Казан федераль университетында рухани, телевидение алып баручысы Андрей Ткачев белән очрашу үткән, ул элегрәк ирләргә хатыннарын кыйнарга кушкан иде. "Бизнес Online" бу очрашуга студентларны мәҗбүри китерүләрен яза.
Бу очрашуда Ткачев ахырзаман турында сүз кузгаткан һәм "Ходай сине башка төрле йогынты ясый алмаганда гына җәзалый", дигән.
Моңа мисал итеп Украинага каршы сугышны китергән. Харьков, Мелитополь һәм Мариупольне "безнең җирләр" дип атап, анда кайгы килүен әйткән һәм моны Ходай сынавы дип искәрткән. "Һәлак булу турындагы хәбәр алу яки "повестка " алу яки баш очында снаряд тавышы ишетү куркынычы янамый торып безнең кешеләр яхшыга үзгәрми, хет үтерегез!" дигән ул сугышка фикер белдереп.
Шулай ук замана сынаулары турында фикер йөрткән, белем бирү йортларында гыйбадәтханәләр булмавына борчу белдергән.
"Хәзер һәр хастаханәдә гыйбадәтханә яки намаз кылу бүлмәсе бар, һәр хәрби училищеда, һәр төрмәдә... Белем бирү йортларында гына гайбадәтханәләр белән проблем", дигән ул.
Басма язуынча, бу очрашу ахырына зал яртылаш бушаган.
2014 елда Киевта протестлар барганда Ткачев чиркәүгә килүчеләргә вәгазь сөйләгәндә Евромәйдан тарафдарларына чир теләде: "Ходай аларның өйләренә чир җибәрсен", диде.
2017 елда ул ирләргә "тәрбияви максатларда" хатыннарын "тезләренә сугып сындырырга" кушты.
2022 елның октябрендә исә ЛГБТ "пропагандасы" турындагы канунны хуплады.
- 8 ноябрьдә Казан федераль университетында Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм басма департаменты җитәкчесе Мария Захарова белән видео-очрашу булган иде. Захарованың студентлар бу очрашуда хәзерге вазгыятьне Кариб кризисы белән чагыштырачагы әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!