разведка музее әгъзасы идем. Музей җитәкчесе Дамир әфәнде белән без еш кына шәһәр, бөтенрусия һәм халыкара бәйгеләргә һәм конференцияләргә йөри идек.
Мәктәпнең татар мәктәбе дип аталуы белән тулысынча килешәм, мин укыганда башлангыч мәктәптә һәм 7нче сыйныфка җиткәнче татар теле бар иде, анда без татар әдәби сөйләмен, язу, татар мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәндек.
БУ ТЕМАГА: "Мәскәү татарларын татар мәктәбенә китерү кыен"Мәктәптәге укытучыларның белем дәрәҗәсе югары дип саныйм, укытучылар үз эшен белә, мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Укытучылар күптөрле, әмма алар арасында татарлар да бар. Мин укыган вакытта татар тематикасына багышланган бик күп чаралар уза иде: сабантуйлар, күренекле татар язучыларын, шул исәптән Муса Җәлилне һәм башкаларны искә алу көннәре.
— Укучыларны татар мәдәнияте белән таныштыралармы?
— Сүз дә юк, башлангыч сыйныф балаларына татар мәдәнияте, танылган язучылар, архитектура һәм башкалар турында белемнәр бирелә. Башка милләт вәкилләре дә белеп килә, дип уйлыйм, күп кенә балаларны бу мәктәпкә танышларыннан ишетеп, аның этномәдәни компонентлы мәктәп булуын белеп, китерәләр.
Ильяс Хөснетдинов бу мәктәптә 1нчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр укыган.
— Ни өчен бу мәктәпне сайладыкмы? Мин бит татар малае, уз даирәмдә кебек булдым инде. Һәм ул безгә якын урнашкан иде. Мәктәпнең татар мәктәбе дигән исеме үзен аклый, биредә татар традицияләре, татар теле дәресләре бар. Бу мәктәпнең татар мәктәбе икәнен, әлбәттә, бу мәктәптә укыган башка милләт укучыларының һәммәсе белә.
Мин үзем ике мәктәптә укыдым. Беренчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр шушы мәктәптә укыдым. Укытучылар да, укучылар да яхшы булды, күп ярышлар уздырыла, кызык иде. Үзем спорт ярышларында күп катнаштым, шигырьләр бәйгесендә дә катнашканым бар. Мин укыган ике мәктәптә дә бер үк дәрәҗәдә яхшы белем бирделәр.
1186 нчыда татар телле укытучылар күп. Татар телле чаралар да җитәрлек. Татар тормышын, татар мәдәниятен өйрәтәләр.
Мәктәпне 2009 елда тәмамлаган Әлфия Полина хәзер үзе укып чыккан мәктәптә эшли. "Туган мәктәбемдә рус теле һәм әдәбияты укытам. Үз мәктәбемне сайладым, чөнки ул уникаль мәктәп: анда һәрвакыт җылы һәм өй атмосферасы иде, хәзер дә шулай, белем бирүдән тыш, монда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаша. Балаларга карата ышаныч, кайгыртулы һәм игътибарлы мөнәсәбәт.
— Мин монда 1нче сыйныфтан башлап укыдым. Мәктәп елларын сагынып искә алам, еш кына фоторәсемнәрне яңадан карыйм, үземнең 5нче сыйныфыма карап, алар кебек вакытларыбызны сагынып искә алам. Мәктәп елларына кайтасым килә.
Минем мәктәп тормышым бик актив иде. Һәрвакыт кайда да булса катнаша идем, инициативалы булдым, сәхнәдә чыгыш ясарга ярата идем. Өйдә дә шигырь укучылар бәйгесеннән күп мактау хатлары саклана, хәтта 2008 елда район бәйгесендә җиңеп, "Люблино сылуы" итеп сайландым, мине хәзер дә кайчакта укытучыларым, хәзер инде хезмәттәшләрем шулай дип йөртә. Әле дә искә төшерәм: кышкы һәм җәйге аланнарга еш йөри идек, Бөек Устюг, Казанда булдык. Мәктәп ярдәме белән мин беренче тапкыр диңгезнең нәрсә икәнен белдем. Бу искиткеч иде. Мин үземнең мәктәбем турында бик озак сөйли алам, чөнки ул чыннан да минем шәхес буларак формалашу чорының иң мөһим, иң кызыклы, иң бай һәм төп этабы иде.
БУ ТЕМАГА: Мәскәү татарлары үз балаларына татар теле укытуда Миңнехановтан ярдәм сорыйМәктәпнең татар мәктәбе дип аталуы белән тулысынча килешәм. Безнең мәктәп татар колориты белән сугарылган, төрле милли гореф-гадәтләр саклана, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре уздырыла, балалар төрле бәйгеләрдә катнаша, алар танылган әсәрләрне сәхнәләштерә, тел сөйләмен практикада куллана. Укытучылар татарча диктантлар яздыра, балалар шулай ук татар теленнән төрле ярышларда катнаша.
— Белем бирү сыйфатын ничек бәялисез?
— Белем дәрәҗәсен билгеләү минем карамакта түгел. Укытучыларның квалификация категориясе, педагогик стажы һәм эш тәҗрибәсе тел белүчеләр белән генә түгел, ә икетелле балалар белән эшләү өчен дә туры килә. "Педагогик үҗәтлек", балаларны аңлау һәм тою сәләте, чыдамлык, эшчәнлек һәм мотивация – мәктәптәге укытучыларның дәрәҗәсен бу сыйфатлар белән бәяләп була дип саныйм.
БУ ТЕМАГА: "Мәскәүнең этномәдәни мәктәбендә татар балаларын арттырасы иде"— Укытучылар арасында татарлар күпме?
— Әйе, яртысыннан артыгы татар.
Мәктәп балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра, анда татар рухы булмаса, гаҗәп булыр иде. Мәктәп өчен беренче дәрәҗәдәге бурыч бу – татар мәдәниятенең колоритын саклап калу, аны һәркемдә җанландыру. Татар мәктәбе дөньясы һәрвакыт тере, кызыклы, балалар энтузиазмы белән тулы. Татар теленең махсус кабинетлары, татар әкиятләренә декорацияләр, татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән бәйле шәп музей бар. Бу мәктәптә татарлар тормышын белмәү өчен бик тырышырга кирәк.
— Мәктәпкә башка милләт вәкилләре, кыргыз, үзбәк, руслар да күп, алар бу мәктәпнең татар мәктәбе булуын белеп киләме?
— Әлбәттә, беләләр, шуңа күрә безгә киләләр дә. Шәһәрдә мәктәпләрне гадәттә номерлап таныйлар, ә безне "татар мәктәбе" дип йөртәләр.
Белешмә: Мәскәүдәге татар мәктәбе
Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп — татар этномәдәни компоненты булган урта гомуми белем бирү оешмасы, Мәскәү шәһәрендә урнашкан.
- Мәскәү мәгариф департаменты карары белән 1997 елда ачылган.
- 2006 елда мәктәпкә татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелгән.
- Мәскәүдә татар телендә белем бирүче бердәнбер уку йорты санала.
- 2010 елгы җанисәп саннарына күрә, Мәскәүдә 149 мең татар яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!