Колыма хикәяләре (Колымские рассказы) — Ибраһим Салахов

Сегодня читаем отрывок из печального романа-хроники "Колымские рассказы" Ибрагима Салахова. Это исторический документ о судьбах миллионов несправедливо заключенных узников концлагерей в советские годы, роман описывает бесчеловечную политику тоталитарного режима. Отрывок адаптирован.

Your browser doesn’t support HTML5

Колыма хикәяләре

Юл башы

– Сез быел май аенда Яллтада булдыгызмы? – дип башлады допросны Бикчәнтәев.

– Булдым.

– Нишләдегез?

Дәваландым. Сеченов исемендәге санаторийда, неврастениядән.

– Сезгә әле егерме алты гына яшь бугай. Димәк, күп эшлисез. Институтта укыйсыз. Шигырьләр язасыз. Молодец. Татардан мондый сәләтле яшьләр чыгуына мин бик сөенәм.

Мин дәшмәдем. Инде икенче тәүлек авызга бер валчык ризык кермәгән эчем бик авырта иде.

Бикчәнтәев дәвам итте.

– Ярый. Ялтада кемнәр белән очраштыгыз?

– Ялтада халык күп.

– Анысын мин үзем дә беләм. Язучылар турында сорыйм.

– Ә–ә–ә. Галимҗан ага Ибраһимовның хәлен белергә бардым.

– Менә бу – мин көткән җавап. Путёвканы кайдан алдыгыз?

– Язучылар союзыннан, Кави ага Нәҗми бирде.

– Яхшы. Хәзер менә шундый логик нәтиҗә ясагыз. Сезгә путёвканы бирүче – халык дошманы Кави Нәҗми. Хәзер ул төрмәдә утыра. Сез күрешкән Галимҗан Ибраһимов та халык дошманы, хәзер Пләтән төрмәсендә ята.

– Булмас! – дип кычкырдым мин. Урынымнан сикереп тормакчы идем, аякларым кузгалмады.

– Тәк, – диде Бикчәнтәев һәм каршыма утырды. – Тәк, нинди нәтиҗә: бер халык дошманы сезгә путёвка бирә, икенче халык дошманы сезне каршы ала, нигә?

– Юк, мин ышанмыйм. Алар икесе дә большевиклар. Галимҗан ага 1905 елдан ук инкыйлаб хәрәкәтендә катнашкан, Киев төрмәсендә утырган, Колчак тылында йөргән разведчик ул.

Бикчәнтәев буылып-буылып көлә башлады.

– Син бит, хәшәрәт, алар арасында связной булгансың. Ну-ка, әйт, Кави белән Галимҗан сиңа нинди контрреволюцион йомышлар кушты?

Аптырадым. Нәрсәне танырга? Гаепләү документларына "Сталин күрсәтмәләре" дип язылган. Белмим, иптәш Сталин бер гаепсез кешеләрне газапларга кушар микән? Бикчәнтәевка дәшмәвем ошамады. Ул сугарга кулын күтәрде. Шулвакыт мин өстәлдә мәрмәр пресс-папье күрдем. Кулым аңа ничек сузылганын сизмәдем. Бикчәнтәев сукканчы, савытны алып, аның яңагына бәрдем...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Дәваландым. – Лечился.
сәләтле яшьләр чыгуына – что выходит талантливая молодёжь
икенче тәүлек авызга бер валчык ризык кермәгән эчем – живот, в который двое суток подряд не попало ни крошки
халык дошманы – враг народа
төрмәдә утыра – сидит в тюрьме
сикереп тормакчы идем – хотел вскочить
нәтиҗә – вывод, результат
каршы ала – встречает
инкыйлаб хәрәкәтендә катнашкан – участвовал в революционном движении
буылып-буылып көлә – смеётся задыхаясь
хәшәрәт – мерзавец
алар арасында – среди них
Аптырадым. – Удивился.
Нәрсәне танырга? – Что признать?
"Сталин күрсәтмәләре" – "Сталинские указания"
сугарга кулын күтәрде – поднял руку, чтобы ударить
мәрмәр – мрамор
ничек сузылганын сизмәдем – не заметил, как потянулась
яңагына бәрдем – ударил в челюсть

