Киевта яшәүче татар белән сөйләштек. Никадәр авыр булмасын, украиннар барыбер Путинга бирешмәячәк, ди ул. Русия Киевка бомбалар атса да, кешеләр үтерелсә дә, көн саен ут һәм су берничә сәгатькә бетеп торса да, Зөлфирә ханым барыбер шәһәрдән китмәгән. Аның сөйләгәннәрен тыңладыгызмы? Татарстаннан әлеге сугышка оккупант булып киткән ирләр Украинада нишләп йөри дип уйлыйсыз? Зөлфирә ханым белән әңгәмәне Азатлык сайтында укыгыз: https://www.azatliq.org/a/32161306.html
Киев татары: "Украиннар Путинга бирешмәячәк"
Your browser doesn’t support HTML5
Киевта инде 46 ел яшәүче татар Зөлфирә Бойко, Русиянең ракет һөҗүмнәре вакытында авыр, кешеләр үлә, ут һәм су көн саен берничә сәгатькә бетеп тора, ләкин халык баребер түзә, зарланмый, ди. Ничек кенә авыр булмасын, украиннар барыбер Путинга бирешмәячәк, дип сөйләде ул Азатлыкка.