Башкортстан Русия аннексияләгән Луһанскида һоспиталь эшләтеп җибәргән

Иллюстратив фото

Красный лучтагы 125 кешелек һоспиталь башкортстаннар өчен каралган булса да, монда башка төбәкләрнең яралы хәрбиләре дә дәвалана диелә. Красный лучта хәзерге вакытта Башкортстаннан 30лап медицина хезмәткәренең эшләве дә әйтелә.

Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән. Бу хакта республика хөкүмәте аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахмановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Абдрахманов әйтүенчә, һоспитальдә Башкортстан гына түгел, башка төбәк хәрбиләре дә медицина ярдәме ала.

ТАСС хәбәрендә әйтелгәнчә, Хрустальныйда хәзерге вакытта Башкортстаннан 30лап медик эшли. Аерым алганда Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелә. 5 октябрьдән алып һоспитальгә 500ләп хәрбинең керүе, 378енең дәваланып чыгуы әйтелә.

  • Әле июль ае ахырында гына Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте республикага 1,5 меңләп табиб җитми дигән иде. Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителде. Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды.
  • 8 сентябрьдә Уфадан фетнәчел Луһански "халык республикасы"на медицина хезмәткәрләре бригадасы киткән иде. 12 кешедән торган бригаданы Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе табибларыннан оештырдылар. Аерым алганда, алар арасында оториноларинголог, эндокринолог, күз табибы, травматолог-ортопед, хирург, акушер-гинеколог, УЗИ уздыручылар бар диелә.
  • Башкортстан табибларын мобилизация дә урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланган иде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!