***

Бу елның уникенче мартында Галимҗан Ибраһимовка илле яшь тулды. Без, яшь язучылар шул уңайдан зур тантана булыр дип өметләнгән идек. Гаҗәп, бу көннәр бик "тыныч" үтте. Хәтта газета-журнал битләрендә дә тәбрикләүләр күренмәде.

Аптырадык. Галимҗан ага татар әдәбиятына зур хезмәт күрсәткән, тирән фикерле әсәрләре белән мең укучының күңеленә кергән язучы, галим. Унҗиденче елга кадәр инкыйлаб хәрәкәтендә катнашкан, шуның өчен төрмәдә утырган кыю большевик бит. Ничек инде шундый олы шәхес ихтирамсыз кала?

Мин Казанда Педагогия техникумына укырга кердем. Беренче хыялым – Галимҗан ага белән танышу иде. Әмма булмады. Галимҗан абый үпкә чире белән авырган һәм Ялтага дәваланырга киткән иде.

Минем кәефем төште, әлбәттә. Тик бер көнне, яшь язучыны буларак, Язучылар союзына чакырдылар.

– Ибраһим, син неврастениядән газапланасың икән. Менә Ялтадагы Сеченов исемендәге санаторийга путёвка, – диде Союзның рәисе Кави Нәҗми. Нәрсә? Өнме? Төшме бу? Ялтага путёвка! Бәхетемә ышанмадым. Ул арада Кави ага икенче сөенечле хәбәрне әйтте:

– Дүрт альманах чыгарабыз. Егерме елда язылган татар проза, драма әсәрләре, шигърият һәм балалар әдәбияты. Альманахны Галимҗан Ибраһимов әсәреннән башлыйбыз. Әйт: бер әсәрен сайласын, альманахка шул керер.

Кабинеттан канатланып очып чыктым. Мин Галимҗан Ибраһимов янына барам бит!..

Ялтада Галимҗан аганы тиз таптым. Аңа Кави абый кушкан фикерләрне җиткердем, студент һәм укытучылар юбилее белән котлап язган хатны тапшырдым.

– Рәхмәт яшьләргә, мине онытмаганнар, – дип сөенде Галимҗан ага.

Галимҗан абый белән күп аралаштык. Ул яңа язылган "Татар хатыны ниләр күрми", "Безнең көннәр" әсәрләрен яңадан төзәткәне һәм әле дә канәгать калмаганлыгы турында сөйләде. Альманахка Кызыл Армиядән кайткан һәм авылда яңа тәртип кору өчен көрәштә һәлак булган Гайфетдин турындагы хикәясен бирде.

Галимҗан ага белән диңгез буенда саубуллаштык. Ул җылы халат бөркәнгән һәм, диңгезгә карап, уйга калган иде.

– Менә тормыш та шулай. Диңгез шикелле. Бер тыныч була, бер дулап ярларга бәрелә. Ә кеше упкын өстеннән каушамыйча, үз теләгәненә барырга тиеш,– диде Галимҗан ага. Әллә миңа, әллә диңгезгә?..

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
илле яшь тулды – исполнилось пятьдесят лет​
шул уңайдан зур тантана булыр – по этому случаю будет большое празднество
тәбрикләүләр күренмәде – поздравлений не было
зур хезмәт күрсәткән – много служивший
тирән фикерле әсәрләр – глубокомысленные произведения
күңеленә кергән – вошедший в душу
Ничек инде шундый олы шәхес ихтирамсыз кала? – Как же такая выдающаяся личность останется без внимания?
кәефем төште – настроение упало
газапланасың – мучаешься
канатланып – окрылённо
фикерләрне җиткердем – донёс мысли
яңадан төзәткәне, канәгать калмаганлыгы турында – о том, что вновь вносил поправки, что не остался удовлетворён
яңа тәртип кору өчен көрәштә һәлак булган – погибший в борьбе за установление новых норм
дулап ярларга бәрелә – волнуется и бьётся о берег

***

...– Падла! – дип кычкырды допрос алучы һәм сакчыларны дәште.

