"Кырымнан башланды — Кырымда бетәчәк тә"

Your browser doesn’t support HTML5

"Русия Кырымны югалтса, Путин режимы җимереләчәк", ди Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров. Украина президенты Владимир Зеленский исә Кырымны Русиядән һичшиксез азат итәчәкбез, ди. Кайбер фаразларга күрә, Украина Кырымны азат итү операциясен инде гыйнварда ук башларга мөмкин, ә киләсе елның җәенә калган төбәкләрен дә Русия оккупациясеннән азат итә алачак. Исегезгә төшерәбез: Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде.