Русиядә 24 февральдән алып декабрьгә кадәр, Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче гамәлләр һәм карашлар өчен 300дән артык җинаять эше ачылган. Моны "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты белән берлектә "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.
Иң күп җинаять эшләре Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" тарату, вандаллык һәм ил гаскәрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә ачылган.
Сугышка каршы булган өчен ачылган җинаять эшләрендә 378 кеше гаепләнә, аларның 7се - балигъ түгел, дип яза басма.
Моның белән беррәттән, полиция хезмәткәрләре сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы биш меңнән артык административ эш ачкан диелә. Аларны ешрак протест чараларында булулары, украин җырлары җырлаулары, полициягә буйсынмаулары, сугышка каршы постлар чыгарулары һәм фикерләр калдырулары өчен җаваплылыкка тартканнар.
Сугышка каршы карашларын күрсәткәне өчен барлыгы 19 443 кеше автозакларда һәм полиция бүлекчәләрендә булган диелә.
Күптән түгел "Медиазона" да үз саннарын китергән иде. 2022 елның март башыннан Русия мәхкәмәләре гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсенә бәйле 5518 беркетмә алган дип хәбәр итте басма.
Күпчелек очракларда беркетмәләрне Мәскәү (701 очрак), Петербур (311 очрак), Краснодар өлкәсе (246), Татарстан (197) һәм Кырым (196) мәхкәмәләре кабул иткән. Башкортстан турында саннар китерелми.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
- Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!