"Кара козгын"га утыртып, төрмәгә алып килделәр. Сакчы: "Сигез контрны китердек", – дип рапорт бирде.

Казанда ун ел тордым, Пләтән дигән төрмә турында ишеткәнем юк иде. Ниһаять, үзем шунда эләктем.

Камерадагылар барысы да танышлар: карт большевиклар, район, шәһәр, өлкә партия совет оешмаларының җитәкчеләре, профессорлар, укытучылар, студентлар.

Камера – озын тар коридор. Ике ягында гына ике тәрәзә. Алары да тимер челтәр белән киртәләнгән. Түшәмдә өч лампочка яна. Ике якта – тимер ишекләр. Һәберсенә йозаклар эленгән. Тынчу. Ярым караңгы. Шомлы тынлык. Ике катлы сәкеләрдә шыр ялангач кешеләр тыгызланып утырган. Әллә мунча ләүкәсеме бу? Бәлки, акылдан шашкан кешеләрдер? Үзем дә сизмичә, ишеккә тибә һәм шакый башладым.

Шул вакытта тоткыннарның берсе:

– Ибраһим... бу син түгелме? – дип дәште. Бу институтның тел-әдәбият факультеты деканы, профессор Галимҗан Нигъмәти иде. Таныш йөзне күргәч, аның белән аралаша башладым, соңгы хәбәрләрне җиткердем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сакчыларны дәште – вызвал охранников​
"Кара козгын" - "Чёрный ворон" (народное название автозака)
эләктем – попал
оешмаларының җитәкчеләре – руководители организаций
озын тар – длинный узкий
тимер челтәр белән киртәләнгән – зарешёченный железным занавесом
Ярым караңгы. – Полутемно.
Шомлы тынлык. – Давящая тишина.
шыр ялангач – полностью нагой
тыгызланып утырган – сидящие вплотную
мунча ләүкәсе – банная лавка
акылдан шашкан – сумасшедший

***

Гаҗәп икән ул тоткындагы кеше. Хәйран калдым. Элек әйтсәләр, һич ышанмас идем. Ә хәзер...

Тоткын ул бар гәүдәсе белән күрә, ишетә, сизә икән. Чәнечкеле тимер чыбыклар, көн-төн күзәтүче явыз сакчылар, этләр, мылтыкларны узып, хәбәр килеп җитә аңа. Җылыткыч торбаларга суккалап, югары каттан астагысына шырпы кабында төшереп, бәдрәф диварларында сызгалап тарала хәбәр...

Төрмәдә ятуымның бүген утыз тугызынчы көне. Бүген Бөек Октябрьнең егерме еллыгы. Шушы зур бәйрәм көнне амнистия игълан итәрләр дигән өмет бар иде. Бу хәбәр барлык камераларда инде бер ай элек таралды. Һәркемнең күңелендә өмет кабынды! Бәйрәм бит! Ләкин киресенчә булды.

Бәйрәмгә бер көн кала камерага ике хәрби керде. Икесе дә майор.

– Тикшерү! – дип кычкырды берсе. – Тизрәк! Берәм-берәм минем каршыга басыгыз да исем-фамилиягезне атагыз, кем булып эшләгәнегезне әйтегез.

– Галимҗан Нигъмәти, профессор.

– Сөҗҗух Рафиков, шагыйрь.

– Камай Гыйлем, Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты ректоры.

– Сәләү Атнагулов, профессор.

– Баһаутдинов Мәхмүт, Комсомолның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

– Ильясов Гали, Татар академия театры режиссёры.

Әлеге һәм камерадагы башка татар һәм рус зыялылары, хөкүмәткә тугры коммунистлар исемнәрен әйттеләр. Алар арасыннан дүрт кешене алып киттеләр. Камерада урын бушады. Тынлык урнашты.

Икенче көнне – Бөек Октябрьнең егерме еллыгы көнне – дүрт тоткынны аттылар. "Нишлисез сез?! Бәйрәм көнне коммунистларны атасыз! Сталинга язабыз!",– дип кычкырган тоткыннарны тиз тыйдылар...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Хәйран калдым. – =Аптырадым.​
күрә, ишетә, сизә икән – оказывается, видит, слышит, чувствует
чәнечкеле тимер чыбыклар – колючая проволока
җылыткыч торбаларга суккалап – стуча по отопительным батареям
бәдрәф диварларында сызгалап тарала – распространяется расчерчивая на туалетных стенах
игълан итәрләр – объявят
бер көн кала – за день
хәрби – военный
берәм-берәм – по-одному
өлкә комитеты сәркатибе – секретарь областного комитета
зыялы – интеллигент
хөкүмәткә тугры – верный правительству

***

Яңа ел алды төне.

Ниндидер серле, тылсымлы ул. Бу төндә һәркем уйлана, хыяллана, өметләнә. Алдагы унике айда теләгән барлык теләкләр чынга ашыр сыман тоела.

Тиздән 1938нче ел тулачак.

Бөтен төрмә хәзер шушы тантаналы мизгел алдында.

Өзелми икән ул тоткын өмете. Нигә? Бу сорауга беркемнең дә җавабы юк.

Ул көн килер.​ Ирек-азатлык килер, һичшиесез, шушы елда килер. Яңа елда!..

Тиздән Кремль куранты даң-доң сугар да, илнең гимны яңгырар. Иректәге кешеләр бу мизгелдә шатланып шәраб тулы бокалларын күтәрерләр һәм бер-берсенә бәхет теләрләр...

Йозак шалтырады. Шыгырдап-чинап ишек ачылды һәм кемнедер камерага керттеләр. Ул идәнгә ауды.

– Мәхмүт... Мәхмүт, бу синме?

Ә тәрәзә артыннан Кремль сәгатенең сукканы ишетелде.

Бераздан төрмәнең ерак почмагыннан Лебедев-Кумачның "Нинди иркен минем туган илем" җыры яңгырады:

Я другой такой страны не знаю,
Где так вольно дышит человек…

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
һәркем уйлана, хыяллана, өметләнә – каждый рассуждает, мечтает, надеется​
тантаналы мизгел алдында – в преддверии торжественного мгновения
ирек-азатлык – свобода
яңгырар – прозвучит
иректәге кешеләр – люди на свободе
шәраб тулы бокалларын күтәрерләр – поднимут бокалы, полные вина
идәнгә ауды – свалился на пол

Кояшлы бүлмә

Мине "кара козгын"га керттеләр. Тоткыннарны көн-төн сорау алырга йөртүче бу түләүсез таксиның эче миңа бик таныш. Анда кара-каршы алты кеше көчкә сыя. Бүлмәсе табут сыман – тын да ала алмыйсың.

Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзәсе юк. Түшәмдә кечкенә лампочка яна. Цемент идәнгә карават беркетелгән. Аның өстендә – киез. Сигез ай Пләтән төрмәсендә урын юклыктан газапланганнан соң, берүземә генә бу камера оҗмах булып тоелды.

Йозак шалтырады. Ишек ачылды. Камерага ике кеше керде. Берсе хәрби прокурор икән.

– Жалоба бармы? – дип сорады миннән.

– Мин үземнең нигә монда булуымны төшенмим, – дидем.

– Капитан, сез аңа гаепләү кәгазен бирегез, – диде прокурор. – Укы!

Машинкада буш ара калдырмыйча басылган өч битле гаепләү акты. Укый башлауга чәчләрем үрә торды.

"…Контрреволюцион оешманың актив члены. Оешма совет хөкүмәтен җимереп, мәкерле максатларына ирешү өчен партия җитәкчеләрен, беренче чиратта, иптәш Сталинны физик юк итәргә план корган..."

Ахырда – статья, пунктлар.

"Явыз ниятләрен, контрреволюцион эшләрен өстенә алмаса да, студент Алмакаевның күрсәтүләре белән аның җинаятьләре исбат ителә һәм ул Җинаять кодексының илле сигезенче статьясы нигезендә гаепләнә".

Бу ни бу? Һич төшенә алмыйм. Куркыныч төшме, әллә?..

Төн буе камерада арлы-бирле йөрдем. Бу нинди хаксызлык?

Кайда, кайда син, дөреслек?

Битемнән яшь ага башлады.

"Син – хыянәтче! Халык дошманы! Син туган илеңә хыянәт иткәнсең! Сине үлем җәзасы көтә..."

Икенче көнне башка бүлмәгә алып киттеләр. Суд.

– Судка нинди үтенечегез бар? – дип кычкырды ачулы бас.

Уянып киттем. Суд! Язмышымның соңгы күпере. Я ирек. Я зиндан. Хәзер менә шушында, шушы мизгелдә бөтен киләчәгем хәл ителәчәк. Димәк, ашыгырга! Акылны, зиһенне җыярга. Һәм үземнең гөнаһсыз булуымны сөйләргә. Яла белән чын җинаятьне аерырлар һәм гадел хөкем чыгарырлар. Тикшерүченең кыйнауларын, уйдырма документларга кул куйдырырга тырышуларын, ялган шаһитләр китерүләрен – барысын да сөйләрмен... Үземнең балта остасы улы булуымны, пионерда, комсомолда, партия сафларында тәрбияләнүемне, барлык иҗатымны Совет иленә багышлавымны...

Сүземне тыңлаучы булмады.

Зиһенем таралды. Бу ни? Чыннан да, шул суд дигәннәреме... Хәрби коллегия шушымы? Мин бит судта сорашырлар, сүземне тыңларлар, хакыйкатьне ачарга тырышырлар дип өметләндем.

Башка берни дә ишетмәдем.

Акылыма килгәндә, суд рәисе һаман укый: "...илле сигезенче статьяның беренче, җиденче, сигезенче, унынчы, унберенче, унҗиденче пунктлары буенча гаепләнеп, ун ел аерым режимдагы төрмәгә ябылу һәм, төрмә срогын тутырганнан соң, биш елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә".

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сорау алырга – допрашивать​
түләүсез таксиның эче – внутреннюю обстановку бесплатного такси
анда кара-каршы алты кеше көчкә сыя – там еле-еле помещаются шесть человек, сидя друг напротив друга
тын да ала алмыйсың – и не вздохнёшь
ике метр чамасындагы – около двух метров
беркетелгән – прикреплён
киез – войлок
урын юклыктан газапланганнан соң – после мучений от отсутствия места
гаепләү кәгазен бирегез – дайте лист обвинения
чәчләрем үрә торды – волосы встали дыбом
мәкерле максатларына ирешү өчен – ради достижения коварных целей
беренче чиратта – в первую очередь
өстенә алмаса да – лаже если не берёт на себя
исбат ителә – доказывается
хыянәтче – изменник
үлем җәзасы көтә – ждёт смертная казнь
үтенеч - просьба
зиндан – =төрмә
Яла белән чын җинаятьне аерырлар һәм гадел хөкем чыгарырлар. – Отделят настоящее преступление от доноса и вынесут справедливый приговор.
уйдырма выдумака, выдуманный
шаһитләр – свидетели
барлык иҗатымны Совет иленә багышлавымны - ...что всё творчество посвятил Советскому государству
хакыйкатьне ачарга тырышырлар – постараются открыть истину
барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә – приговаривается к лишению всех гражданских прав

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!